муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
"Юный программист" дип исемләнгән XVIII район бәйгесендә 8 нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе: Гарипова С.И. 01.03.2014

-
28 февраля на базе СОШ №5прошел районный этап научно-практической конференции школьников им. Л.Н.Толстого. Из нашей участвовал ученик 8 класса Гарипов Радиф со своей исследовательской работой «Особенности изображения образа Лисицы в баснях И.А.Крылова» (руководитель Ахмадуллина Г.Р.) и занял 2 место в номинации «Писатели-юбиляры». 01.03.2014

-
Буа шәһәренең “Туган якны өйрәнү” музеена “Тарихи шәхесләр” түгәрәгенә йөрүчеләр һәм 7 нче сыйныф укучылары яңа материаллар белән танышырга килделәр. Лаеклы ялдагы укытучы Нафыйкова Р.Р. ның бабасы Гарипов Фахыйх абый турында истәлекләре укытучылар Исланова Г.Г. һәм Шәрәфетдинова Л.Г. га да ошады. “Туган якны өйрәнү” музее белән танышу һәркемгә файдалы булды. 28.02.2014

-
“Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” II республикакүләм фәнни – гамәли конференциядә I урын алучы 8 нче сыйныф укучысы Вәлиева Энҗене котлыйбыз (фәнни җитәкче: Шәрәфетдинова Л.Г.)! 28.02.2014

-
Мәктәптә тимурчылык эше ел дәвамында бара. 5 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгатуллин Рәшит абый белән очраштылар. Ветеран сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты. Укучылар Рәшит абыйны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар,бүләкләр тапшырдылар. 24.02.2014

-
22 февраль көнне мәктәптә гөрләп хәрби-патриотик “Аҗаган” уены уза. Укучылар ике командага бүленеп унга якын ярыш төрендә катнаша. Бу ярышларның барышын, җиңүчеләрне ачыклауны яктырту хәрби корреспондентлар башкара. Аларның җитәкчеләре Гыйзәтуллина Г.Р. һәм Исланова Г.Г. берлектә укучылар тиз арада бу эшне бик яхшы башкарып бара. 23.02.2014

-
Мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгының йомгаклау этабы -"Аҗаган" уеннары булды. Уен 8 төргә бүленеп үтте. Уен "Катюша" командасына җиңү китерде. 22.02.2014

-
Башлангыч сыйныф малайлары арасында “Күңелле стартлар” үткәрелде. Малайлар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Гадиев Булат оештырган ”Дружба” командасы ярышларга җитди әзерләнгән булып чыкты. Галимҗанов Альберт та үзенең “Катюша” командасы белән бик тырышты. Ярышта 32: 26 исәбе белән “Дружба” командасы җиңде. Молодцы, малайлар! Ярышларны башлангыч сыйныф укытучылары Фәхертдинова И.М. белән Ахметшина Л.С. үткәрде. 21.02.2014

-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында сыйныфлар арасында җыр һәм смотр бәйгесе үтте. Сыйныфлар бәйгегә ныклап әзерләнгәннәр иде. Мондый чаралар үткәрү укучыларда Ватанга, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияли. 20.02.2014

-
18 февраль көнне 2 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Ахметшина Л.С. Бөек Ватан сугышы ветераны Ахмадышева Роза апага бардылар. Укучылар курку белмәс, батыр йөрәкле зенитчы апаның сугышта күргәннәрен сөйләгәндә йотлыгып тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап таптылар. Батырлык турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Роза апага үзләре ясаган рәсем һәм открыткаларны бүлән иттеләр. «Батырлыкта- матурлык» дип аталган очрашу укучыларда Ватанга мәхәббәт һәм патриотлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. 19.02.2014






