муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 282 ( 283 ) 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
“Халыкара мәктәп китапханәләр айлыгы ” уңаеннан мәктәбебездә 27нче октябрьдән -31нче октябрьгә кадәр китапханә атналыгы кысаларында китапханәдә китапларга, китапханәләр тарихына багышланган китап күргәзмәләре, әңгәмәләр оештырылды. Укыту-тәрбия эшләре урынбасары Бикчантаева А.Р., учкомның уку комиссиясе белән берлектә дәреслекләр торышын тикшерү буенча “ Яшә, китап” операциясе уздырылды. Мәктәп күләмендә “Иң күп китап укучы сыйныфлар” – 2-4 сыйныфлар, “Иң күп укучы”укучылар – 2нче сыйныфтан Садыйкова Гүзәл, 3 нче сыйныфтан Бикчантаев Данис табылды. 01.11.2014

-
1 ноябрь көнне 1 нче чирек йомгаклары буенча педагогик киңәшмә булып узды. 01.11.2014

-
31 нчы октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сөмбелә кунак чакыра”дип аталган бәйрәм үткәрелде. 2 сыйныф укучылары яшелчәләрдән “ Көзге фантазия” күргәзмә ясадылар. Әлеге бәйрәмдә көзгә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр, уеннар, табышмаклар булды. Башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән әлеге бәйрәм күңелле үтте. 01.11.2014

-
Тәрбия планы нигезендә 31 нче октябрь көнне мәктәптә гөрләп Уңыш бәйрәме үтте. Чара башлангыч сыйныфларның “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китте, “Көзге бал” белән дәвам итте. Көн дәвамында мәктәптә җыр, бию гөрләп торды.Зурларның бәйрәмен 9 сыйныф оештырды.Чара бөтенесенең дә күңеленә хуш килде. 31.10.2014

-
29 нчы октябрь көнне 2 һәм 3 нче сыйныф укучылары өчен “Куркынычсыз Интернет”дип аталган бердәм дәрес үткәрелде. Укучылар әлеге дәрестә әңгәмәдә катнаштылар, презентация карадылар, иҗат эше башкардылар. Сыйныф җитәкчеләре Ахметшина Л.С. үткәргән әлеге дәрес укучыларны Интернетта сак һәм уяу булырга өндәде. 30.10.2014

-
Мәктәпнең еллык спорт ярышлары календаре нигезендә уку йортының баскетбол буенча җыелма командасы физкультура укытучысы Вилданов И.М. җитәкчелегендә Адав-Толымбай урта мәктәбе командасы белән иптәшләрчә очрашуга барды.Ике якта ярышта сынатмаска тырышты, тамашачыларга матур уен бүләк итте.Уен булгач уен инде: нәтиҗәдә 14 : 11 исәбе белән Толымбай мәктәбе командасы җиңүче титулына лаек булды. 29.10.2014

-
“Интернет челтәрендә куркынычсызлык” темасына 7-8 сыйныфларда сыйныф сәгате үткәрелде. Җәгъфәрова Ф.Ф. презентация һәм видеоролик аша “челтәрдә” үз – үзеңне тоту, Шәрәфетдинова Л.Г. укучыларга интернет челтәреннән файдалану турында киңәшләрен бирделәр. Чара “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” бердәм сыйныф сәгате кысаларында оештырылды. 29.10.2014

-
“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысасында мәктәптә районның балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү бүлеге вәкилләре белән очрашу оештырылды. Очрашуда полициянең участок инспекторы Абикеев Рамил Рөстәм улы, ПДН инспекторы Галимова Нурзәл Марат кызы катнаштылар.Чара барышында 7-9 сыйныф укучылары игътибарына психактив матдәләрнең яшь организмга зыяны турында тулы мәгълүмат җиткерелде, аларга каршы тора белү юллары аңлатылды. 28.10.2014

-
Мәктәпнең сыйныф җитәкчеләре МБ эш планы нигезендә 27 октябрь көнне чираттагы утырыш үтте. Берләшмә утырышында узган елгы эшчәнлеккә анализ ясалды, яңа уку елына эш тәртибе кабул ителде.”Хокук бозуларны кисәтү” һәм “Наркотикларсыз тормыш” айлыкларын уздыру дәрәҗәсе яктыртылды.План нигезендә 2,3 сыйныфлрда ачык сыйныф сәгате каралды. 28.10.2014

-
27 нче октябрь көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Ахметшина Л.С. 2, 3 нче сыйныф укучылыры өчен “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” дип аталган ачык сыйныф сәгате үткәрде. 27.10.2014






