муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 281 282 283 ( 284 ) 285 286 287 288 289 290 >>
-
13 октябрьдән мәктәбебездә “Наркотикларсыз тормыш!” дип аталган айлык бара. Планы нигезендә укучылар арасында сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча күпкырлы эшчәнлек үткәреләчәк. Иң беренчеләрдән булып айлык планы белән таныштыру буенча эшчәнлек линейкада башланып китте, аннары сыйныфларда бердәм “Сәламәт булыйм дисәң!” сыйныф сәгатьләре уздырылды.Атна дәвамында укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту йөзеннән ФАП хезмәткәрләре тарафыннан күзәтү уздырылды, алар катнашында әңгәмәләр булды.Бүгенге көндә мәктәп укучылары “Спорт- зарарлы гадәтләр урынына!” дигән акциядә катнашырга әзерләнәләр. 24.10.2014

-
Мәктәбебезнең укучылары әледән әле районда уздырылган иҗади бәйгеләрдә актив катнашып бара. Буа шәһәренең Үзәк китапханәсе белән берлектә уздырылган “Энҗе бөртекләре” әдәби түгәрәгенең утырышында катнашып, 3 сыйныфтан -Бикчәнтәев Данис, 7 сыйныфтан-Шәрәфетдинова Зөлфия үзләре иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим ителәр.Укучыларның иҗат җимешләре югары бәяләнде. Икенче утырышка 9 сыйныф укучы Гарипов Рәдифтә чакыру кәгазе алды.Без бу укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз! 22.10.2014

-
Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә мәктәбебездә эшләп, укытып, тәрбияләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне кунакка чакырдык. Профсоюз оешмасы һәм мәктәп администрациясе, укучылардан алар бу көнне котлаулар кабул иттеләр. 02.10.2014

-
Мәктәптә хокук бозуларны кисәтү буенча күпкырлы эш алып барыла.Узган якшәмбе көнне уку йортының футбол буенча җыелма командасы “Участок инспекторы - тренер” дип аталган район спорт ярышларында катнашып мактаулы 2- урынга лаек булды. Без укучыларыбызны чын күңелдән бу зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә мондый биеклекләр безнең кулда булыр дип ышанабыз! 29.09.2014

-
22 сентябрь көнне Бөтенрусия фән олимпиадаларының мәктәп этабы старт алды. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән график буенча олимпиадалар инде үткәрелә дә башлады. Укучыларга төпле белем һәм уңышлар телибез! 27.09.2014

-
1 октябрь - Өлкәннәр көне. Укучылар "Көн саен яхшылык кыл" девизиы астында өлкәннәргә ярдәм оештырдылар. 27.09.2014

-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләр төгәлләнеп килә: уңыш җыеп алынды,җирләр эшкәртелде. Кыш буе тукланырга азык запасы тупланды. 19.09.2014

-
16 сентябрь- Бөтендөнья ОЗОН КАТЛАМЫН САКЛАУ көне. Шул уңайдан география укытучылары Гарипов Р.Р. һәм Сиразиев Р.Б. укучыларга Чисталык дәресләре күрсәттеләр. Озон катламының бүгенге халәте һәм аны саклау буенча чаралар турында сөйләштеләр. 16.09.2014

-
15 сентябрь - Татарстан варислары туган көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан дружина сборы булып үтте. 15.09.2014

-
13 сентябрь көнне мәктәптә СПОРТ бәйрәме оештырылды. Укучылар көзге кросста катнаштылар. 13.09.2014






