муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
17 июнь – су көне . Буа шәһәрендә урнашкан “Дельфин” бассейны укучыларны колач җәеп каршы алды. Куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшкәч, рәхәтләнеп су коендылар укучылар. Балалар белән тәрбияче Шәрәфетдинова Л.Г. булды. 17.06.2017

-
Республика күләмендә "Наркотикларсыз тормыш!" дип аталган акция старт алды. Аның кысасында мәктәп яны лагерендә укучылар белән аңлату эшләре алып барыла, уеннар- мавыктыргыч чаралар уздырыла. Узган атнада зарарлы гадәтләрне кисәтү йөзеннән шәфкать туташы белән очрашу, саф һавада күңелле уеннар оештырылды. Балалар үзләренең фикерләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар, листовкалар чыгаруда катнаштылар. Без сәламәт яшәү яклы! 16.06.2017

-
Уку йортында гөрләп мәктәп яны лагере эшләп килә. Чыгарылыш сыйныф укучылары уңышлы рәвештә төп дәүләт имтиханнарын тапшыралар. Мәктәп коллективы шуның белән берлектә атна дәвамында хезмәт десанты оештырырга да өлгерде. Башта Түбән Наратбаш авылының төп урамының юл буйлары үләннән чистартылды, аннары ике көн дәвамында мәктәп яны территориясендә үсеп өлгергән үлән чабылды, тирә як тәртипкә китерелде. Мондый чаралар даими уздырылганга уку йорты әллә каян елмаеп тора! 16.06.2017

-
Бүген лагерьда укучылар « Көлке көне !” дип аталган исем астында ял иттеләр. Балалар көн дәвамында көлү , аның кешегә файдасы турында фикер алыштылар; тормыштагы көлкеле хәлләр буенча уен – викторинада катнаштылар. Укучылар төшке аштан соң үзләре дә көлкеле вакыйгаларны сәхнәләштерергә өлгерделәр. Укучыларның буш вакытын дөрес оештыру йөзеннән Буа сәнгать мәктәбе белән килешү нигезендә Әбелханова М.Г, Сибгатуллина Г.Ә, Мәхмутова Р.Р. аппликация буенча мастер – класста оештырдылар. Лагерьның тагын бер көне балаларга шатлык бүләк итте! Алар белән бүген тәрбияче Гарипова С.И. булды. 14.06.2017

-
Ура! Бүген лагерь бассейнда! Укучылар иртәнге линейкадан соң оешкан төстә су коенырга бардылар. Укытучы Фәхретдинова И.М. бу күңелле сәяхәтне оста итеп оештырды. Балалар туйганчы су коенгач яраткан лагерьда ял итүне дәвам иттеләр. 13.06.2017

-
Россия көне уңаеннан районда уздырылган тантаналы чарада мәктәп лагеренә йөрүче укучыларыбыз катнашты. Җитәкче Фәхретдинова И.М. балаларны алып баруны автобус белән оештырды. Укучыларыбыз рәхәтләнеп тамаша карадылар, уеннарда катнаштылар, шәһәр буенча сәяхәт кылдылар. Лагерь тормышы бик тә күңелле һәм мавыктыргыч! 13.06.2017

-
Лагерь ачу тантанасының күңелле мизгелләре! 09.06.2017

-
Бүген лагерьны ачу тантанасы узды . Тәрбияче Әхмәтшина Л.С. укучылар белән бик матур концерт әзерләде. Бәйрәмдә мәктәп администрациясе , лагерь җитәкчеләре катнашты. Балалар чыгышын Инзилә белән Булат алып барды. Укучыларга матур теләкләр җиткерелде, истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм табыны артында укучылар рәхәтләнеп ял итеп утырдылар. Тантанадан соң бакчада эшләргә дә, күмәк ял итәргә дә өлгерделәр. Бүгенге көндә балаларга бары тик шатлык, күтәренке кәеф бүләк итте! 09.06.2017

-
7 нче июнь көнне лагерьда "Сәламәтлек көне" оештырылды. Көн дәвамында тәрбияче Әхмәтшина Л.С. берсеннән - берсе мавыктыргычрак, күңеллерәк уеннар, бәйгеләр уздырды. Балалар барлык ярышта да бик актив катнаштылар. Ашханәдә тәмле иртәнге ботка һәм төшке аш көтеп торды. Тагын бер көн укучылар күңелендә матурдан - матур хатирәләр калдырды. 08.06.2017

-
"Без - толерант халык!" - шул девиз астында гөрләп узды бүген "Зәңгәр күл"дә укучыларның ялы. Әхмәдуллина Г.Р. көнне кызыклы уен- тамашадан башлап җибәрде, хезмәт десанты оештырды. Яңа бәйгеләр- уеннар өйрәтте. Повар апа төрле - төрле тәмле ризыклар белән сөендерде. Тәрбияче апа эш төре алыштырып кына торды. Балаларга бик ошады.Ял файдалы һәм күңелле булды! 08.06.2017






