муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
- "Сөмбелә"бәйрәме. Бүген күптән көтелгән бәйрәмнәрнең берсе "Сөмбелә"бәйрәме булды. Анда укучылар бик актив катнашты. Көзге каникулларга китер алдыннан бик күңелле ял иттеләр. 27.10.2017
-
27 нче октябрь көнне мәктәп күләмендә “Татарстан Республикасы Конституциясенә - 25 ел” дигән темага парламент дәресе үткәрелде. 8-9 нчы сыйныфлар өчен үткәрелгән дәрестә Исланова Г.Г. тарафыннан кызыклы биремнәр тәкъдим ителде. Буа муниципаль районы советы депутаты Баһаветдинов Рамил Рөстәм улы кунакка чакырылган иде. Катнашучылар аңардан бик кызыклы информация алдылар. Укучыларга ТР Дәүләт законнар чыгару органнары эшчәнлеге турында видеофильм һәм презентация күрсәтелде. 27.10.2017

-
Бүген традицион линейкада мәктәпкүләм баскетбол ярышында җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Киләчәктә дә спорт сөюче укучыларыбызга уңышлар телибез! 23.10.2017

-
20нче октябрь көнне гражданлык оборонасы айлыгы кысаларында эвакуация буенча өйрәнүләр үткәрелде. 21.10.2017

-
19нчы октябрь көнне 1-9нчы сыйныфлар белән берлектә экологик өмәгә чыктык, мәктәп яны участогын барлык чүптән арындырдык. 20.10.2017

-
Чәршәмбе көнне мәктәбебездә 5-9 нчы сыйныфлар арасында баскетбол буенча мәктәпкүләм ярышлар булып узды. Иң көчле сыйныфлар билгеләнде. 3нче урынны 7нче сыйныфлар, 2нче урынны 8нче сыйныфлар алды. Җиңүчеләр диеп 9нчы сыйныфлар табылды 18.10.2017

-
Буген мәктәбебездә балигъ булмаган эшләре буенча инспекторы һәм участок инспекторы белән әңгәмә булып узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган күп сорауга җавап таба алдылар. 17.10.2017

-
15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан, 16 октябрь көнне мәктәп күләмендә "Хәтер үзе сакта тора" исемләнгән чара үтте. Китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар, Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында газета-журнал материаллары урын алды. 16.10.2017

-
Гражданлык оборонасы көне уңаеннан укучыларыбызга фильм күрсәтелде. 10.10.2017

-
7нче октябрь көнне мәктәбебездә 1-9сыйныфлар катнашында өлкәннәр һәм укытучылар бәйрәме билгеләп үтелде. Анда ветераннарыбыз, хезмәткәрләребез һәм бүгенгесе көнгә кадәр мәктәбебездә эшләп килүче укытучылар чакырылган иде. Укучылар бик матур итеп концерт оештырганнар! Барысына да бик зур рәхмәт! 07.10.2017






