муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Әле генә гөрләп Чыгарылыш кичәләре, мәктәп яны лагерен ябу тантаналары узды. Шулар белән беррәттән уку йортында укытучылар, хезмәткәрләр тарафыннан ремонт эшләре башкарылды. Бердәм һәм эшчән коллектив яңарту буенча барлык эшләрне бик тиз темпларда башкарып чыкты. Мәктәп тирә ягы да чистартылды. Уку йорты инде яңа уку елына әзер. Ул үзенең укучыларын әллә каян елмаеп- балкып көтеп тора! 28.06.2017

-
Бүген лагерь балаларга тагын бер искиткеч көн бүләк итте. Чөнки укучылар ай дәвамында яратып йөргән бассейнга су коенырга бардылар, аннан кайткач рәхәтләнеп күңелле уеннар уйнадылар. Иң яратканы - спорт ярышлары. Көннең төп девизы : "Сәламәт булыйм дисәң!" дип кабул ителде. Чаралар "Наркотикларсыз тормыш!" акциясе кысасында уздырылды. Укучылар белән ялны Хәйретдинов Р.Р. оештырды. 27.06.2017

-
23, 24 нче июнь көннәрендә лагерьда укучылар өчен мавыктыргыч тормышны Сираҗиев Р.Б. оештырды. Пушкин әкиятләре буенча викторина, күл буенда балык тотулар, күмәк спорт уеннары балаларга күп күңелле минутлар бүләк итте. 26.06.2017

-
26 нчы июнь көнендә укучылар үзләренең сәләтләрен үстерделәр, лагерьны ябу тантанасына әзерләнә башладылар. Уеннар белән беррәттән балалар матур җырлар, биюләр кабатладылар. Чараларны тәрбияче Җәгъфәрова Ф.Ф. оештырды. 26.06.2017

-
22 июня ,в день Памяти и скорби , в пришкольных лагерях Буинского муниципального района прошла акция «Свеча Памяти». Ребята и педагоги почтили минутой молчания память погибших в годы Великой Отечественной войны и возложили цветы к памятнику и обелискам. Прошел смотр рисунков и плакатов « А мы войны с тобой не знали». В Досуговом Центре воспитанники лагерей посмотрели книжную выставку «Героев помним имена» и видеофильм "Герои России - Герои нашего двора". 24.06.2017

-
21 нче июнь лагерь балалары өчен аеруча мавыктыргыч булды. Көн чараларга бик бай килеп чыкты. Боларның барысын да укучылар белән тәрбияче Исланова Г.Г. оештырды. 21.06.2017

-
19 нчы июнь лагерьда «Cәламәт бала – сәламәт гаилә ” дигән темага әңгәмә булып узды . Көн дәвамында “ Наркотикларсыз тормыш! ” дип аталган республикакүләм акция кысасында шәфкать туташы белән очрашу, сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга багышланган әңгәмә, саф һавада хәрәкәтле уеннар , мавыктыргыч викторина һәм спорт ярышлары булды. Кояш, су, саф һаваның файдасы турында сөйләшү дә кызыклы булды. Укучылар белән бу чараларны тәрбияче Галиуллина З.Ф. оештырды. 20.06.2017

-
Мәктәп укучылары күңелле җәйге каникулларда! Башлангычлар рәхәтләнеп мәктәп яны лагерендә , кайберләре “Бор” һәм “Чайка” да ял итәләр. Шуның белән беррәттән бакчада җәйге практика да узалар. Елдагыча дару үләннәре җыю буенча да мәктәптә актив эш алып барыла. Укучыларыбыз әти-әниләре белә берлектә кирәкле үләннәрне җыялар, киптерәләр, тапшырырга әзерлиләр. Тапшыру 15 нче июль көнне иртән оештырылачак! 20.06.2017

-
20 нче июнь лагерь балалары өчен бик кызык үтте. Зарядкадан соң хезмәт десанты булды. Иртәнге аштан соң Буа шәһәренә сәяхәт ясадылар . Анда музейда, Үзәк паркта, Шөгыль үзәгендә булдылар. Яраткан мультфильмнарын карадылар. Көн сизелмидә узып китте. Чараларны Галиуллина З.Ф. оештырды. 20.06.2017

-
16 июнь көнне “Зәңгәр күл” мәктәп яны лагерена йөрүчеләргә Буа шәһәре үзәк китапханәсенә экскурсия оештырылды. Укучылар вожатыйлары Шәрәфетдинова Л.Г. белән табигать турында викторинада катнаштылар, мультфильм карадылар, “Кызыл китап” турында мәгълүмат алдылар. 17.06.2017






