муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Мәктәптә традицион 4 сыйныф укучылары өчен “Сау бул, башлангычым!” дип аталган искиткеч матур тәрбия чарасы уздырылды. Чарага әти-әниләр, укучылар, мәктәп администрациясе, укытучылар чакырылды. Тантананы укучылар үзләре алып бардылар. Махсус шигырьләр, җырлар яраткан укытучыларга бүләк итеп җиткерелде . Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне әниләргә тапшырдылар. Әниләр, килгән кунаклар һәрберсе 4 сыйныфларга бары тик матур теләкләр генә теләделәр, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар. Чара башлангычларның күңелендә матур хатирәләр калдырлы. Бәйрәмне сыйныф җитәкчесе Әхмәтшина Л.С. әзерләде. 26.05.2017

-
Мәктәбебез укучылары 22-24 нче май көннәрендә 50 нче район турслётында катнаштылар. Юбилей елы уңаеннан быел ярыш тагын да катлаулырак иде. Укучылар үзләрен төрле бәйгеләрдә сынап карадылар, табигатьне сакларга өйрәнделәр. Безнең команда өчен аеруча уңышлы булып "Визитка" бәйгесе табылды: лаеклы 3 урын бездә! Туган як тарихы буенча сораулар бәйгесендә дә безнекеләр сынатмады. Раят, Илмаз, Булат, Г.Фаил, Гөлназ, Эльза, Әлфис , Энҗе мактауга лаек! Укытучы Хәйретдинов Р.Р.үзенең укучылары уңышлары белән горурлана! 23.05.2017

-
Казан шәһәрендә тәрбия буенча урынбасарларның республикакүләм семинары булып узды. Чара Ярминкәләр залында узды. Ул тулысынча “Без бергә” балалар фестивален йомгаклауга багышланды. Чарада РДШ, ЮНАРМИЯ балалар төркемнәренең иң активлары катнашты. Семинарның максаты : балалар оешмасы эшчәнлеген активлаштыру, аларның нәтиҗәлелеген күтәрү, илкүләм проектларда катнашырга өндәү. 23.05.2017

-
Түгәрәкләр иҗат отчётынла спорт һәм инглиз теле түгәрәкләренең эшчәнлек нәтиҗәләре. 23.05.2017

-
"Оста куллар" түгәрәге үзенең эшчәнлеген яклый. 23.05.2017

-
20 нче май көнне уку йортында Пионериянең 95 - еллыгы һәм Халыкара гаилә көннәре уңаеннан зур тәрбия чарасы оештырылды. Чара тантаналы линейкадан башланып китте. Барлык кунакларны, укытучыларны, балаларны бәйрәм уңаеннан укучылар үзидарәсе активистлары котлады. Котлау сүзләре бәйрәмгә чакырылган гаиләләргә : әни һәм әтиләргә дә җиткерелде. Шуннан соң чын – чынлап Гаилә сабантуе башланып китте. Балаларның шатлыклы авазлары астында ике төркемгә бүленгән әти-әниләр, балалар бик тырышып капчык киеп йөгерүдә, су ташуда, оста атучылар ярышында, велогонкада,өзлексез чылбыр уенында, “великан” , аркан тарту кебек бәйгеләрдә катнаштылар. Уеннар, ярыш төрләрен укытучы абый-апалар бик оста итеп оештырдылар; бер генә минут бушлык та булмады. Барлык уеннарда да көчләр бертигез диярлек булды. Ике төркемдә сынатырга теләмәде. Ярышлар барган арада гөжләп чәй кайнап чыкты, учакта уха өлгерде. Балыкларны да укучылар үзләре тотып, чистартып алып килделәр. Бер зур гаилә булып өстәл артында төшке аш оештырылды.Тамак ялгап, ял итеп алгач, бүләкләү тантанасы башланды.Бәйрәмдә актив катнашкан һәр укучы, әти-әни Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Мәктәп администрациясе чарада актив катнашкан Ислановлар, Зәйнетдиновлар, Гатауллинннар, Галиуллиннар, Вәлиева Ә.С, Хәйретдинова Г.Н, Касымовлар, Ахмеровлар, Садыйковлар, Минкашевлар, Әхмәдуллиннар, Туктаровлар, Әхмәтшиннар, Вәлиева Л.Р, Шакуровлар, Шәрәфетдиновлар гаиләләренә Рәхмәтен белдерә, шатлык – бәхет теләп кала. Уздырылган чара һәркемнең күңеленә хуш килде. 23.05.2017

-
Менә ул безнең кулга - кул тотышып уңышлардан уңышларга баруда беренче ярдәмчеләребез- безнең уңган, булган, бердәм, актив гаиләләребез! Уку йорты үзенең һәр шундый гаиләсе белән горурлана, зур җиңүләргә өметләнә. 23.05.2017

-
Хөрмәтле әти- әниләребеә, укытучыларыбыз, укучыларыбыз, ветеран укытучыларыбыз, кадерле кунаклар! Түбән Наратбаш мәктәбе администрациясе Сезне 25 нче май көнне уздырылачак "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә чакыра. Тантана 9 сәг. башланачак. Бәйрәмебезгә рәхим итегез! 23.05.2017

-
Мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылачак лагерьны ачуга зур эшчәнлек алып барыла. Барлык ата аналар, укучылар белән кызыксындыру , аңлату эшләре бара. Укучыларыбызның җәйге ялы мавыктыргыч, файдалы булсын өчен лагерьның җитәкчесе Фәхретдинова И.М, барлык тәрбиячеләрдә зур тырышлык куячак! 23.05.2017

-
Уку елы ахырында тәрбия эшчәнлегенә йомгак ясала башланды. Ел дәвамында мәктәптә уңышлы эшләп килгән түгәрәкләр шул уңайдан хисап тотты. Бу мәктәпкүләм чара итеп оештырылды. Тамашачылар игътибарына чара уздырылачак тантаналар залында башлангыч сыйныфларның “Оста куллар” (Җитәкчесе: Әхмәтшина Л.С.) түгәрәгенең иҗат җимешләре күргәзмәгә урнаштырылды. “Кызгылт туп” (Җитәкчесе: Хәйретдинов Р.Р.) түгәрәгенә йөрүче укучылар барлык алынган Мактау грамоталарын , кубокларын матурлар күрсәтеп куйдылар. “Инглиз теле” (Җитәкчесе: Коваленко Ю.Н.) түгәрәге укучыларның рәсемнәрен туплады. Ә менә “Җыр һәм бию” (Җитәкчесе: Әбелханова М.Г.) түгәрәге чын- чынлап бәйрәм концерты оештырды. Бәйрәмне Илдар белән Инзилә алып бардылар. Барлык тамашачылар да 3 сыйныф укучылары чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Түгәрәкләрнең иҗат отчёты киләсе елда да шулай итеп оештырылачак. 19.05.2017






