Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2018

25 нче декабрь көнне мәктәбебездә шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре узып китте. Ул башлангыч сыйныф укучыларының ёлка бәйрәме белән башланды. Укучылар Кыш бабай белән Кар кызына бик матур җырлар, шигырьләр, күмәк биюләр әзерләгәннәр иде. Бәйрәмне карарга әти-әниләр дә килде. Балаларга Яңа ел күчтәнәчләре дә өләшенде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Кышкы каникуллар... 26.12.2018

Кышкы каникуллар башланды. Укучыларга тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, урамда, юлда, төрле җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен исләренә төшереп класс сәгатьләре үткәрелде, гомуми линейкага җыелып сөйләштек, махсус журналларга куллар куйдырылды. Каникул көннәрен кызыклы да, файдалы да һәм куркынычсыз да итеп үткәрү юллары турында аңлатылды. Балаларның исәнлеге, куркынычсызлыгы, иминлеге өчен әти-әниләрнең дә җаваплы икәнлекләре искәртелде. Имтиханнарга, олимпиадаларга әзерләнергә кирәклекне дә онытмаска кушылды.
-
Бал-маскарад 25.12.2018

Урта һәм югары сыйныф укучылары Яңа ел бәйрәмен тагын да дәртлерәк җырлар, биюләр, уеннар белән бизәделәр. Алар махсус программа буенча әзерләнгәннәр иде. Кыш бабай белән Кар кызын эзләп-табып бәйрәмгә алып килүләре турында видиоролик эшләп, сюрприз да күрсәттеләр. Яңа ел һәркемгә уңышлар, шатлыклар гына алып килсен.
-
Лотерея уеннары 24.12.2018

Һәр елны традицион рәвештә мәктәптә лотерея уеннары оештырыла. Быел да бу уен читләтеп үтмәде. Укучылар бик матур бүләкләр оттылар. Ә төп сюрприз-бүләк - -әтәч Ильназга чыкты.
-
Знаешь ли ты Законы своей страны? 20.12.2018

Юнармейцы изучают Конституцию РФ.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез. 17.12.2018

Кыш бабай белән Кар кызын каршылап, сыйныф бүлмәләрен бизәдек, матур-матур плакатлар ясадык, ёлкалар бизәдек.
-
Салават тагын җиңүчеләр рәтендә. 15.12.2018

15 нче декабрьдә Түбән Наратбаш мәктәбе базасында милли көрәш буенча ярыш үткәрелде. Салават бу көрәштә икенче урынга лаек булды. Афәрин, Салават!
-
Закрытие года Л.Н.Толстого 14.12.2018

-
Профориентация эше 12.12.2018

Мәктәбебездә Казан кооператив техникумы хезмәткәрләре булды. Алар 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары белән очраштылар. Кооператив техникум, анда керү, уку, укыганнан соң ничек эшкә урнашу юллары белән таныштырдылар. Техникумнан соң институтына керү мөмкинлекләрен әйттеләр. Укучыларны үзләренә укырга чакырдылар.
-
“Ел укытучысы-2019” бәйгесенең I туры 12.12.2018

12 нче декабрьдә “Ел укытучысы-2019”, “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгеләренең муниципаль туры узды. Ул Түбән Наратбаш мәктәбе базасында булды. Аксу урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Илдусовна катнашты. Конкурста ул Ә Фәйзинең “Аучы Мәргән һәм Болан кыз” әкияте буенча ачык дәрес һәм “Гыйбрәтле хикәяләрне дәресләрдә куллану” дигән темага мастер-класс күрсәтте. Укытучыбыз бу сынауны да уңышлы узды һәм II турга үтте. Афәрин!






