Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Бәйрәм концерты 06.04.2011

26 нчы март көнне мәктәпнең «Мәктәп аша узган безнең юллар,бәрәкәтле, озын булсачы»дигән бәйрәм концерты булып узды. Концертта 8-11 нче сыйныф укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр, гаиләләр катнашты. Бәйрәм концерты искиткеч матур, оешкан төстә үтте.Тамашачы канәгать калды.
-
Ранилгә уңышлар. 21.03.2011
Мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Хакимҗанов Ранил Тамбов шәһәрендә үтә торган Бөтенрәсәй технология олимпиадасына әзерләнә. Олимпиада 11 – 17 апрельгә кадәр үтәчәк. Ранилгә уңышлар телик! -
8 Март бәйрәме 10.03.2011
4 нче март көнне Субаш урта мәктәбе укучылары үз әниләрен халыкара хатын – кызлар көне белән котлады. Укучылар тарафыннан әниләргә оригами күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм концертыннан да әниләр канәгать калды. -
Котлыйбыз 22.02.2011

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз.
-
Ата-аналар университеты 19.02.2011

Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы, милиция капитаны Шакирова Ләйсән Маратовна чыгышы күр кенә әти-әниләрне уйланырга мәҗбүр итте. Районда укучылар тарафыннан эшләнгән җинаятьләрне әйтеп, мисаллар китерде. Субаш җирлегендә андый җинаять башкаручыларның юклыгын да азсызыклап үтте.
-
Очрашуга көтеп калабыз
16.02.2011
Субаш урта гомуми белем мәктәбен тәмамлаучылар, сезне 26 февраль көнне сәг.11 дә очрашу кичәсенә көтеп калабыз. Субаш мәктәбе коллективы, укучылары сезне үз мәктәбендә каршы алырга әзер. Дуслар белән очрашырга, балачакка кабат әйләнеп кайтырга, укытучыларыбызга кабат рәхмәт җиткерергә иң кулай вакыт. Очрашуга рәхим итегез!
-
Фигуралы шуу нәтиҗәләре билгеле 15.02.2011

8-11 нче сыйныфлар арасында фигуралы шуу булды. Һәр класс әзерләгән программа үзенчәлекле, кызыклы, алымнар күп төрле. Тик шулай да ярыш ярыш инде ул. Анда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булырга тиеш Әмма һәркем бу ярышта үзен җиңүче дип атый ала. 8 класслар үзләрен бердәм, 9 класслар иң оста биючеләр, 10 класслар фантазиягә бай икәнлекләрен күрсәттеләр. Менә нәтиҗәләр: 9 кл - 98балл, 8 кл - 91 балл, 10 кл. - 90.8 балл.
-
"Мәгърифәт"не котлыйбыз 15.02.2011

Укытучылар һәм укучы яшьләр өчен татар телендә чыгарыла торган “Мәгърифәт” атналык газетасының бүген туган көне. Туган көне генә дә түгел - юбилее. Аның беренче саны 1991 елның 15 февралендә дөнья күргән. Ул көннәрдән бирле укучыларга инде 992 сан барып ирешә алган.
“Мәгърифәт” – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы хакында төгәл мәгълүмат биреп кенә калмыйча, мәгариф учреждениеләре проблемаларын киң яктырта, мәгариф системасын реформалаштыру буенча республика һәм бөтенроссия программалары турында фикер алышуга чакыра, яшь буынны укыту һәм тәрбия процесслраын ачып бирә, алдынгы укытучылар, фән эшлеклеләре тәҗрибәсе белән уртаклаша, укучыларны укыту өлкәсендәге яңа инновацион программалар, алдынгы технология һәи методология белән таныштырып бара.
Академик Әнвәр Хуҗиәхмәтовның татар мәгърифәтчеләре турында язмалар циклы, язучы Фәнзаман Батталның туган тел проблемаларын ачкан мәкаләләре, Туфан Миңнуллинның милләтнең әхлакый кыйммәтләрен яктырткан хикәятләре укучыларда аеруча зур кызыксыну тудыра. 3 айга бер газета битләрендә Татарстан халыклары телләре турындагы законның үтәлеше проблемаларын үз эченә алган “Әткәм-әнкәмнең теле” кушымтасы басыла. Конкурслар да даими уздырыла. 2010 – Укытучы елы уңаеннан “Җылы сүз җан эретә” бәйгесе шулкадәр популярлык казана ки, аны быел да дәвам итәргә туры килгән. Яшь математиклар “Мөстәкыймовлар олимпиадасы”нда бик теләп катнаша. Фатих Кәрим, Абдулла Алишка багышланган бәйгеләрне Тукайның 125 еллыгына багышланган конкурс алмаштырды. “Без кабызган утлар” сәхифәсендә энергетиклар төрле бәйгеләрне даими үткәреп килә.
"Белем.ру" колективы, Субаш урта гомуми белем мәктәбе “Мәгърифәт” газетасы хезмәткәрләрен, аларның укучыларын әлеге бәйрәме белән тәбрик итә. Укыгыз, мәгърифәтле булыгыз!
-
Әти-әниләр университеты 15.02.2011

18.02.2011 көнне Субаш урта гомуми белем мәктәбендә әти-әниләр университеты була. Әти-әниләр белән очрашуга район социаль яклау бүлегеннән Әхмәдиева Г.А., Шакирова Рәйханә апа, ПДН Шакирова Л.М., участок вәкиле Николаев Ю.И., район сәламәтлек саклау бүлегеннән вәкил, үзебезнең шәфкать туташлары чакырулы.
-
Ел укытучысы 12.02.2011

Районда "Ел укытучысы" конкурсы дәвам итә. Субаш урта гомуми белем мәктәбеннән югары категорияле ТИН укытучысы Закиров Фәрит Мәсхүт улы катнаша. Аның беренче туры тәмамланды, укытучыбыз икенче турга үтте. Алда мастер - класс бирү. Фәрит Мәсхүтович, сезнең 3 турга да үтүегезне тели Субаш мәктәбе коллективы. Уңышлар сезгә!















