Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Мари Илендә-семинарда 26.11.2011

Ноябрь башында Субаш урта мәктәбенең бер төркем укытучылары Марий Эл республикасының Сәрдәял төп гомуми белем мәктәбендә “ ФГОС таләпләренә туры килерлек итеп укучыларның иҗади үсешендә проект-эзләнү методы” дигән регионара фәнни-практик семинарда катнашты. Анда ачык дәресләр,проект-эзләнү эшләре, чишмә ачу тантанасы булды. Түгәрәк өстәлдә, килгән кунаклар белән тәҗрибә уртаклашуда, безнең укытучылар да чыгыш ясады. Бигрәк тә, яшь укытучы Хөснетдинов Азат Альбертович чыгышы кунакларны уйланырга мәҗбүр итте. Мондый аралашулар берничә ел рәттән дәвам итә инде.
-
Әти-әниләргә ачык дәресләр 26.11.2011

23 нче ноябрь көнне 9 нчы сыйныфта рус теле һәм математика фәннәреннән , 24 нче ноябрь 6 нчы сыйныфта сынлы сәнгать, рус әдәбияты фәннәреннән әти-әниләр өчен ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләр җанлы, кызыклы үтте. Әти-әниләр дәресләрдән, укыту процессыннан канәгать калды. Соңыннан һәр әти-әни үзе кызыксынган сорауга җавап ала алды.
-
Дусларча очрашу 25.11.2011

Бүген мәктәбебездә Субаш, Сосна һәм Урта Көшкәт мәктәпләренең баскетбол командалары арасында ярышлар булып узды. Кызлар командалары арасында Сосна мәктәбе беренчелекне алса, егетләр арасында Субаш урта мәктәбе егетләренә тиңнәр булмады.
-
"Ачык ишекләр" көне 18.11.2011

18 нче ноябрь көнне 5 нче сыйныфта, мәктәпкә ияләшү чорын күзәтү уӊаеннан, табигать белеме һәм татар теле фәннәреннән «Ачык ишекләр» көне үткәрелде. Дәресләрдә 5 нче сыйныфларныӊ әти-әниләре катнашты. Ике дәрескә дә әти-әниләр югары бәя бирде. Укытучылар Заһидуллина Г.Ф., Васильева Г.Ф лар укучылар белән уртак тел табып эшлиләр. Югары сыйныфта укыткан укытучыларга ияләнгәннәр.
-
Кул көрәше осталары 17.11.2011

Кул көрәше ярышларында җиңүләр яулаучы укучыларыбыз тренерлары Гайнетдинов Ф.Ф. белән.
-
Ата - аналар җыелышы
16.11.2011
Бүген, 16.11.2011 көнне сыйныфларда I чирек йомгаклары нәтиҗәсе буенча ата-аналар җыелышлары булып узды.
-
Инглиз теле серләре 14.11.2011

Беренче сыйныф укучылары дәрестән тыш эшчәнлектә инглиз теле серләренә өйрәнәләр. Җитәкчеләре Гарифуллина Л.В. балалар белән бик тиз уртак тел тапты. Укучылар инглиз теле сәгатьләрен көтеп алалар.
-
Безнең укытучылар мәңге яшь 14.11.2011

Укытучылар декадасы кысларында уздырылган күңелле стартларда мәктәбебезнең яшь укытучыларыннан торган команда зона ярышарында җиңү яулап кайтты. Аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Русский медвежонок—2011 11.11.2011

Укучыларыбыз "Русский медвежонок—2011" конкурсында актив катнаштылар.
-
Шефлык дәвам итә 07.11.2011

Һәйкәл янын чистарту көзге каникулда да дәвам итте. Бу эшне 7 нче сыйныфлар башкарды.















