Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Федорова Гүзәл - беренче. 15.04.2011

Арча районында үткәрелгән "Тукай эзләре буйлап" фәнни-практик конференциядә Субаш мәктәбе укучысы Федорова Гүзәл уңышлы чыгыш ясап, Татарстанның Фән һәм Мәгариф тарафыннан бирелгән 1 дәрәҗәле Мактау кәгазенә ия булды. Җитәкчеләре: Субаш урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ Фазиловна һәм Раилә Мәсхүтовна.
-
Тукай бәйрәменә әзерлек 15.04.2011
Тукай елы уңаеннан, класслар арасында Тукай әсәрләренә искиткеч матур композиция ясалды. Композицияләрне ике класс бергә берләшеп ясадылар:1,4 класслар – «Шүрәле»2,3 класслар – «Кызыклы шәкерт»5,10 класслар – «Су анасы»6,8 класслар – «Эш беткәч уйнарга ярый»7,9 класслар – «Гали белән кәҗә»Укучыларның иҗатларын күрәсегез килсә, Субаш мәктәбенә рәхим итегез! -
Мин - тикшерүче 12.04.2011

8 нче апрель көнне Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән «Мин – тикшерүче» фәнни эзләнү конференциясендә мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Габитова Динә 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Фәнгә бер адым 06.04.2011

Академик А.М. Мазгаров исемендәге «Фәнгә бер адым»-2011 I район фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясап Хакимҗанов Ранил-1 нче дәрәҗә, Вафин Илшан- 2 нче дәрәҗә Дипломга, Габитова Динә сертификатка лаек булды.
-
Бөтенрәсәй конкурсына чакыру. 06.04.2011

Субаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Габитова Динә Санк-Петербургка "Юность, Наука, Культура - Север" конференциясенә чакырулы. 25-28 апрельгә кадәр узучы әлеге бәйгедә Динәгә уңышлар телибез.
-
Субашлылар янә Сабада.
06.04.2011
Субаш мәктәбе укучылары Габитова Динә, Федорова Гүзәл Сабада Ә.Кәримуллин исемендәге фәнни - практик конференциясендә чыгыш ясыйлар. Укучыларыбызны телнең язмышы, милләтнең киләчәге борчый. Алар дөрес борчыла, чөнки һәркемгә билгеле: теле юкның - киләчәге юк.
-
Информатикадан призлы урын 06.04.2011

8-9 нчы сыйныфлар арасында узган информатика олимпиадасында Хәкимҗанов Ранил муниципаль этапта 2 урынны яулады. Афәрин Ранил.
-
Тукай призына татарча көрәш
06.04.2011
2 апрель көнне мәктәбебездә район беренчелегенә ел саен үткәрелә торган традицион ООО “Тукай” призына татарча көрәш ярышлары булып узды. Бу ярышларда районыбызның 1993-96 нчы елгы егетләре бил алышты. Барлыгы 41 егет катнашты. I урынны Яңгул мәктәбе командасы, II урынны проф.лицей командасы, III урынны Арбор егетләре командасы яулады. Бу ярышта җиңүче егетләр район данын яклап республикага спартакиада ярышларына барачаклар. Аларның барысына да уңышлар телибез.
-
Әти-әниләр җыелышы
06.04.2011
7 апрель көнне Субаш урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы була.
Көн тәртибендә:
- 3 нче чирек нәтиҗәләре
- Республикадан килгән № 1244-11 хаты белән танышу
- ТР №71-ЗРТ законы белән кабаттан танышу, ТР №65-ЗРТ законына кергән өстәмәләр, үзгәрешләр белән танышу.
- Ата-аналар комитеты утырышы.
-
Тукайга ияреп...
06.04.2011
Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан «Сабантуй» газетасы һәм Арча Укучылар Сарае үткәргән «Тукайга ияреп…үзеңчә» дигән иҗади конкурста 4 нче сыйныф укучысы Васильева Гөлинә 3 урын алды. Гыйлемҗанов Илһам, Габделхакова Диләрә, Федорова Гүзәл, Гыйлемҗанова Айсылулар сертификатка ия булдылар.















