МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Республиканский семинар методистов 24.10.2015

Республиканский семинар методистов
-
Нөнәгәр мәктәбендә төбәкара семинар 24.10.2015

Нөнәгәр мәктәбендә төбәкара семинар
2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында, төп мәктәптә федераль дәүләт стандартларына күчүне уңышлы тормышка ашыру, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, тарату, Татарстаннан читтәге өлкәләрдә татар телен саклап калу һәм үстерүгә ярдәм итү максатыннан 2015 нче елның 23 октябрендә Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру: регулятив, танып-белү уку гамәлләре» темасына төбәкара семинар үткәрелде. Семинар эшчәнлегендә Балтач районы һәм Киров өлкәсе татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Киров өлкәсе татарларының милли милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова, Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара эшчәнлек бүлеге белгече Гайсин Ирек Әнәс улы катнашты.
Укытучылар һәм кунаклар игътибарына Нөнәгәр мәктәбенең төбәкара эшчәнлеген чагылдырган бай күргәзмә, федераль дәүләт стандартлары таләпләре нигезендәге ачык дәресләр, “Яшь эзтабар” татарларның этно-милли мирасын туристлык-туган якны өйрәнү чаралары аша өйрәнү” проекты кысаларында уздырылган VIII этнографик слет күренеше тәкъдим ителде. “Дәрес этапларында универсаль уку гамәлләрен рациональ куллану” темасына тренинг үткәрелде. Үткәрелгән чаралар кунаклар тарафыннан югары бәяләнде, алдагы уку елларына төбәкара хезмәттәшлекне дәвам итү буенча яңа бурычлар куелды.
-
20 октября на базе МБДОУ №3 прошел зональный семинар заведующих по теме: «Информационно коммуникационные технологии в образовательной деятельности в соответствии с ФГОС. 22.10.2015

20 октября на базе МБДОУ №3 прошел зональный семинар заведующих по теме: «Информационно коммуникационные технологии в образовательной деятельности в соответствии с ФГОС. Реализация программы Эко-школы/Зеленый флаг». На семинаре присутствовали заведующие Арского и Сабинского районов. Гостей приветствовали дети подготовительной группы под руководством музыкального руководителя Федоровой Е.М.
Воспитатель по обучению русскому языку Гибадуллина З.Н. и воспитатель Нигаматуллина Г.Ф. показали мастер класс с использованием инновационных технологий - «Мимио» планшета на темы «Щедрая осень» в подготовительной группе, «Путешествие в осенний лес» в средней группе. Воспитатель Гумарова Ф.Ж. рассказала о приоритетном экологическом направлении детского сада и реализации программы Эко-школы/Зеленый флаг. Участники семинара высказали свое мнение о проведенной работе, высоко оценили мастерство педагогов и пожелали дальнейших успехов.
-
Подведены итоги летней Спартакиады работников образования Республики Татарстан 19.10.2015

-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары 19.10.2015

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
16 нче октябрь көнне Балтач гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру: регулятив, танып-белү уку гамәлләре» темасына семинар үткәрелде.
Семинар-практикум эшчәнлегендә рус мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына Идрисова Н. М.¸Әхмәтова Р. Ш., Габделганиева Ч. М., Гайнуллина Р. Ф., Гиниятуллина Д. Х. тарафыннан ачык дәресләр тәкъдим ителде. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә регулятив,танып-белү универсаль уку гамәлләре формалаштыру үзенчәлекләре» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Семинарда катнашучы укытучылар рус мәктәпләрендәге татар төркемнәрендә һәм рус төркемнәрендә күрсәтелгән дәресләргә анализ ясадылар, төп мәктәптә федераль дәүләт стандартларына күчү барышында татар теле һәм әдәбиятын бүгенге көн таләпләренә туры китереп укыту буенча фикерләштеләр.
Мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова
-
Балтач спорткомплексында укытучыларның жәйге Спартакиадасы 12.10.2015
Балтач спорткомплексында укытучыларның жәйге Спартакиадасы булып узды дип хәбәр иткән идек инде. Ярышларда 22 команда үзара көч сынашты.Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә алар түбәндәгечә: командалар арасында беренчелекЧепья мәктәбендә. Икенчедә Кече Лызи укытучылары, өченчедә Түнтәр мәктәбе командасы.VIP-йөгерештә Балтач мәктәбеннән Гөлчәчәк Гыйләҗева, Яңгул мәктәбеннәнНаил Сафиуллинга тиңнәр булмады. Жинел атлетика эстафетасында Чепья мәктәбе командасы беренчелекне яулады. Ераклыкка сикерүдә Альфира Җаппарова (Бөрбаш мәктәбе), Наил Сафиуллин (Яңгул мәктәбе) беренче булдылар. Кул көрәшендә Фәүзия Ганиева (Чепья мәктәбе) белән Фаил Шакиров(Сосна мәктәбе) иң көчлеләр булып танылды. Пневматик мылтыктан атудаМиләүшә Хрисанова (Чепья мәктәбе) һәм Айгиз Миңнемуллин (Бөрбаш мәктәбе) беренче булды. Бадминтонда гимназиядән Гүзәл Хәкимова белән Ринат Мөхәрләмов җиңүче булып танылды. Канат тартуда чепьялыларга тиңнәр булмады. -
9 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә “Шәҗәрә – безнең тамырлар” дип исемләнгән чара үткәрелд 12.10.2015

9 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә “Шәҗәрә – безнең тамырлар” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарада катнашу өчен Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, ә чиктәш өлкәләрдән, башка республикалардан да вәкилләр килде. Кунаклар район мәдәният үзәгендә мәктәпләр һәм балалар бакчаларының милли тәрбиягә багышланган күргәзмә-ярминкәсе белән таныштылар. Шәҗәрәләр белән танышу Карадуган мәктәбендә дә дәвам итте. Кунаклар “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил” музеенда һәм Чепья авылындагы “Халыклар дуслыгы” музейларында булып, районыбыз тарихы белән таныштылар.
-
Ярминкә
12.10.2015
10 нчы октябрьда Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында олылар көннәренә багышлап зур ярминкәләр үткәрелде. Авыл хезмәтчәннәре белән бергә балалар бакчалары һәм мәктәпләр дә үзләренеӊ җитештергән-үстергән продукцияләрен тәкдим итттеләр.
-
Кичә 5нче октябрь көнне мәдәният үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре - Укытучылар көне билгеләп узылды. 06.10.2015

Кичә 5нче октябрь көнне мәдәният үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре - Укытучылар көне билгеләп узылды. Әлеге бәйрәмдә Район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров һәм аныӊ урынбасары Илһам Гәйнетдинов, «Хезмәт» газетасы баш редакторы Вакыйф Зәкиев, Норма урта мәктәбенеӊ ата-аналар комитеты җитәкчесе Шарифҗанов Радик, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева районыбызның зур уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләрен котлап мактау таныклыкларын, рәхмәт хатларын, күкрәк билгеләрен тапшырдылар.
-
С днем учителя! 05.10.2015

Вы, учитель, детям отдаете
Все свое душевное тепло.
Десять лет по жизни их ведете,
Чтобы вдаль их жизнью унесло.
Был звонок вчера как будто первый,
Пролетели птицей все года.
Вы, учитель, друг надежный, верный,
Будем помнить мы о Вас всегда!
Выпускной – и слезы льются сами,
С Ваших добрых и красивых глаз.
Мы в сердцах навеки будем с Вами,
В школе с Вами встретимся не раз!
http://www.supertosty.ru/pozdravleniya/professionalnye/den_uchitelya/







