МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Финал республиканского конкурса «Воспитатель года-2016» стартует в Казани 19.04.2016

-
Созвездие -Йолдызлык XVI фестивале 18.04.2016

3нче балалар бакчасында музыка җитәкчесе Федорова Елизавета Макаровна җитәкчелегендә “Непоседы” бию түгәрәге эшләп килә. Аларның уңышлары Балтачыбыз төбәген куандырып тора. Күптән түгел Кукмара төбәгендә үткәрелгән Республиканың Созвездие -Йолдызлык XVI фестивалендә катнашып “Непоседы” төркеме катнашучы дипломына лаек булды. Шулай ук 17 апрельдә Регионара Малмыж шәһәрендә С.Б. Сахаров призына үткәрелгән “Созвездие” конкурсында шушы төркемнең чыгышына бик зур бәя бирелде. “Непоседы” бию төркеме III дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды. Афәрин балалар, без булдырабыз!!!
-
Семинар
18.04.2016
18 нче апрель көнне Балтач мәктәбендә, 9 нчы сыйныфларда бердәм республика тестларын уздыруга әзерлек максатыннан, имтиханны оештыручылар өчен семинар оештырылды.
-
«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 15.04.2016

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе
12 нче апрель көнне Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде. Быел бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.
Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, сәләтле балаларны, аларның туу, яшәү урынына карамастан, вакытында күреп алу мөһим. Шундый ысулларның берсе – “Илһам” конкурсы.
Конкурс республикада 3 ел уздырыла, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. Беренче елны бәйгедә катнашуга берничә йөз гариза тапшырылган булса, быел – 2,8 меңнән артык укучы катнашкан.
Бәйге өч этапта үткәрелә: катнашучыларның иҗат әсәрләрен кабул итү, эшләрне экспертлар тарафыннан тикшерү һәм зона этабы – Татарстан Республикасының районнарында экспертлар һәм балалар катнашында бәяләү.
Эксперт төркеме читтән торып үткәрелгән I турда 300 хезмәтне сайлап алган булган. Ә Арчадагы зона турына исә Балтач районының Нөнәгәр һәм Яңгул мәктәпләреннән 7 укучы катнашкан иде. Аларның барысын да бәйгенең йомкалау тантанасына «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексына чакырдылар.
Сәхнәгә бүләкләнергә чыгучылар арасында Нөнәгәр мәктәбе укучылары да бар иде. «Яшь драматург» номинациясендә Гыйльманова Зөлфинә 2 нче урын, «Яшь прозаик» номинациясендә Мәҗитова Гүзәл 3 нче урын яулап, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарына һәм бүләкләренә ия булдылар. Укытучылары-Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бәйгегә районыбызның төрле мәктәпләреннән 75 эш (проза, поэзия, драматургия жанрларында) тәкъдим ителгән булуына карамастан, ике ел рәттән инде Нөнәгәр, Яңгул мәктәпләре укучылары уңышка ирешәләр.
-
Тукай укулары 14.04.2016

Тукай укулары
Ел саен районыбызда апрель-туган тел айлыгы зурлап үткәрелә. Бу уку елында исә, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, әлеге чаралар тагын да киңрәк масштаб алды. Тукайның туган көненә багышланган чаралар үткәрү турнда Президентыбызның Указы чыкканнан соң, район башкарма комитетының карары нигезендә районда чаралар планы төзелде. Әлеге планга мәгариф оешмаларында апрель аен туган тел айлыгы итеп игълан итү, күргәзмәләр оештыру, бәйрәм иртәләре, бәйгеләр, тәрбия сәгатьләре, Тукай дәресләре үткәрү, мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү кебек чаралар кертелде.
13 нче апрель көнне шундый чараларның берсе-Тукай укулары Салавыч лицеенда үтте. Тукай укуларына әзерлек чаралары мәгариф оешмаларында февраль аенда ук башланды. Тукай укулары кысаларында кечкенә һәм урта сыйныфлар өчен үткәрелгән рәсем, әсәрләрне сәхнәләштерү бәйгеләренең җиңүчеләре алдан билгеле иде инде. Ә менә югары сыйныфлар өчен оештырылган фәнни-гамәли өлешендә җиңүчеләр шул көнне генә, секцияләр эшчәнлегеннән соң ачыкланды.
Укуларны ачу тантанасында башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар да катнашты. “Казан утлары” редакциясеннән журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ибраһимов Илфак Мирза улы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты, татарча дәреслекләр авторы, яшь галим Ханнанов Рамил Гомәр улы, “Казан утлары” журналында басылган “Бибимәмдүдә” бәянының авторы, язучы Әмирханов Марат, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, журналист, шагыйрь Фәнил Фаил улы Гыйләҗевның чыгышларын укуларда катнашучылар бик җылы кабул итте.
Менә алар район күләмендә уздырылган Тукай укуларының җиңүчеләре
“Г. Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә” бәйгесе
I урын - Балтач гимназиясе” укучысы Эшмуратова Ләйлә (җитәкчесе Идрисова Н. М.);
II урын - «Салавыч күппрофильле лицее» укучысы Хөснетдинова Алинә (җитәкчесе Латыйпова Г. Г.);
«Яңгул урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Сабиров Рамил (җитәкчесе Гарипова Х. Н.);
«Смәел урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Зиннәтуллин Аяз (җитәкчесе Нәбиева Г. Х.);
«Норма урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Әхкямов Фидәил (җитәкчесе Нәсыйхова Г. Р.);
III урын - «Б. Зыятдинов ис. Карадуган гимназиясе» укучысы Әхмәтҗанов Марсель (җитәкчесе Гыйззәтуллина Т. М.);
«Чепья урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Рәхимова Айгөл (җитәкчесе Сөләйманова И. Г.);
«Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе» укучысы Уськеев Вячеслав (җитәкчесе Зәйнуллина Г. М.)
Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе
I урын -“Түнтәр урта гомуми белем мәктәбе” филиалы “Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе”нең 1-4 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Бәдретдинова И. И., Гиниятулллина Ф. Ф., Рахматуллина Г. Ф., Гарифуллин Р. Х);
II урын - «Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе»нең 3-4 нче сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Гайфетдинова Р. М., Шигапова Г. М., ЗиганшинаГ. Ф., Андреева А. Ю.)
“Салавыч күппрофильле лицее”нең 1-4 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Хәкимова Г. Г., Сәмигуллина Л. З., Габделхакова Х. М., Сафина Г. С.);
III урын - «Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе»нең 4 нче сыйныфы укучысы Нәҗипова Чулпан ( җитәкчесе Нәҗипова Г. З.);
«Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе»нең 1, 3 нче сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Гилмуллина Р. Ш.);
«Иң иҗади сәхнә әсәре» номинациясендә җиңүчеләр
- «Сосна төп гомуми белем мәктәбе»нең 3 нче сыйныфы укучылары ( җитәкчеләре Ситдикова Э. В,, Хафизова Л. Г.);
- «Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» ның 2-4 нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Нигаматуллина Р. В.);
«Иң заманча куелган сәхнә әсәре» номинациясендә җиңүче
«Яңгул урта гомуми белем мәктәбе»нең 3 нче сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Хәйруллина Ф. З.)
Тукай укулары
I урын- “Куныр урта гомуми белем мәктәбе”нең 10 нчы сыйныфы укучысы Низамиева Илүзә Фәнис кызы (җитәкчесе Саттарова Ә.Р.);
- “Салавыч күппрофильле лицее”нең 7 нче сыйныфы укучысы Миннемуллина Фирүзә Фәнил кызы (җитәкчеләре Зәкиева А. Ю, Сафина Г. С., Габделхакова Х. М., Фәрзиева А. Г.).
II урын-«Арбор төп гомуми белем мәктәбе» нең 8 нче сыйныфы укучылары Гарипова Гөлсия Фәрит кызы, Йосыпова Алсу Илнар кызы (җитәкчеләре Габделхакова Р. Г.);
- «Яңгул урта гомуми белем мәктәбе» нең 10 нчы сыйныфы укучысы Мөбәрәкова Ләйлә Ильяс кызы (җитәкчесе Гарипова Х. Н.);
- «Чепья урта гомуми белем мәктәбе»нең 10 нчы сыйныфы укучысы Авхадшина Гөлия Хәлим кызы (җитәкчесе Бәхтиярова Р. З.);
- «Субаш төп гомуми белем мәктәбе»нең 8 нче сыйныфы укучысы Абдрахманов Айрат Ранил улы (җитәкчесе Габитова С. И.)
III урын- «Балтач урта гомуми белем мәктәбе»нең 11 нче сыйныфы укучысы Нурмөхәммәтова Гөлүсә Фәрит кызы (җитәкчесе Нигъмәтуллина Т. Х.);
-«Шубан төп гомуми белем мәктәбе»нең 8 нче сыйныфы укучысы Хәсәнова Энҗе Рафил кызы (җитәкчесе Сәләхетдинеов И. И.);
- «Түнтәр урта гомуми белем мәктәбе»нең 8 нче сыйныфы укучысы Хәйруллина Илүзә Илфат кызы (җитәкчесе Нәкыйпова Л. М.);
-«Карадуган гимназиясе» укучысы Гыйлмуллина Нәфисә Рәдис кызы (җитәкчеләре Гыйззәтуллина Т. М., Хаҗиева Ф. Ф.)
-
Математика укытучылары семинары
06.04.2016
5 апрель көнне Смәел урта мәктәбе базасында "Белем сыйфатын күтәрү, ФГОС шартларында балаларның сәләтен үстерү" темасына район математика укытучыларының семинары узды. 5 нче сыйныфта Салихзянова Вәсилә, 7 нче сыйныфта Габделхакова Рәзинәнең ФГОС дәресләре каралды. ЕГЭга әзерләнү буенча процент мәсьәләрәрен чишүгә Нургалиева Алсу практикум үткәрде. Дәресләр укытучыларда яхшы тәэсир тудырды.
-
Безнең укытучыларыбыз Казанда «Ел укытучысы-2016» конкурсы кысаларында тәрбия эшләрен оештыручыларның финал ярышларында катнаштылар 04.04.2016

рбия эшлң районнан ән башкаручы, районда ә узган зона ярышларында ңүр катнашты.
28-29 мартта Гимназиядән Жәләлова Әнисә Рәсим кызы «Ел психологы» конкурсында, 30-31 нче марта Субаш төп мәктәбеннән тәрбия эшләре үзәгенең туризм түгәрәге җитәкчесе Хөснетдинов Азат Альберт улы «өстәмә белем бирү педагоглары» конкурсында, 1-2нче апрельдэ Чепья урта мәктәбеннән сыйныф җитәкчесе Хрисанова Миляүшә Шамил кызы «Сыйныф җитәкчеләре» конкурсында катнашып, үзләренең эшчәнлекләре буенча презентация, мастер-класс, проект эшләре күрсәтеп, район данын якладылар, дипломнар белән бүләкләнделәр..Кайбер районнан бер генә кеше дә катнашмавын искә алсак, бу безнең өчен зур жиңү. Тәрбия өлкәсендә республика күләмендә күрсәтә алырлык педагогларыбыз булу белән горурланабыз. Эшләрендә зур унышлар, гаиләләрендә тыныч тормыш, киләчәктә тагын жиңүләр телибез аларга.
Мәгариф идарәсе методисты Гаязова Резидә Сәләхи кызы
-
«Туган тел айлыгы» 01.04.2016

«Туган тел айлыгы»
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү турындагы Указга кул куйды. Бөек шагыйрьнең юбилеена багышланган төп чаралар республикабызда апрель аенда үтәчәк. Апрель ае район мәгариф оешмаларында һәр елны «Туган тел айлыгы» буларак билгеләп үтелә. Быел исә айлыкта планлаштырылган барлык чаралар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланачак. Мәгариф оешмаларында күргәзмәләр оештырылачак, бәйрәм иртәләре, бәйгеләр, тәрбия сәгатьләре, Тукай дәресләре үткәреләчәк. Салавыч күппрофильле лицеенда район күләмендәге Тукай укуларына әзерлек бара. Елдагы традицияне дәвам итеп, язучылар белән очрашулар, митингта катнашу, Г. Тукайның әнисенең каберенә чәчәкләр салу да көтелә.
-
Кояшлы җиһан. 01.04.2016

Кояшлы җиһан.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан гимназиядә шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова белән “Кояшлы җиһан” дип аталган очрашу кичәсе булды. Ул-“Илаһият: шигырьләр” һәм «Бәхетең үз кулыңда: җырлар» китаплары өчен, 2016 нчы елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә кандидат. Очрашуда укучылар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын тыңладылар. Иң ошаганы, мөгаен, Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен үзе укуы, җырлавы булгандыр. Әни, туган як турындагыларын сөйләгәндә, бик күпләрнең күзләрендә яшь иде. Бу мизгелләр кичәдә катнашканнарның күңелләрендә матур хатирәләр булып озак сакланыр әле. Безнең чакыруны кабул итеп килгәне өчен, шагыйрәгә бик зур рәхмәт. Киләчәктә сәламәт булып, матур-матур шигырьләре белән тагын да рухландырып, шатландырып торуын телибез.
-
ГТО
30.03.2016
Республика буйлап укучылар ел дәверендә ГТО нормаларын тапшырып бардылар. Аларның эшләренең нәтиҗәсе булу тагын да куанычлы бер вакыйга булды. Безнең районыбыздан Балтач гимназиясенән Динә Вәлиева, Фахретдинов Васиф, Балтач урта мәктәбеннән Исрафилов Ильяс, Нөнәгәр урта мәктәбеннән Дәминова Илсинә, Тляков Рәмзил, Карадуган урта мәктәбеннән Харисов Рүзәл, Кенә төп мәктәбеннән Мотыйгуллин Рәсим, Чепья урта мәктәбеннән Мортазина Диләрә, Субаш төп мәктәбеннән Нәбиев Илсафлар ВФСК ГТО ның алтын билгеләренә (значокларына) ия булдылар. Әлеге мактаулы алтын билге республикадан нибары 23 укучыга һәм шуларның тугызы безнең районыбыз укучыларына бирелүе тагын да зуррак җиңү дип әйтә алабыз. Әлеге күкрәк билгеләрен укучыларга 24-26 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган ВФСК ГТО ның республикакүләм фестивалендә республикабыз премьер-министры урынбасары Шайхразиев Васил Гаязович шәхсән үзе тапшырды.
Тантаналы өлештән соң фестивальгә әзерлек башланды. Төрле районнардан килгән командалар үзара көч сынаштылар. Районыбыз данын якларга килгән укучылар: Балтач урта мәктәбеннән Абубакиров Динар, Балтач гимназиясенән Мухаметзянов Наил, Халимов Динар, Карадуган урта мәктәбеннән Гарифзянова Алсинә, Кече Лызи мәктәбеннән Мухин Максим, Спиридонов Андрей, Урта Көшкәттән Смирнова Марина, Смәел мәктәбеннән Фазулянова Ралия, Нөнәгәр урта мәктәбеннән Фазильянова Алсу, Рамазанова Фирая ике көнгә сузылган фестивальдә финалда катнашучы дипломына ия булдылар.
Укучыларыбызны әлеге уңышлары белән тәбриклисе һәм киләчәктә дә җиңүләр генә булуын теләп калабыз.







