МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
2016 нчы елда бердәм дәүләт имтиханнары турында.
18.01.2016
2016 нчы елда бердәм дәүләт имтиханнары турында.
2015-2016 нчы уку елының да уртасына килеп җиттек. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнары көтә.
Бердәм дәүләт имтиханнары май, июнь айларында үткәреләчәк.
Декабрь аенда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан сочинение яздылар. Сочинениеның нәтиҗәсе “зачет” һәм “незачет” дип бәяләнде. Сочинение нәтиҗәсе “зачет” булган очракта гына укучы бердәм дәүләт имтиханнарына кертелә, әгәр дә “незачет” икән бу очракта укучы февраль аенда, ул вакытта да булмаса, май аенда кабат сочинение язарга тиеш була.
2016 нчы елда да чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан база һәм профиль дәрәҗәсендәге имтиханнарның икесен дә яисә икесенең берсен сайлап тапшыра ала. Математикадан имтихан ике срокта узачак. Математикадан профиль дәрәҗәсе имтиханы югары уку йортына керү өчен бирелә. Ул 100 балл белән бәяләнә. Минималь балл булып 27 балл тора. База дәрәҗәсеннән имтихан биш балл белән бәяләнә. Бу имтиханны укучы аттестат алу өчен һәм югары уку йортында ала торган белгечлеге математик хәзерлек таләп итми торган бүлекләргә укырга керү өчен сайлый. Әгәр дә укучы профиль яисә база дәрәҗәсендәге генә имтиханны тапшырып, минималь баллны җыя алмаса, укучыга тагын бер тапкыр база яисә профиль дәрәҗәсендәге имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әгәр дә укучы ике дәрәҗәдәге имтиханны да тапшырып профиль дәрәҗәсендәге имтиханнан минималь баллны җыя алмаса, бу очракта укучының база дәрәҗәсендәге имтихан нәтиҗәсе санала. Аңа математикадан кабат имтихан тапшырырга кирәк булмаячак.
Җәмгыять белеме, тарих, география, информатика һәм ИКТ фәннәреннән тест өлеше бетерелде.
Чит телдән бердәм дәүләт имтиханы, узган елдагыча, үз эченә язма һәм телдән өлешләрне ала. Телдән өлеше чыгарылыш сыйныф укучысының гаризасы нигезендә үз теләге буенча уздырыла. Моның өстенлеге шунда, имтихан бирүче телдән өлешкә катнашып уңышлы чыгыш ясаса, аңа өстәмә 20 балл бирелә. Димәк, язу өлешендә – максималь балл - 80 балл, телдән өлешкә – 20 балл. Чит телдән имтиханның минималь баллы – 22.
Бердәм дәүләт имтиханнарына гариза бирү вакыты 1 февральгә кадәр. Гариза биргән укучыларның Россия күләмендә бердәм базасы булдырыла. 1 февральдән соң бу базага үзгәрешләр кертеп булмый.
Алдагы елларны мәктәпне тәмамлаган укучылар бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга теләгән очракта, аларга мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза язу өчен түбәндәге документларны алып килү сорала:
- урта белем турында документ (аттестат);
- паспорт копиясе;
- СНИЛС копиясе.
Хөрмәтле әти-әниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, алдагы елларны мәктәпне тәмамлаган укучылар! 1 февральгә кадәр, үзегез сайлаган уку йортына, нинди фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре кирәклеген ачыклап бетереп, тиешле имтиханнарны сайлавыгызны көтеп калабыз. Имтиханнарга әзерләнүдә, аларны тапшыруда Сезгә уңышлар телибез.
Гарипова Э.Р.
район мәгариф идарәсе методисты
-
Уроки памяти
12.01.2016
В соответствии с распоряжением Генерального прокурора РФ во всех общеобразовательных учреждениях проходят мероприятия, уроки памяти, посвященные 70-летию Международного военного трибунала в Нюрнберге.
-
Аттестация йомгаклары
12.01.2016
Районыбызның педагоглары үзләренең квалификация дәрәҗәләрен раслады. 9 педагог югары, 98 педагог 1нче категорияга ия булды
-
Начнутся предметные олимпиады
12.01.2016
С 12 января по 10 февраля в Татарстане пройдет региональный этап всероссийской и заключительный этап республиканской олимпиад школьников по различным предметам. В них честь нашего лицея защитят и наши ученики. Желаем им успешного выступления и красивых побед!
К слову, олимпиады проводятся ежегодно в целях совершенствования преподавания учебных дисциплин, выявления и поощрения наиболее способных, одаренных обучающихся.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының муниципаль этабы үткәрелде
25.12.2015
2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру, сәләтле укучыларны барлау максатыннан 16-21 нче декабрь көннәрендә татар һәм рус мәктәпләре укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының муниципаль этабы үткәрелде.
Татар гомуми белем мәктәпләре укучылары өчен татар теленнән олимпиада җиңүчеләре:
- Куныр урта гомуми белем мәктәбенең 4 нче сыйныфы укучысы Юнысова Зилия;
- Пыжмара төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Шакирова Илсинә;
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Мәхмутова Гөлүзә;
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Кәримов Рөстәм;
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Галипова Илүзә;
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Фатыйхова Лилия;
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Әсхадуллина Гөлназ;
- Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Гайфетдинова Диләрә.
Призерлар:
- Әтнә башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Газизуллин Зөфәр;
- Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең 4 нче сыйныфы укучысы Шәфигуллина Гөлшат;
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Камалова Гөлинә;
- Арбор төп мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Шәйхиева Язгөл;
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ризванова Гөлия;
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Сабирҗанова Илүзә;
- Смәел урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Закирова Камилә;
- Түнтәр урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Кәримова Ләлә;
- Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Закирова Финзия;
- Түнтәр урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Фазылҗанова Зәринә;
- Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Латыпова Алсу;
- Субаш төп гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Нурмөхәммәтова Әдилә;
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Галимуллин Ильназ.
Татар гомуми белем мәктәпләре укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада җиңүчеләре:
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Шәрифуллина Фирүзә;
- Түнтәр урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Галипова Илүзә;
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Рәхматуллина Алисә;
- Куныр урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Низамиева Илүзә
- Нөнәгәр урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Гайфетдинова Диләрә.
Призерлар:
- Түнтәр урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Кәримова Ләлә;
- Арбор төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Йосыпова Алсу;
- Норма урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы укучысы Ризванова Зәлия;
- Смәел урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Нәкыйпова Ләйсән.
Рус гомуми белем мәктәпләрендәге татар төркемнәре укучылары өчен татар теленнән олимпиада җиңүчеләре:
- Балтач гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы Зарипова Динә;
- Балтач гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Лилия;
- Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Кәримова Диана;
- Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Әухадиева Лилия;
- Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сәләхиева Зөһрә;
- Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Мәхмутова Лилия;
- Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ибраһимова Энҗе;
- Чепья урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Гарипова Резеда.
Рус гомуми белем мәктәпләрендәге татар төркемнәре укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада җиңүчеләре:
- Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Әухадиева Лилия;
- Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сәләхиева Зөһрә;
- Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Кәримова Камилә;
- Чепья урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Әүхадшина Гөлия;
- Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Габитова Ландыш.
Укыту-тәрбия процессы рус телендә алып барыла торган белем бирү учреждениеләренең рус төркемнәре укучылары өчен татар теленнән олимпиада җиңүчеләре:
- Балтач гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы Бускина Лилиана;
- Балтач гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Жалолова Гульноза;
- Балтач гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы Егорова Олеся;
- Балтач гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы Эшмуратова Лейла;
- Балтач гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Ефремов Андрей;
- Балтач урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гайсина Марина;
- Балтач гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Сидорова Юлия;
- Балтач гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Борисова Алена.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, олимпиадаларның йомгаклау этабында уңышлар телибез!
-
Семинар 23.12.2015

23 декабрь көнне “Карадуган балалар бакчасында “ “ФДББС таянып икетеллелек шартларында баланың шәхси үсеше формалаштыру” исемле балалар бакчалары җитәкчеләре өчен район семинары булып узды.
-
22 декабрь көнне “Карадуган балалар бакчасында “ “ФДББС таянып икетеллелек шартларында баланың шәхси үсеше формалаштыру” исеме астында МББУ хезмәткәрләренең республика семинары булып узды. 23.12.2015

22 декабрь көнне “Карадуган балалар бакчасында “ “ФДББС таянып икетеллелек шартларында баланың шәхси үсеше формалаштыру” исеме астында МББУ хезмәткәрләренең республика семинары булып узды.
Карадуган балалар бакчасы эшли башлаган көннәрдән үк татар балаларына рус телен өйрәтү эшчәнлеген РСФСР күләмендә үткәрелгән семинарда күрсәткән иде инде.Менә 35 ел дәвамында тупланган эш тәҗрибәсен бүгенге көндә дә дәвам итеп, төрле юнәлештә ,яңа төрле эш алымнары кулланалар.Биллингваль тел мохитендә бала шәхесен формалаштыру –төп юнәлешләренең берсе дип саныйлар.1998 елда хезмәтләре өчен бирелгән Каюм Насыйри премиясе балалар бакчасы коллективына иҗат белән шогыльләнер өчен зур этәргеч булды.Иҗади эш белән шөгыльләнүләрен исәптә тотып, Татарстан Республикасында 2010-2015 нче елларда “Киләчәк” мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында , әлеге бакча хезмәткәрләре ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплектын әзерләү өчен иҗади төркемгә чакырыла, чөнки моңа кадәр татар балаларына рус телен өйрәтү өчен республика күләмендә методика эшләнмәгән була.
Татар балаларына рус телендә тәрбия бирү дәрәҗәсен билгеләү өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 3 ел рәттән “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы оештырыла.Быел республика буенча катнашкан 102 балалар бакчасыннан , 50 се грантка ия булды. “Карадуган балалар бакчасы” мәртәбәле бәйгедә катнашып 1000000 сумлык грантка ия булды.
Шуның нәтиҗәсе буларак, әлеге республика семинары уздырылды. Семинарда Казан шәһәре Педагогия көллиятенең укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм Карадуган балалар бакчасының иҗат төркеме җитәкчесе Гаффарова Сабилә Муллануровна, Казан шөһәре Совет районы №415 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе ,күп кенә укыту-методик пособияләр авторы Закирова Кафия Валиевна, Казан шәһәренең 166 нчы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе күп кенә пособияләр авторы Гарафиева Г.З. катнашты. Шулай ук Казан шәһәре №103 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Шакирова Э.В., Идрисова А.Ф., Гильмутдинова И.Р.,Мәскәү районы №355 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Батыршина Ф.Ф.,Аверина Л.Р. үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары 15.12.2015

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
15 нче декабрь көнне Кенә төп гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру: шәхескә кагылышлы уку гамәлләре» темасына семинар үткәрелде.
Семинар эшчәнлегендә урта һәм төп мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына Әхмәтова Р. Т., Фәйзрахманова К. Ф. тарафыннан ачык дәресләр тәкъдим ителде. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалаштыру үзенчәлекләре» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Семинарда катнашучы укытучылар дәресләргә анализ ясадылар, 4,6,8 нче сыйныфларда үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре турында фикерләштеләр, алда торган чаралар буенча эшләрне планлаштырдылар.
-
Районыбызда укытучылар өчен Сингапур проекты кысаларындагы укулар дәвам итә. 08.12.2015

Районыбызда укытучылар өчен Сингапур проекты кысаларындагы укулар дәвам итә. Бу атнада әлеге тренинглар Түнтәр, Арбор, Көшкәтбаш, Сәрдек укытучылары өчен булып узды. Түнтәр мәктәбе базасында мәгариф идарәсе методистлары – Ашрапова Римма, Хайруллина Рәмзия, Зигангирова Гөлшат укучыларда критик фикерләүне үстерү алымнары белән таныштырдылар.
-
О наборе одаренных детей в лицей-интернат Иннополис
03.12.2015
О наборе одаренных детей в лицей-интернат Иннополис
Лицей-интернат Иннополис – специализированная школа для одаренных детей. Выпускники лицея составят ядро абитуриентов Университета Иннополис. В данный момент набор идёт в 7-10 классы. Мальчики и девочки будут жить в современном студенческом кампусе.
Обучение проводится по информационно-технологическому профилю. Углубленное изучение математики и информатики. Специализированные курсы и проекты под руководством профессоров, научных сотрудников и студентов Университета. В классе будут учиться не более 15 детей.
Все желающие одарённые дети Балтасинского района, победители разного уровня олимпиад по информатике, математике могут заполнить заявку на сайте лицея http://university.innopolis.ru/lyceum/. Заявка не гарантирует поступление в лицей-интернат. Для поступления необходимо сдать вступительные испытания: русский язык, математика, портфолио и психологическое тестирование, которое пройдёт 25 декабря в Казани. Будут отбирать только 120 учеников. Лицей начнёт свою работу в январе будущего года.
Более подробную информацию о лицее-интернате Иннополис можно получить по адресу lyceum@innopolis.ru







