МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Cеминар татар теле,физика укыткчылары 18.02.2016

-
12-16 нчы февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадларының йомгаклау туры үткәрелде. 17.02.2016

12-16 нчы февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадларының йомгаклау туры үткәрелде. Татар теленнән Норма, Пыжмара, Бөрбаш Нөнәгәр мәктәпләреннән 8 укучы катнашты. Норма урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Мәхмүтова Гөлүзә (укытучысы Нәсыйхова Гөлүзә Равил кызы) I урынны яулады. Норма урта мәктәбенннән Камалова Гөлинә, Әсхадуллина Гөлназ (укытучылары Әсадуллина Энҗе Васил кызы) республика призерлары дипломнарына лаек булдылар.
Татар әдәбиятыннан Норма, Нөнәгәр, Куныр, Смәел мәктәпләреннән 5 укучы катнашып, Норма урта мәктәбеннән Галипова Илүзә (укытучысы Җәләева Гөлфия Габделфәрт кызы), Смәел мәктәбе укучысы Нәкыйпова Ләйсән (укытучысы Нәбиева Гөлназ Харис кызы), Куныр мәктәбеннән Низамиева Илүзә (укытучысы Саттарова Әнисә Рәфыйкъ кызы) республика олимпиадасы призерлары булдылар. Ә Нөнәгәр мәктәбенең 11 нче сыйныфы укучысы Гайфетдинова Диләрә (укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы) татар теленнән дә, татар әдәбиятыннан да призлы урын яулады.
Кызларны һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән остазларын зур җиңүләре белән котлыйбыз, укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез!
Мәгариф идарәсе
-
12 нче февраль көнне Салавыч күппрофильле лицее базасында оештыручы- педагогларның һәм психологларның район конкурсы үткәрелде. 15.02.2016

12 нче февраль көнне Салавыч күппрофильле лицее базасында оештыручы- педагогларның һәм психологларның район конкурсы үткәрелде. Психологлар конкурсында Балтач гимназиясеннән Залялова Аниса Расимовна, Балтач урта мәктәбеннән Мәмлиева Гөлчәчәк Инсуровна, мәгариф идарәсенең психологик- педагогик үзәгеннән Закирова Гузәл Нурулловна һәм Идрисова Алсу Василовналар катнашты. Алар балалар белән занятие һәм визитка курсәттеләр. Конкурста Аниса Рәсимовна жиңеп чыкты һәм ул 15 нче мартта Питрәчтә үткәреләчәк зона ярышында район данын яклаячак. «Остаз-2016» конкурсында педагог-оештыручылар: Чепья урта мәктәбеннән Чупанова Ирина Григорьевна, Балтач урта мәктәбеннән Ибрагимова Алия Разитовна, Тунтәр урта мәктәбеннән Шарафиева Голнара Мансуровна, Нонәгәр урта мәктәбеннән Усманова Гөлнара Габдулловна катнашты. Алар балалар белән мероприятие, үз эшләренә презентация күрсәттеләр. Район конкурсында жиңеп чыгучы Ирина Григорьевна 15 мартта республика конкурсының зона турында катнашачак. Эшләрендә уңышлар , киләчәктә зур жиңүләр телибез аларга
-
Итоги конкурса IT-чемпион 12.02.2016

Церемония награждения победителей I и II этапа республиканского конкурса «IT-чемпион-2015» с участием Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова, заместителей Премьер-министра Республики Татарстан – министра образования и науки Энгеля Фаттахова и министра информатизации и связи Романа Шайхутдинова состоялась 9 февраля в Университете Иннополис. На мероприятии для юных участников была организована целая развлекательная программа: шоу мыльных пузырей и «Занимательные игры», танцы X-бокс, а также мастер-классы «Роботы»,«Браслеты», «Матрица». Среди победителей есть ученики нашего района. Они привезла и приз – планшетный компьютер. Мы поздравляем победителей.
-
Районный семинар учителей английского языка 11.02.2016

Районный семинар учителей английского языка
11 февраля на базе МБОУ "Средне-Кушкетская СОШ" прошел районный практический семинар учителей английского языка. Учителя английского языка Мамыкова Лариса Григорьевна ,Павлова Юлия Юрьевна показали открытые уроки. В 9 классе прошел урок на тему "Конфликты в школьной жизни", в 5 классе - на тему "Мир животных". В завершении семинара учащиеся школы представили театральную постановку сказки "Снежная королева" на английском языке.
-
Бүген , 11 нче январь көнне, мәктәпкәчә белем бирүче педагоглар Сосна авылының мәдәният йортына “Мәктәпкәчә белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру “ темасына семинарга җыелды 11.02.2016

Бүген , 11 нче январь көнне, мәктәпкәчә белем бирүче педагоглар Сосна авылының мәдәният йортына “Мәктәпкәчә белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру “ темасына семинарга җыелды. Семинарда Кукмара, Арча, Теләче, Саба, Биектау, Мамадыш, Балтач районнарыннан 170 педагог , “От рождения до школы» программасына УМК авторы Губанова Наталья Федоровна катнаша.
-
“Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының иң яхшы сайты” муниципаль бәйгесенә тәкъдим ителгән сайтларны бәяләү беркетмәсе 10.02.2016

“2014-2020 нче елларга Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” муниципаль программасын гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтләрен бәяләү, туган тел укытучыларының педагогик эшчәнлеген активлаштыру максатыннан ноябрь-февраль айларында “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының иң яхшы сайты” бәйгесе үткәрелде. Бәйгегә 20 сайт тәкъдим ителде. Югары, беренче категориягә ия укытучыларның сайтлары һәм мәктәп методик оешма сайтлары аерым бәяләнде.
Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында бәйгенең җиңүчесе Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Рәйсә Шамил кызы, икенче урында-гимназиядән Габделганиева Чулпан Мөдәрис кызы, өченче урында Сосна төп гомуми белем мәктәбеннән Вәлиева Гүзәлия Фатыйх кызы һәм Субаш төп гомуми белем мәктәбеннән Габитова Сания Ильяс кызы.
I категорияле укытучылар арасында җиңүче - Салавыч күппрофильле лицеенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы. Балтач урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирҗанова Резеда Рафаэль кызы, Шубан төп гомуми белем мәктәбеннән Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы, Арбор төп гомуми белем мәктәбеннән Габделхакова Ралия Габделбәр кызы, Пыжмара төп гомуми белем мәктәбеннән Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы икенче, өченче призлы урыннарга лаек булдылар.
Мәктәп методик оешмасы сайтлары арасында Норма урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик оешмасы (җитәкчесе Әсадуллина Э. В.) I урын яулады.
-
"Күркәм нәселләр" бәйгесе 10.02.2016

Балаларга яхшы хезмэт тәрбиясе биргән нәселләрне барлау максатыннан быел мәгариф идарәсе тарафыннан район күләмендә игълан ителгән “Күркәм нәселләр” бәйгесе Тунтәр урта мәктәбе көче белән Түнтәр клубында үткәрелде. “Эзебез калсын тарихта” дип исемләнгән күркәм нәселләр бәйгесендә Шәрәфиевлар, Фатыйховлар, Газыймовлар, Накиповлар нәселләре катнашты. Накиповлар нәселе-укытучылар нәселе, гомуми педагогик стажы - 520 ел. 4 буыннан торган династиядә 21 педагог. Тәҗрибәләре буыннан-буынга күчә торган әлеге нәселнең биографиясе бер җөмләгә сыя “гомер буе мәктәптә”. Алар үзләренең эш-гамәлләре, белемнәре, хәтта кигән киемнәре белән дә “күз өстендә каш” булырга тырышканнар. Шәрәфиевлар нәселе – Түнтәр авылында үзләренең яшәү рәвешләре, эш-гамәлләре белән күпләрне сокландырган, яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, туганлык җепләрен өзмичә саклаучы нәсел.Укытучы һөнәрен сайлаучылар куп алар арасында. Әлеге нәселдә туганнар бердәмлеге байлыктан артык. Туган нигездә алар һәрдаим очрашалар, әби-бабалары рухына дога укыйлар, аралашалар, яшь буынны барлыйлар. Газыймовлар нәселен тырыш һәм бердәм нәсел дип әйтү бик урынлы булыр иде. Алар сабырлар, эшкә батырлар. Хезмәткә зур җаваплылык белән караган, үз һәнәрләренең осталары булган, эшчән, кешегә ихтирамлы булулары белән авылдашлары арасында олы хөрмәт яулаган Газыймовлар нәселе . Фатыйховлар нәселенә укымышлылык, зыялылык, кешелеклелек сыйфатлары бик борынгыдан салынган. Алар җыр-моңга һәвәс, сәнгатькә гашыйк - Фатыйховлар нәселе. Илебезнең төрле почмакларында яшәсәләр дә, алар гаилә традицияләрен саклап, туган нигезгә баш иеп, дус һәм бердәм яшәүче нәсел. Алар нәселендәге һәр кеше илгә тугры хезмәт иткән, хезмәте өчен мактаулы исемнәргә лаек булган шәхес. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак. “Шәҗәрәңне, ягъни нәсел агачыңны белү, эзләү - синең дә, минем дә, безнең дә игелекле бер эшебез булсын иде”,- дип таралды халык кичәдән.
-
О проведении зональных совещаний
08.02.2016
О проведении зональных совещаний
В целях организованной подготовки и проведения государственной итоговой аттестации по образовательным программам основного общего и среднего общего образования в Балтасинском муниципальном районе в 2016 году с 4 по 9 февраля проводятся зональные совещания с участием руководителей общеобразовательных учреждений, заместителей руководителей по учебной работе, курирующих государственную итоговую аттестацию в ОУ, учителей-предметников. На совещании руководители общеобразовательных учреждений выступают с отчетом о проделанной работе в рамках подготовки к государственной итоговой аттестации в 2016 году.
-
Зимняя Спартакиада работников образования 06.02.2016








