МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Балтачта «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе 08.08.2016
Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.Мохтаҗ гаиләләргә бүгенге көндә спорт костюмнары, аяк киемнәре, уку кирәк-яраклары белән ярдәм итәргә була. Игелекле райондашларыбыз аларны район социаль яклау бүлегенә яки “Хәйрия" кибетенә (администрация бинасында) китерә ала. -
Конкурс «Junior Skills» 03.08.2016

В целях подготовки обучающихся к Чемпионату мира «Junior Skills» Министерством образования и науки РТ был объявлен конкурс для общеобразовательных учреждений на соискание гранта по созданию базовых площадок в рамках реализации мероприятий "Формирование современных управленческих и организационно-экономических механизмов в системе дополнительного образования детей". Сегодня в Казани прошел очный тур конкурса. В нем приняли участие и наши школы по разным направлениям: Балтасинская гимназия – «Лазерные технологии», Ципьинская СОШ – «Электроника», Тюнтерская СОШ – «Прототипирование», Салаусский лицей – «Мехатроника».
Напоминаем что, JuniorSkills это программа ранней профориентации, основ профессиональной подготовки и состязаний школьников в профессиональном мастерстве. Программа реализуется с целью создания новых возможностей для профориентации и освоения школьниками современных и будущих профессиональных компетенций на основе инструментов движения WorldSkills с опорой на передовой отечественный и международный опыт.
-
Уку елына әзерлек
01.08.2016
18 июльдән 27 июльгә кадәр район комияссиясе мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының әзерлеген тикшереп яңа уку елына кабул итүне үткәрде .
3-5 августта республика комиссиясе котелә.
-
Наши обучающиеся - призеры Международной олимпиады по русскому языку 07.06.2016

Наши обучающиеся - призеры Международной олимпиады по русскому языку
Международная олимпиада по русскому языку для учащихся с родным нерусским языком обучения проходила в Казани с 3 по 6 июня 2016 года.
В мае состоялся заочный Интернет тур среди школьников из 18 различных уголков России и ближнего зарубежья, которые учатся в национальных школах Казахстана, Узбекистана и др.. В заочном туре приняли участие более трех с половиной тысяч учащихся 8 и 10 классов.
Более двухсот из них стали победителями и приехали в Казань для участия в очном туре. Среди них были обучающиеся Балтасинского района.
Все 3 наши ученицы 10 класса: Салихова Алия и Накипова Лейсан из Смаильской средней общеобразовательной школы (учитель Мухаммадиева Алия Масхутовна), Гафурова Миляуша из Карадуванской гимназии имени Баки Зиятдинова (учитель Шакирова Гульсима Минаталиповна) стали призерами Международной олимпиады по русскому языку для учащихся школ с родным (нерусским) языком обучения.
Поздравляем наших участников и их педагогов с победой! Желаем им покорения новых творческих вершин!
-
Төп дәүләт имтиханнары
26.05.2016
Бүген Балтач урта мәктәбе базасында районыбызның 9 нчы сыйныф укучылары сайлап алу фәннәреннән төп дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Җәмгыять белеменнән – 119, химиядән -108, информатикадан – 88 бала имтихан бирде.
-
“Талантлар парады” 20.05.2016
Районыбызда укучыларыбызның белемгә омтылышларын, талантын ачып күрсәтүче чаралар күп, ләкин арада традициягә кергән “Талантлар парады” аеруча мөһим урын алып тора. Биредә укучыларның белем үрләрен яулаулары, җыр-биюгә талантларын ачып бирү белән беррәттән, уйлап тапкан эшләре дә тәкъдим ителә.Ә нәрсәне дә булса уйлап табу ул һәрчак хәйран калу белән беррәттән соклану да тудыра. 18 май көнне район Мәдәният үзәгендә үткән “Талантлар парады –2016” кичәсендә дә исең китәрлек эшләр күп иде. Алар бернинди дә галимнәр уйлап тапмаган, балалар үз куллары белән ясаган, ә моңа балаларыбызны хөрмәтле укытучыларыбыз гыйлемгә дә, эшкә дә өйрәткән. Гыйлем өстәүгә һәм эш белүгә җитми шул.
Кичен бистә үзәге инновацион күргәзмәне хәтерләтте. Ыспай итеп киенгән егетләр-кызлар, укытучы абый-апалары белән берлектә, нинди һөнәрләргә ия икәнлеген күрсәтте. Мәйданга башкаладан килгән дәрәҗәле кунаклар – Татарстанның атказанган һәм халык артисты, яраткан райондашыбыз Римма Ибраһимова, ТР Президенты каршында эшләп килүче мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды рәисе Нурия Хашимова белән берлектә мөхтәрәм район җитәкчелеге дә күтәрелгәч, күргәзмә җитди төс алды, һәркем үзенең иҗат җимешен тәкъдим итәргә әзерләнергә тотынды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бер генә иҗади эшне дә читләтеп узмады, һәммәсенең эшләп күрсәткәнен күзәтте, фикерләре белән кызыксынды, отышлы булганнарын кулланышка кертергә кирәк дип белдерде. Балаларның үз ачышларын фәнни һәм гамәли яктан да бәян итүләре ошады булса кирәк, һәрберсенә чын күңелдән кулларын кысып, дипломнар тапшырды. Күргәзмә мәдәни үзәкнең кече концерт залында дәвам итте. Биредә кул эшләре таң калдырды. Мәгариф идарәсе ел дәвамында откан Грантын сигез мәктәпкә бүлеп биреп, түгәрәкләр эшчәнлеген камилләштерергә ярдәм иткән. Хәйраннар каласың , мәсәлән, гимназиялеләр календарьлар, блокнотлар эшли, Салавыч мәктәбе авыл хуҗалыгы техникасына охшатып трактор ясаган, Пыжмарадан кыз бала калайдан бизәкләр төшерә, Түнтәр журналистлары үзләре нәшер иткән гәҗитне өләшә, парадта катнашучылардан интервьюлар ала. Район башлыгын җәлеп иткәне – Карадуган мәктәбеннән килгән сыер савучылар иде, “Менә болары районыбызга иң кирәкле һөнәр ияләре” диде ул. Миллениум күпере проектын барып-өйрәнеп эшләгән Түнтәр мәктәбе укучылары янында озак кына тукталып, экологик яктан чиста өй проекты белән дә кызыксынды, әлеге эштә гүзәл затларның да кызыксынуына сокланып, кызлар да өй сала икән, дип куйды. Норма мәктәбе укучылары чын балны ялганыннан ничек аерырга өйрәтте, шул ук вакытта алар махсус приборлар ярдәмендә үзебез сулый торган һаваны да тикшерә... Бар да бар монда... тегәләр дә, чигәләр дә, бизәк тә төшерәләр, чәчттараш та эшли, маникюр да ясыйлар, презентация дә эшләп куялар... Язып кына бетерә торган түгел. Соңыннан чараның тантаналы өлешендә сәхнәдә чыгыш ясаганда Рамил Нотфуллин: “Күргәзмәне ярты сәгать эчендә тамаша кылырбыз дигән идек, бер сәгатькә сузылды”, дип, кызыклы һөнәрләрнең күплегенә бәя бирде. Кичәнең кадерле кунагы сәхнәгә иң сәләтле укучыга район башлыгы Грантын тапшырырга дип күтәрелде. Мәртәбәле бүләккә Нөнәгәр урта мәктәбеннән гаять тә актив укучы, белемле Диләрә Рифат кызы Гайфетдинова лаек булды. Диләрә республикакүләм, регионара, Бөтенрәсәй олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган кыз.
Бик күп талантлы балалар чакырылды сәхнәгә, хәтта мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәге каршында оешкан парапланда очу түгәрәгендә шөгыльләнеп, Биектаудагы Коркачык аэродромында тәүге мәртәбә парашюттан сикергән Динә Гаязованы (Балтач), Лилия Шәйхетдинова, Илсаф Нуриев, Булат Әхмәдуллинны (өчесе дә Нормадан) спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге мөдире Рөстәм Заһидулллин бүләкләп узды, матур күрсәткечләргә ирешеп килгән Чепья авылы егете Илназ Миңмуллин да аерым номинация буенча бүләкләнде, “Алтын каләм “бәйгесендә җиңүчеләр дә билгеләп үтелде. Олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә җиңүгә ирешүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, аның урынбасары Илһам Гайнетдинов тәбрикләсә, призлы урыннарга лаек булган мәктәп директорларын район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов котлады. Һәрберсе ихлас теләкләрен җиткерде, алга таба да иҗади эзләнүдә, белемле балалар тәрбияләүдә уңышлар теләде. “Милли проект” кысаларында йолдызлар булып кабынган яшь талантларыбызны Риммма ханым Ибраһимова котлады, тамаша залын моңлы аһәңгә күмеп җыр башкарды. Балалар хәрәкәте эшчәнлегендә актив катнашып, зур җиңүләргә ирешкән Яңгул мәктәбеннән Ләйлә Мөбарәкованы, Чепьядан Алеся Жукованы, Кенә мәктәбе отрядын районның мәгариф идарәсе җитәкчесе, сөйкемле Алия апалары Юнысова котлап узды.Бөтенрәсәй һәм республика олимпмадаларында 21 фән буенча районыбыз данын 77 укучы яклады, шуларның 19ы республика күләмендә призлы урын алды.
Олимпиадаларның муниципаль этабында 31 фән буенча 2077 укучы катнашты, 119ы җиңүче булды һәм 125е призлы урын алды. 50 укучы берничә фән буенча җиңүгә иреште.Балтач районы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
Диләрә Мортазина(Чепья мәктәбе), Алина Петрова (Урта Көшкәт), Гөлүзә Мәхмүтова (Норма), Диана Кәримова (Балтач), Илүзә Мәхмүтова (Норма), Ришад Сәйфетдинов (Балтач), Илүзә Галипова (Норма), Илүзә Низамиева (Куныр), Ләйсән Нәкыйпова (Смәел), Диләрә Гайфетдинова (Нөнәгәр), Гөлинә Камалова (Норма), Гөлназ Әсхәдуллина (Норма), Алена Борисова (гимназия), Камилә Кәримова (гимназия), Лилия Мәхмүтова (гимназия), Ләйсән Котдусова ( Балтач), Энҗе Ибраһимова ( Балтач), Резеда Гарипова (Чепья).Мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
Аяз Гыйбадуллин (гимназия), Гүзәл Хәйруллина (гимназия), Руслан Шиһабетдинов (гимназия), Резеда Әгълиуллина (Балтач), Зөһрә Сәләхиева (Балтач), Ләйлә Камалиева (Норма), Рөстәм Кәримов (Норма), Азат Фәйзрахманов (Сосна), Ләлә Кәримова (Түнтәр), Илдар Җәләлов (гимназия).Башкалада узачак Бөтендөнья чемпионатына хәзерлек йөзеннән, эшче һөнәрләргә игътибарны җәлеп итү йөзеннән оештырылган махсус конкурста җиңгән мәктәпләр :
Төп мәктәпләр арасында: икенче урын – Сосна һәм Пыжмара, өченче урын – Шеңшеңәр һәм Кенә.
Урта мәктәпләр арасында:икенче урын – Нөнәгәр һәм Түнтәр , өченче урын – Чепья һәм Яңгул.
Беренче урынга Балтач гимназиясе лаек булды.
Аерым номинацияләр буенча: Карадуган гимназиясе, Салавыч лицее, мәктәптән тыш эшләр үзәге.
Рәсәй һәм республикакүләм иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр: Зөлфинә Гыйльманова (Нөнәгәр), Гүзәл Мәҗитова (Нөнәгәр), Фатыйма Насыйрова (Балтач).Гаҗәеп тә тантаналы кичә күңелләребезгә илһам бирде, киләчәгебезгә өмет уятты. Эшче һөнәр сайларга омтылып торучы яшьльребез булганда нигә әле күтәренке рух белән якты киләчәккә өметләнмәскә. Һөнәр бит ул адәм баласын эшле һәм ашлы итә, яшәтә. Укучыларыбызга чын күңелдән уңышлар телисе килә. -
«Электронный детский сад»
06.05.2016
Министерство информатизации и связи республики просит родителей регулярно проверять статус электронной очереди своего ребенка через автоматизированную информационную систему «Электронный детский сад» на портале госуслуг Татарстана.
Как только статус заявления будет изменен на «Направлен в ДОУ», родителям необходимо в течение 30 дней обратиться в свой детский сад для зачисления.
ВНИМАНИЕ:
Уважаемые родители! Вы должны своевременно сообщать в Управление образования об изменении домашнего адреса, номера телефона, приобретении льготы. Нужно подтвердить льготу. В противном случае, если сведения о ребенке будут недостоверными, это затруднит своевременное устройство ребенка в ДОУ.
Справки по вопросам комплектования ДОУ Вы можете получить по тел.884368 2-52-32
-
«Электронный детский сад»
06.05.2016
Министерство информатизации и связи республики просит родителей регулярно проверять статус электронной очереди своего ребенка через автоматизированную информационную систему «Электронный детский сад» на портале госуслуг Татарстана.
Как только статус заявления будет изменен на «Направлен в ДОУ», родителям необходимо в течение 30 дней обратиться в свой детский сад для зачисления.
ВНИМАНИЕ:
Уважаемые родители! Вы должны своевременно сообщать в Управление образования об изменении домашнего адреса, номера телефона, приобретении льготы. Нужно подтвердить льготу. В противном случае, если сведения о ребенке будут недостоверными, это затруднит своевременное устройство ребенка в ДОУ.
Справки по вопросам комплектования ДОУ Вы можете получить по тел.884368 2-52-32
-
С Днём Победы! 06.05.2016

С Днём Победы!
С Днем Победы мы Вас поздравляем.
В этот день мы хотим пожелать,
Чтоб свобода и воля без края
Продолжала Ваш мир украшать.
Мы желаем, чтоб вера, надежда
Вас всегда провожали по жизни.
Чтобы мирное небо, как прежде,
Приносило лишь светлые мысли. -
“Сәләткә нур булган йолдызлар” 01.05.2016

“Сәләткә нур булган йолдызлар”
28 нче апрель көнне Казанда “Сәләт” йортында “Сәләт” Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министлыгы һәм Татарстан Республикасы “Сәләт” иҗтимагый фонды тарафыннан оештырылган Флүс Латыйфи исемендәге “Сәләткә нур булган йолдызлар” 5нче ачык әдәби ярышы булып узды. Бу ярышта Нөнәгәр мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Гыйлманова Зөлфинә проза номинациясе буенча 2нче, драматургия номинациясе бунча 3нче урын яулады. Укытучысы Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы.







