МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә 31.01.2017

Мамадыш районында “Мәктәпләрдә мини футбол” проекты кысаларында узган республика ярышында Салавыч күппрофильле лицее укучылары командасы 4нче урынга лаек булды. Укучыларыбызны һәм аларны зур тырышлык белән әзерләүче укытучыларыбыз – Әминов Рамиль Шамил улын һәм Латипов Рәсим Кадим улын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 30.01.2017

Химия,биология, география атналары кысаларында ачык дәресләр күрсәтелде!
Субаш мәктәбендә 26 нчы гыйнварь көнне география һәм биология фәннәреннән ачык дәресләрне 5,9 сыйныф укучылары белән Фаязов Ленар Әхмәт улы, Галиева Гөлчәчәк Рифкат кызы күрсәтте. Дәрес барышында укучыларның дәрескә кызыксынулы булулары күзләреннән, бирелгән сорауларга җавап бирүдән күренеп тора иде. Остазлар укучыларга күренекле шәхесләрнең тәҗрибәләрен тирәнтен аңлаттылар һәм лаборатор эш ярдәмендә белемнәрен тикшерделәр. Афәрин!
-
Казанда узган Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында физик тәрбия фәне буенча районыбыз тагын ике призлы урынга ия булды 30.01.2017

Казанда узган Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында физик тәрбия фәне буенча районыбыз тагын ике призлы урынга ия булды. Түбәндәге укучыларыбызны һәм остазларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз:
Сосна төп мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы - Гөмәрова Зөһрә. Укытучысы – Габдрахманов Фәнил Сәлим улы.
Нөнәгәр урта мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы - Гөмәров Илгизәр. Укытучысы – Зарипов Фидаил Фәрит улы.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 30.01.2017

ФАП медицина хезмәткәрләре белән очрашу.
6-8 сыйныф укучы кызлары белән Субаш җирлегендә урнашкан ФАП медицина хезмәткәрләренең очрашуы булып узды. Укучы кызларга шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү-сәламәтлекнең нигезе икәнен аңлату, шәхси гигиена предметларының нинди икәнен, аларны ничек кулланырга икәнлеге әйтелеп китте.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 30.01.2017

Композитор Солтан Шигапов белән очрашу.
Сандугач, сандугач!..
Син китсәң , мин калам,
Дусларыма җырлар өчен,
Җырыңны отып алам.
Татарстан халык ансамбле җитәкчесе, җырчы, уен коралларында яратып уйнаучы , искеткеч күренекле композиторыбыз - Шигапов Солтан Фидаис улы Субаш мәктәбендәдә кунакта булып китте. Ул төрле халыкларның уен коралларында уйнап балаларны таң калдырды.Укучылар шушы уен коралларында үзләрен дә сынап карадылар.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 30.01.2017

Балтач гимназиясе укытучылары ГТО нормаларын тапшыра Россия Президенты Указы нигезендә мәктәпләрдә ГТО нормаларын тапшыру кире әйләнеп кайтты. Бу чарада Балтач гимназиясе укытучылары ел саен бик теләп катнаша. Кышкы нормативларны тапшыруга әзерлек йөзеннән көзге нормативлар тагын бер кат бирелде. Укытучылар күтәрелү, урыннан ераклыкка сикерү, сыгылмалылык күнегүләрен кабатладылар. Бу спорт чарасы зур бәйрәмгә әверелде.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 30.01.2017

Әти-әниләр җыелышы.
18 нче январь көнне гимназиянең 6 нчы сыйныф әти-әниләре өчен “ПАВ профилактикасы” дигән темага җыелыш үткәрелде. Монда яшүсмерләр белән эшләүче инспекторлар Л.М.Фролова һәм Л.Ф. Низамиева чакырылган иде. Алар бүгенге көндә укучылар эшләгән төрле җинаятьләрне мисалга китереп, балаларны һәрдаим күзәтергә һәм бергәләп кызыклы, файдалы эшләр белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлаттылар. Гаиләдәге тынычлыкны саклау турында да эчтәлекле фикерләр яңгырады. Җыелышка килгән һәр әти-әни үзенә кирәкле мәгълүмат алды.
-
Балтач гимназиясендә Россия киносы елына йомгак ясалды. 30.01.2017

Балтач гимназиясендә Россия киносы елына йомгак ясалды.
Рус теле атналыгында 5нче сыйныфлар өчен “Китаплардан кино туа” дигән чара үткәрәлде. Моның максаты – китапка кызыксыну уяту һәм Россия киносы елына йомгак ясау иде. Төрле әсәрләр буенча төшерелгән фильмнардан өзекләр белән бергә нәфис сүз яңгырады, яхшылык турында җырлар башкарылды, болар барысы да алкышларга күмелде.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 28.01.2017

27 гыйнвар көнне мәгариф идарәсе янында эшләуче психологик хезмәт күрсәтү бүлегендә психологик – медик- педагогик комиссия (ПМПК) утырышы узды.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 27 гыйнварга мәгарифтәге яңалыклар. 28.01.2017

Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 27 гыйнварга мәгарифтәге яңалыклар.
25 нче гыйнвар көнне Балтач гимназиясендә макулатура җыю буенча игълан ителгән конкурска йомгак ясалды. 3а,6в,9б сыйныфлары 1 нче урынга лаек булдылар. Иң актив укучы булып Гараева Әминә танылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз. Катнашуыгыз өчен зур рәхмәт







