МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 25.01.2017

Мәгариф идарәсе хәбәр итә
Район күләмендә үтәчәк “Сыйныф җитәкчесе”, “Өстәмә белем бирү педагогы”, “Педагог-оештыручы” конкурсларына әзерлек башланды.
-
Мәгариф идарәсе хәбәр итә. 24.01.2017

Мәгариф идарәсе хәбәр итә.
2017нче елда районыбызда бердәм дәүләт имтиханнарын - 192, төп дәүләт имтиханнарын – 364 укучы бирә.
Кичә 23 гыйнвар көнне Арчада Бердәм дәүләт имтиханнарындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм аның урынбасары, методистлар катнашты. Киңәшмәдә узган уку елында үткән имтаханнарга анализ ясалды, 2017нче елда имтихан биремнәрендә нинди үзгәрешләр көтелгәне, имтиханнарга эзерлек юнәлешләре күрсәтелде. Арча, Әтнә, Биектау, Мамадыш, Саба, Питрәч, Теләче районнары һәм Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.
Имтихан биремнәрендәге узгәрешләрне тулырак https://edu.tatar.ru/baltasi/roo/page1713532.htm ссылкасы аша Балтач районы мәгариф идарәсенең рәсми сайтыннан “Дәүләт йомгаклау аттестациясе” бүлегеннән карый аласыз.
-
Сегодня на базе МКУ “Управление образования” прошел круглый стол с участниками муниципального этапа Всероссийского конкурса «Учитель года -2017» 24.01.2017

Сегодня на базе МКУ “Управление образования” прошел круглый стол с участниками муниципального этапа Всероссийского конкурса «Учитель года -2017». Ввела его начальник МКУ “Управление образования” Закиева А.Ю. Круглый стол стал территорией общения профессионалов, желающих повысить качество образования в районе. Участники бурно обсуждали такие вопросы, как «Может ли стать учитель политиком?», «Насколько далеки процессы модернизации образования от логического завершения?», «Как будет чувствовать себя учитель в бизнесе» Разнообразие предложенных для обсуждения вопросов давало возможность каждому конкурсанту высказать и обосновать свою позицию.
Имя абсолютного победителя муниципального этапа Всероссийского конкурса "Учитель года - 2017" станет известно на днях. Спасибо педагогам за ценные перспективные идеи и профессионализм.
-
Балтач гимназиясе укучысы Шиһабетдинов Руслан физик культура фәненнән Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасының республика этабында призер 24.01.2017

Балтач гимназиясе укучысы Шиһабетдинов Руслан физик культура фәненнән Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасының республика этабында призер исемен алды. Русланга һәм аны әзерләгән укытучысы Фәридә Савиловнага киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Гыйнвар ахырыннан районыбыз мәктәпләрендә очрашу кичәләре башланып китәчәк.
24.01.2017
Мәгариф идарәсе хәбәр итә
Гыйнвар ахырыннан районыбыз мәктәпләрендә очрашу кичәләре башланып китәчәк. Хөрмәтле чыгарылыш укучылары, Сезне үзегез белем алган мәктәпләрегездә көтеп калабыз.
Балтач урта мәктәбе – 4 февраль
Чепья урта мәктәбе – 4 февраль
Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе – февраль ахыры
Янгул урта мәктәбе – февраль ахыры
Борбаш урта мәктәбе – 11 февраль
Смәел урта мәктәбе – 11 февраль
Салавыч лицее – 20 февраль
Түнтәр урта мәктәбе – 4 февраль
Куныр урта мәктәбе - 3 февраль
Нөнәгәр урта мәктәбе - 4 февраль
Норма урта мәктәбе - 11 февраль
Пыжмара төп мәктәбе - февраль ахыры
Арбор төп мәктәбе – 28 гыйнвар
Урта Көшкәт урта мәктәбе – 4 март
Шеңшеңәр төп мәктәбе – февраль ахыры
Сосна төп мәктәбе - 28 гыйнвар
Кенә төп мәктәбе – февраль ахыры
Кече Лызи урта мәктәбе – 4 февраль
Субаш төп мәктәбе – 4 март
Балтач гимназиясе - 4 февраль
Шубан төп мәктәбе - февраль ахыры
-
“Психологик десант” 20.01.2017

18 гыйнвар көнне Мәгариф идарәсе психологлары тарафыннан Кенә урта мәктәбенә “Психологик десант” оештырылды. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен уздырылган тренинглар нәтиҗәсендә стресс белән көрәшү ысуллары анлатылды, тормыш кыйммәтләре төшендерелде.
-
"Ел тәрбиячесе - 2017" 20.01.2017

19 гыйнвардан районыбызда "Ел тәрбиячесе - 2017" конкурсының район этабы башланып китте. Конкурс 4 зонада үтәчәк.
-
20нче гыйнвар көнне Смәел урта гомуми белем мәктәбендә "КАИ – крылья для жизни" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. 20.01.2017
Әлеге конференциянең максаты:- укучыларны фәнни эшләргә тарту;
- фән юнәлешен сайлаган укучыларга ярдәм күрсәтү;
- сәләтле укучыларны барлау иде.
Конференция А.Н. Туполев исемендәге Казан милли техник университеты, ТР Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе, укытучыларның белем күтәрү институты белән берлектә үткәрелде.
Конференциядә техник фәннәр докторы, доцент Трегубов В.М.; техник фәннәр докторы, доцент Шлеймович М.П.; Смәел мәктәбенең чыгарылыш укучысы, техник фәннәр докторы, доцент Гыйззатуллин З.М.; педагогика фәннәр докторлары, доцентлар – Ахбарова Г.Х., Скиргайло Т.О.; район мәгариф бүлеге җитәкчесе, доцент, педагогика фәннәре кандитаты Зәкиева А.Ю.лар катнашты. Аларның чыгышлары укучыларда зур кызыксыну уятты -
"Ел укытучысы - 2017" конкурсы
17.01.2017
"Ел укытучысы - 2017" конкурсынын район этабы башланып китте. Барлыгы 23 мэктэптэн 27 укытучы катнашырга телэк белдерде.
-
12 январь көнне Кече Лызи мәктәбе базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды. 13.01.2017

12 январь көнне Кече Лызи мәктәбе базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды. Семинар барышында балалар оешмалары белән нәтиҗәле эшләү юллары күрсәтелде, әти-әниләр комитеты катнашында узачак конкурс турында мәгълүмат бирелде. Мәгариф идарәсе психологлары тарафыннан уздырылган тренингта гаиләдә балаларга карата көч куллануны булдырмау алымнары, тормыш авырлыгы каршында калган укучыларга ярдәм итү юлллары өйрәтелде.







