Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
“Аҗаган-2015” уенының муниципаль этабы 02.03.2015

27 нче февраль көнне “Аҗаган-2015” уенының муниципаль этабы уздырылды. Элеге чарада безнең мәктәп җыелма командасы да яхшы күрсәткечләргә иреште. 10 нчы сыйныф укучылары Габдрахманов Рәсим һәм Ахмадуллина Зәринә “Меткий стрелок” бәйгесендә I нче урынны яуладылар! Котлыйбыз аларны!
-
Республикакүләм “Золотая шайба” хоккей ярышлары 02.03.2015

25-26 нчы февраль көннәрендә Аксубай районында яшүсмер егетләр арасында республикакүләм “Золотая шайба” хоккей ярышлары булып үтте. Әлеге уеннарда безнең мәктәпнең хоккей командасы, “боз хуҗаларын” да җиңеп, призлы I нче урынны яулап алып кайтты. Афәрин, егетләр!
-
Тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей мадальләрен тапшыру тантанасы 28.02.2015

27 февраль көнне Карадуган, Арбаш, Таузар авылларында яшәүче тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей мадальләрен тапшыру тантанасы булды. Укучыларыбыз шигырь һәм җырлар белән әби-бабайларны кайнар котладылар.
-
РСФСРның һәм Татарстанның атказанган укытучы Зыятдинов Бакый Шәймулла улына мемориаль такта ачу тантанасы 26.02.2015

26 нчы февраль көнне РСФСРның һәм Татарстанның атказанган укытучысы, 32 ел Карадуган мәктәбе директоры булган Зыятдинов Бакый Шәймулла улына мемориаль такта ачу тантанасы булды. Әлеге чарадан соң, Карадуган мәдәният йортында мөхтәрәм укытучыбыз Зыятдинов Бакый Шәймулла улын искә алу кичәсе уздырылды.
-
Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашу 25.02.2015

25 нче февраль көнне Карадуган мәдәният йортында Муса Җәлил премиясе лауреатлары Рифат Сәлах һәм Гөлзада Сафиуллина, шагыйрь Ленар Шәех, шагыйрь һәм уйлап табучы Ринат Нуруллин белән очрашу булды. Әлеге шагыйрьләр укучылар алдында үзләренең шигырьләрен укыдылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кунаклар “Себер тракты тарихы” музеена һәм укучыларга буләк итеп китапларын калдырдылар.
-
Аҗаган уены 23.02.2015

21 нче февраль көнне мәктәбебездә гөрләтеп Аҗаган уены үткәрелде. Әлеге чарада 2-11 сыйныф укучылары да, әти-әниләр дә бик актив катнаштылар. Бәйрәмнең беренче өлешендә һәр сыйныф берәр хәрби төр киеме киеп, атлау һәм җыр осталыкларын күрсәтсәләр, икенче өлештә укучылар кызыклы ярышларда, узләрен һәрьяклап сынап, баллар җыйдылар. Уенның иң мавыктыргыч этабы – әтиләр өчен биатлон ярышы булды. Бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык итеп узды.
-
Афганчы солдатларга медаль тапшыру тантанасы 21.02.2015

20 нче февраль көнне М. Җәлил исемендәге музейда Афганчы солдатларга медаль тапшыру тантанасы уздырылды. Арбаш авылыннан Нуриев Ф., Гарипов Ш., Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Шарифуллин Ф.Г. , Балтач военкоматыннан Каримов Ф., белән очрашу узды. Карадуган авылы җирлеге башлыгы Низамиев Ш.В. шушы җирлектәге батырларыбызга медальләр тапшырды.
-
Күренекле шагыйрь, Г.Тукай һәм М.Җәлил премияләре лауреаты Роберт Миңнуллин бездә кунакта 19.02.2015

17 нче февраль көнне уздырылган Муса Җәлил исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе кунагы – күренекле шагыйрь, Г.Тукай һәм М.Җәлил премияләре лауреаты Роберт Миңнуллин балаларны кызыксындырган барлык сорауларга да аңлаешлы һәм күңелле итеп җавап бирде.
-
Муса Җәлил исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция 18.02.2015

17 нче февраль көнне мәктәбебездә Муса Җәлил исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарага республикабызның бик күп районнарыннан кунаклар килде. Укучылар 5 төрле секциядә сугыш чоры әдәбияты, Муса Җәлил иҗатына кагылышлы фэнни тикшеренүләре белән чыгыш ясадылар. Һәр секциядә иң эчтәлекле, уңышлы эшләр билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр бирелде.
-
Казанга экскурсия 14.02.2015

12 нче февраль көнне мәктәбебезнең 10 укучысы Казанга хәйрия акциясе буенча оештырылган “Добрата и любовь спасут Мир” дигән исем астында уздырылган чарада катнаштылар. Бәйрәмне оештыручылар һәр балада күтәренке кәеф тудырдылар һәм истәлекле буләкләр тапшырдылар. Балаларга әлеге чара бик ошады.












