Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422261, РТ, Балтасинский район, д. Карадуван, ул. Сибирский тракт, д. 51 |
| Телефон: | +7(843)-683-21-19 |
| E-Mail: | Skar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Зарипова Гульсина Фаиловна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 184 обучающихся /184 укучы |
| У нас учат: | 30 педагогов /30 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Карадуванская гимназия имени Баки Зиятдинова» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе». - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны котлау 12.05.2015

8 май көнне Карадуган авыл клубында Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны, авылдашларыбызны искә алу, хөрмәтләү максаты белән укучылар тарафыннан зур бәйрәм үткәрелде. Хөрмәтле ветераннарыбыз, килгән кунакларыбыз әлеге бәйрәмне бик ошаттылар.
-
“Үлемсез полк” акциясе 11.05.2015

8 май көнне мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары “Үлемсез полк” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларын искә алып һәм аларга дан җырлап, авылыбыз урамына чыктылар!
-
Дан гирляндасын кую тантанасы 11.05.2015

Хөрмәтле ветераннарыбыз өчен үткәрелгән бәйрәмнән соң, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл янына Дан гирляндасын кую тантанасы булды.
-
“Габдулла Тукайның тууына-129 ел " тулу уңае белән оештырылган бәйрәм кичәсе 27.04.2015

24 нче апрель көнне мәктәбебездән бер төркем укучылар район мәдәният йортына “Габдулла Тукайның тууына-129 ел " тулу уңае белән оештырылган бәйрәм кичәсенә бардылар. Бу кичәгә Казаннан Фоат Галимуллин, Әнәс Хәсәнов, Марат Әмирханов, Вакыйф Нуриев, Эльмира Шарифуллина, Фәнзаман Баттал, Наил Ишмөхәммәтов , Мансур Шаһимәрдәнов һәм үзебезнең районнан Фәридә Шакирова, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Гарифҗан Мөхәммәтшиннар килгән иде. Алар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Аннары Тукай әкиятләреннән өзекләр карадык, шигырьләрен тыңладык. Кичә җыр-биюләр бергә үрелеп барды. Бу бәйрәм кичәсе һәркемгә бик ошады, без аннан матур тәэсирләр белән кайттык.
-
День Дружбы 23.04.2015

22 нче апрель көнне “День Дружбы” көне буларак һәм филология декадасы кысаларында 5-11 сыйныфлар өчен инглиз теле буенча КВН үткәрелде. 8,9,10 нчы сыйныф укучыларыннан төзелгән командалар арасында ярыш узды. Инглиз телендәге чаралар бик кирәк. Инглиз теле белән дус яшәргә кирәк.
-
“Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән класс сәгате 22.04.2015

21 нче апрель көнне “Доброе слово” көне буларак филология декадасында 1-3 сыйныфлар өчен “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай турында әңгәмә корылды.
-
“Весенняя неделя Добра” акциясенә старт бирелде 21.04.2015

20 нче апрель көнне мәктәптә “Сугыш урлаган балачак” кичәсе белән “Весенняя неделя Добра” акциясенә старт бирелде. Гомерләре буена ятим булган, зур авырлыклар кичергән әби-бабайларыбыз очрашуга килделәр. Сугыш афәтенең ятим калдыру ачыларын сөйләделәр. Кичә “Себер тракты тарихы” музее, “Игенче” күмәк хуҗалыгы белән берлектә уздырылды.
-
Филология фәннәре декадасы 20.04.2015

20 нче апрель көнне иртәнге линейкада укучылар зур әзерлекле Татантлар парады белән филология декадасын ачып җибәрделәр. Декадада күп чаралар көтелә. Уңышлар.
-
10 класс укучылыры өчен рус теленнән мониторинг 18.04.2015

Мәктәптә 18 апрель көнне 10 класс укучылыры өчен ABBYY Мониторинг компаниясе үткәргән республика күләм мониторинг үткәрелде. Укучылар рус теле фәне буенча белемнәрен сынадылар.
-
Карадуган мәктәбе коллективы эшчәнлеге 18.04.2015

17 нче апрель көнне Карадуган мәктәбе коллективы Хасаншәех авылы халкына “Кояшлы балачак” дип исемләнгән концертын тәкъдим итте. Авыл халкы бик ошатты. Балаларның иҗади эшчәнлегенә соклануларын белдерделәр.












