муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. 31.12.2013

Каникул вакытларында күбрәк саф һавада булырга тырышабыз. Шуңа күрә һәр класс мәктәп шугалагына килә. И рәхәт тә соң тимераякта җилдерүләре.
-
«Зәңгәр ут яктысында” 28.12.2013

Мәктәбебездә 9-11 класс укучылары өчен яңа ел бәйрәме уздырылды, ул “зәңгәр ут яктысында” дип аталды. Укучыларыбыз бәйрәмне үзләре әзерләгән өстәлләр артында уздырдылар. Бәйрәм маскалар һәм уеннар белән чиратлаштырып алып барылды. Укытучылар көче белән әзерләнгән сюрприз өлеше бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәмнең икенче өлешендә дискотека оештырылды, һәркем матур итеп ял итте.
-
“Кыш бабай биләмәсендә кунакта” тамашасы узды 27.12.2013

1-4 класс укучылары өчен яңа ел бәйрәме уздырылды. Әлеге тамаша “Кыш бабай биләмәсендә кунакта” дип аталды.
-
«Исәнме, яңа ел”! 27.12.2013

5-8 класс укучылары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә һәр укучы үз һөнәрен күрсәтте.Барлык укучылар бергә Убырлы урлап киткән Кыш бабай белән Кар кызын эзләделәр, аларга Кащей бабай да ярдәмгә килде. Укучыларның уртак тырышлыгы белән бәйрәм хуҗалары табылды. Бәйрәм җыр-биюләр, маскалар, уеннар белән дәвам итте.
-
Безнең Руфия президент елкасы кунагы 26.12.2013

8 класс укучысы Газыймҗанова Руфия Казан шәһәрендә узган президент елкасында катнашты.
-
Экология елын йомгакладык. 25.12.2013

2013 елның 21 декабренда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елын тәмамлау уңаеннан Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе базасында укучыларның “Җирлегебездәге заманча экологик проблемалар” исемле фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге конференциядә мәктәбебездән 8 класс укучысы Закирова Гөлүсә һәм 4 класс укучысы Шәрипов Дәниф катнашты. Алар төрле секцияләрдә чыгыш ясап, сертификатлар белән бүләкләнделәр.
-
«Кыш бабай,Кыш бабай, безнет бик ярата, Ул безгә яңа ел бүләге тарата.” 24.12.2013

Мәктәбебезгә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар укучыларның яңа ел бәйрәменә әзерлекләрен тикшерделәр. Яңа елга багышланган җыр җырлап, шигырь сөйләп күрсәткән укучыларга яңа ел пакетлары өләштеләр.
-
Без көрәшле халык. 23.12.2013

Салавыч авылы җирлегендә Рафис Насибуллин призына татарча көрәш бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә мәктәбебез көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар.Көрәш түгәрәгенә йөрүче Хабибуллин Альфир 2 урынны, Ахметханов Ильдан 1 урынны, Муллахметов Ильнар 1 урынны, Хайруллин Айрат 1 урынны яуладылар. Молодцы!
-
Коррупциягә каршы көрәш дәвам итә. 22.12.2013

Район күләмендә коррупциягә каршы рәсем һәм сочинениеләр конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста катнашып, 10 класс укучысы Хакимуллина Иркә, “Будущее моей страны-в моих руках” дип исемләнгән сочинение белән 3 урынны алды.
-
Рәсем конкурсында катнаштык. 21.12.2013

Район күләмендә, коррупциягә каршы оештырылган “Надо жить честно”! дип исемләнгән рәсем конкурсында катнашып, 6 класс укучысы Нәбиев Марсель 2 урынны яулады.









