муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Волейбол ярышлары бара. 11.02.2014

“Оборона-масса һәм спорт” айлыгы кысаларында ярышлар дәвам итә. 11 февральдән алып 17 февральгә кадәр класслар арасында волейбол ярышлары уза. Ахырдан роталар арасында ярыш оештырылачак. Әлеге ярышка иң оста уенчылардан командалар төзеләчәк.
-
Безнең кызлар ТНВда. 10.02.2014

Мәктәбебезнең оста биючеләре, остазлары Сәлимә Зиннәтовна белән, ТНВ каналында “Башваткыч” тапшыруында булып кайттылар. Алар әлеге тапшыруга авылыбызда эшләп килүче “Ива мебель” фабрикасының данын яклау өчен бардылар. Кызларыбыз сынатма ды, аларның матур биюләрен тапшыруның алып баручысы Җәвит Шакиров та бик ошатты. Афәрин, кызлар!
-
«Лыжня России-2014» 08.02.2014

Бүген мәктәбебездәге барлык укучылар һәм укытучылар чаңгыга басты. Аларны көннең салкын булуы да, ачы җилләр дә куркытмады. Иң оста чаңгычылар мәктәп грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
“Курс” эзләнү отряды бездә кунакта. 07.02.2014

Мәктәбебездә эзләнү отряды членнары булып китте. Алар укучыларны әлеге отрядның максаты, эш юнәлешләре, эзләнү вакытында табылган экспонатлар белән таныш тырдылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.
-
ФОРПОСТ ярышы 07.02.2014

Чепья урта мәктәбе базасында Г.А. Сидоров истәлегенә ФОРПОСТ командалары арасында узган ярышта мәктәбебез командасы 3 урынны яулады. Шәхси беренчелектә, пневматик винтовкадан ату буенча, 10 сыйныф укучысы Ахметханов Ильдан 3 урынны алды. Ярышта катнашучы егетләргә һәм аларны әзерләгән ОБЖ укытучысы Ильяз Хәмәтзәкиевичка зур рәхмәт.Молодцы егетләр!
-
«Наз»да концерт куйдык. 06.02.2014

Безнең балалар оешмасының өндәмәсе “Һәр көнне игелекле эш эшлә”! дигән. Әлеге өндәмәне тормышка ашыру максатыннан укучылар коллективы белән “Наз” сәламәтләндерү үзәгенә концерт программасы белән бардык. Балалар көче белән әзерләнгән җыр-биюләрне өлкәннәр бик яратып карадылар һәм бик зур рәхмәт әйтеп озатып калдылар.
-
Мәктәптә “Оборона-масса һәм спорт” айлыгы бара. 05.02.2014

Әлеге айлык кысаларында мәктәп күләмендә күп кенә спорт ярышлары, очрашулар уза. Әлегә шашка һәм шахмат ярышлары классларда бара, җиңүчеләр мәктәп беренчелеге өчен көрәшәчәк.
-
Конкурста 2 урынны алдык. 04.02.2014

Район күләмендә уздырылган “Талисман моей детской организации” конкурсында катнашып “Хыял” балалар оешмасы икенче урынны яулады.Ә 5 класс укучысы Хайруллина Диләрә шушы ук конкурста катнашып, сертификатка ия булды
-
“Җыр- 2014” конкурсы. 04.02.2014

“Созвездие-Йолдызлык” конкурсының мәктәп туры уздырылды. Әлеге конкурста иң оста 15 җырчы катнашты. Конкурста катнашучылар арасыннан гран-при яулаган 2 җырчы “Созвездие-Йолдызлык” конкурсының район турында катнашачак.
-
«Математик марафон»да катнаштык. 31.01.2014

Район күләмендә 6-8 класс укучылары арасында математик марафон уздырылды. Зона ярышында мәктәбебездән “икс һәм игрек” командасы катнашты.Биредә алар үзләренең математика буенча белемнәрен барладылар.









