муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Батырларны онытмыйбыз. 30.01.2014

Авылыбызда 2 һәйкәл бар, алар 8 һәм 10 класс укучыларына беркетелгән.Әлеге класс укучылары даими һәйкәл яннарын кардан чистартып торалар. Һәйкәлләрнең чисталыгын тикшереп тору шәфкатьлелек министрлыгына йөкләнгән. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы якынлашкан көннәрдә батырларыбызны ешрак искә алыйк, аларның каберенә эзне суытмыйк!
-
27 январь – Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел ! 28.01.2014

Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулу уңаеннан сыйныфларда әңгәмәләр уздырылды, презентацияләр күрсәтелде.
-
Безнекеләр тагын беренче! 27.01.2014

Район күләмендә бертуган Ахмадиевлар призына татарча көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы икенче ел рәттән беренче урынны яулады.
-
«Рәхмәт» акциясе узды. 27.01.2014

11 гыйнвар- дөнья күләмендә Рәхмәт көне буларак билгеләп үтелә. Әмма рәхмәт сүзен әйтергә беркайчан да соң түгел. Шуңа күрә укучылар үзидарәсе инициативасы белән 27 январь көнне “Рәхмәт” акциясе уздырылды.
-
Мәктәп газетасының чираттагы саны дөнья күрде. 24.01.2014

“Хыял” балалар оешмасы членнары мәктәп газетасының чираттагы санын чыгардылар.Газетабызның бу саны спорт һәм сәламәтләндерү айлыгына багышланды. Шулай ук бу номерда укучыларыбыз иҗатына да киң урын бирелде.
-
Бездә кунак бар! 22.01.2014

Бүген мәктәбебезгә Казан ветеринария академиясе вәкиле, Сафронов Владимир Григорьевич килде. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге югары уку йортына керү, анда уку тәртипләре белән таныштырды. Шулай ук биредә нинди профессия алырга мөмкин икәнлекне аңлатты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Күп кенә укучыларыбызда әлеге уку йортына керү теләге уянды.
-
Профессия сайлау-четерекле эш. 22.01.2014

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашуга “Яңа тормыш” җәмгыятеннән агроном Илгиз Котдус улы һәм инженер Радик Яша улы чакырылды. Алар укучыларга үзләренең мәктәптә, югары уку йортында уку еллары турында сөйләделәр. Һәрберсе үз профессияләре белән таныштырды. Колхозыбызның өлкән белгечләре буларак, алар укучыларны киләчәкләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә чакырдылар.
-
21 январь- Всемирный день объятий 21.01.2014

Әлеге уңайдан “Хыял” оешмасы укучылары “Обними меня” исемле акция уздырдылар. Алар берсеннән -берсе матур сүзләр әйтеп смайликлар бирештеләр.
-
ООО “Труд” призына кул көрәше булып узды. 20.01.2014

Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары актив катнашты.Бу ярышта, 80 кг үлчәү авырлыгында Рафиков Илназ 2 урынны, 55 кг үлчәү авырлыгында Газыймҗанова Руфия 2 урынны алды. Әлеге укучыларыбыз бер ярыштан да призлы урыннарсыз кайтмыйлар. Без, киләчәктә сынатмагыз, сәламәт булыгыз дигән теләктә калабыз.
-
Мәктәп спартакиадасы узды. 18.01.2014

7 сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф район мәктәпләре арасында узган спартакиадада катнашып 2 урынны яулады. Спортны үз итүче егетебезгә алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын.









