муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
“Туган телем-иркә гөлем” 21.02.2014

21февраль-туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә кичә оештырылды. Әлеге кичәдә телебезгә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Мәкаләләр әйтү, табышмаклар чишү буенча ярышлар оештырылды. Чара күмәк туган тел җыры белән тәмамланды.
-
“Ягез әле, егетләр”! 21.02.2014

9-11 класс укучылары өчен бәйрәм кичәсе уздырылды. Әлеге кичә “Ягез әле, егетләр”! дип аталды. Бу бәйрәмдә “Чапаев” һәм “Йолдыз” командалары ярышты. Бәйрәм ахырында дискотека оештырылды.
-
Бәйрәм белән, классташым! 20.02.2014

5-8 класс укучылары өчен “Бәйрәм белән, классташым!” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәдә малайлар ике командага бүленеп ярыштылар. Бу ярышта 15 очко җыеп “Батырлар” командасы җиңде. Ә “Ватан” командасы 12 очко җыйды. Уеннар кызлар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән чиратлаштырып алып барылды. Бәйрәм классларда чәй табыны артында дәвам итте.
-
Мәктәп газетасының чираттагы номеры дөнья күрде. 19.02.2014

Газетабызның әлеге саны Ватанны саклаучылар көненә багышлап чыгарылды. Әлеге номерда тыл батырларына, Героебыз Габдулла Гарифуллинга багышланган мәкаләләр урын алган.
-
“Замечательный вожатый-14” 18.02.2014

Район күләмендә отряд вожатыйлары арасында конкурс уздырылды. Әлеге конкурс мәктәбебез базасында үтте, һәр мәктәптән 1 укучы катнашты. Мәктәбебез данын 6 класс укучысы Сәләхетдинова Эльвина яклады. Катнашучылар арасында иң кечкенәсе булуга карамастан, Эльвина уңышлы чыгыш ясады. Молодец, Эльвина!
-
Безнең көрәшчеләр беренчелекне бирми 17.02.2014

Район күләмендә “Юлдаш” җәмгыяте призына 1996-1998 елгы укучылар арасында татар-башкорт милли спорт көрәше уздырылды.
-
Урамнар арасында хоккей ярышы. 16.02.2014

Авылыбызда урам командалары арасында төрле спорт ярышлары уздыру матур традициягә әйләнде. Шулардан үрнәк алып мәктәп укучылары да урам командалары арасында ярышлар уздыра башладылар. Шундый ярышларның беренчесе - хоккей ярышы узды.
-
“Гашыйклар бәйрәме.” 14.02.2014

14 февраль- гашыйклар бәйрәме. Әлеге уңайдан мәктәптә “Дуслык һәм мәхәббәт” акциясе уздырылды. Әлеге акциядә катнашып, укучыларыбыз махсус әзерләнгән ящикларга үзләренең дусларына, матур теләкләр язылган открыткалар салдылар. Соңыннан мәдәният министры әлеге открыткаларны ияләренә өләште. Кич белән 9-11 сыйныф укучылары өчен “Мин+Син” дип исемләнгән кичә оештырылды.
-
“Класс җитәкчесе-2014” конкурсы. 13.02.2014

Район күләмендә уздырылган “Класс җитәкчесе-2014” конкурсының зона ярышлары мәктәбебездә узды. Әлеге ярышта төрле мәктәпләрдән килгән 9 класс җитәкчесе катнашты. Алар мәктәбебез укучылары белән төрле темаларга тәрбия сәгатьләре уздырдылар. Укучыларыбыз әлеге дәресләрдә актив катнашты.
-
«Вакыт безне сайлады» исемле кичә уздырылды. 12.02.2014

Әлеге кичәгә әфганчы авылдашларыбыз чакырылды. Чара Әфганстан, анда узган сугыш белән таныныштырудан башланып китте, әлеге илгә багышланган презентация күрсәтелде. Кичәгә 4 авылдашыбыз килде.









