муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Классларда әти-әниләр җыелышлары. 01.11.2014

Һәр класста әти-әниләр җыелышлары уздырыла. Әти-әниләр балаларының чирек билгеләре белән таныштылар. Шулай ук һәр укучының тәртибе, сыйныф тормышында ничек катнашуы турында мәгълүмат алдылар.
-
“Алтын көз” 31.10.2014

5-8 сыйныф укучылары традицион “Алтын көз” бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәмне 8 сыйныф укучылары алып барды. Укучылар көче белән җырларга әзерләнгән клиплар, көзге модалар парады оешкан төстә үтте.Укучылар бәйрәмне чәй табыны артында дәвам иттеләр. Ә бәйрәм ахырында уздырылган дискотекада һәркем биеде, күңел ачты.
-
“Хэллоуин” 31.10.2014

9-11 сыйныф укучылары “Хэллоуин” бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмдә һәр класстан 3 кешелек команда катнашты. Алар өчен кызыклы конкурслар уздырылды. Соңыннан укучылар дискотекада күңел ачтылар.
-
“Көзбикәдә кунакта”. 30.10.2014

1-4 сыйныф укучылары өчен “Көзбикәдә кунакта” дип исемләнгән көз бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә Көзбикә кунакка килде. Ул укучыларга табышмаклар, төрле уеннар уздырды. Яшелчәләр булып киенгән укучылар Көзбикәгә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм дискотекасы уздырылды.
-
Инглиз теленнән мониторинг үткәрелде 29.10.2014

29 октябрь көнне, 4 сыйныф укучылары өчен инглиз теленнән мониторинг уздырылды.
-
Әкияттә кунакта. 28.10.2014

Беренче сыйныф укучылары уку белән ялны янәшә алып баралар. Алар бик тырышып укырга, язарга өйрәнәләр. Менә бүген алар үзләрен сәхнәдә сынап карадылар, бик матур итеп “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Сыйныфта 5 кенә укучы булганлыктан ярдәмгә 3 сыйныф укучыларын да чакырдылар.Мәктәптә 2 ай гына укысалар да, алар үзләрен тырыш укучы итеп күрсәттеләр.
-
Очрашу 27.10.2014

Мәктәбебездә районның социаль яклау бүлеге хезмәткәре Ахмадуллина Эльвира Габдулхаевна булып китте. Ул 10-11 сыйныф укучыларына яшьләр арасында киң таралган наркотик матдәләр турында сөйләде, презентацияләр күрсәтте.
-
Инглиз теле атналыгына йомгак ясалды. 27.10.2014

Мәктәп күләмендә инглиз теле атналыгы булып узды. Атна инглиз теленә багышланган чараларга бик бай булды. Атналыкта актив катнашкан укучылар мәктәп грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
Армспорт. 27.10.2014

Республика күләмендә 1999-2000нче кызлар һәм егетләр арасында армспорт ярышы булып узды. Казанда узган әлеге ярышта мәктәбебездән Газимзянова Руфия 2 урынны, Гиниятуллин Салават 2 урынны, Агзамова Рәсүлә 3 урынны яулады.Молодцы!
-
Татарча көрәш. 27.10.2014

Район күләмендә Зәкиев Билсур Мәгъсүм улы истәлегенә татарча көрәш ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы 1 урынны яулады. Менә безнең батыр егетләребез: 29 кг. авырлыкта Асхадуллин Айнур - 1 урын, 45 кг авырлыкта Хабибуллин Руфил - 1 урын, 65 кг. авырлыкта Рафыйков Илсаф - 1 урын,60 кг. авырлыкта Ризванов Инсаф - 2 урын,32 кг. авырлыкта Нәбиев Эмиль - 2 урын, 55 кг. авырлыкта Юсупов Руслан - 3 урын,70 кг. авырлыкта Гарифҗанов Рамил - 3 урын,36 кг. авырлыкта Зайцев Тимур - 3 урын, 50 кг. авырлыкта Бектурсонов Наил - 3 урын.









