муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Үзидарә үзенең эшен башлап җибәрде. 25.09.2014

“Хыял” балалар оешмасында үзидарә җыены уздырылды. Әлеге җыенда үзидарә членнары эш бүлештеләр, яңа уку елына төзелгән план белән таныштылар. План буенча фикер алышулар булды һәм кайбер өстәмәләр белән план бертавыштан кабул ителде.
-
Мәктәп олимпиадалары башланды. 24.09.2014

Һәр фән буенча олимпиадаларның мәктәп туры башланып китте.
-
“Сөннәтче бабай” спектаклен карадык. 23.09.2014

Район мәдәният йортында Минзәлә Дәүләт драма театры артистлары тарафыннан Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” хикәясе сәхнәләштерелде. Әлеге чарада мәктәбебездән бер төркем укучылар катнашты. Спектакль укучыларга бик охшады.
-
Көрәш бәйгесе. 22.09.2014

Уку елы яңа гына башланып китүгә карамастан район күләмендә уза торган ярышлар оешкан төстә башланып китте. Арбор авылында, ООО “Арбор” призына, татар – башкорт көрәше буенча ярыш оештырылды. Көрәшчеләребез әлеге ярыштан зур уңышлар белән кайттылар.
-
Уку белән хезмәт янәшә. 22.09.2014

Бүген дәресләрдән соң мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләрне җыю оештырылды. Әлеге чарада һәр укучы актив катнашты. Җәй буе тырышып эшләү нәтиҗәсендә мул уңыш җыеп алынды.
-
Милләтләр кроссы. 20.09.2014

Мәктәп күләмендә милләтләр кроссы уздырылды. Әлеге чарада мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары катнашты. Ярышта катнашучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
«Юл әлифбасын өйрәнәбез” 18.09.2014

Мәктәптә 1-5 сыйныф укучылары катнашында “Юл әлифбасын өйрәнәбез” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәгә район полиция бүлегеннән ГАИ җитәкчесе Фәргать Тәлгатович та килде. Кичәдә укучылар үзләренең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек өйрәнүләрен күрсәттеләр.
-
Экологик акциягә кушылып. 16.09.2014

Республика күләмендә үтә торган экологик акциягә кушылып мәктәп күләмендә күп кенә эшләр эшләнде. Укучылар көче белән мәктәп территориясе чистартылды, 1-6 класс укучылары табигатькә сәяхәткә чыктылар. Шулай ук чишмәләр дә игътибар үзәгеннән читтә калмады, һәр класс үзенә беркетелгән чишмәнең әйләнә тирәсен чистартты.
-
Татарстан Варислар Берлегенең туган көне. 15.09.2014

15 сентябрь – ТВБнең туган көне. Әлеге уңайдан мәктәптә әңгәмәләр уздырылды. Эзтабарлар өчен “Кем ул эзтабар”?, варислар өчен “Без чын варисмы”? исемле үзара сөйләшү булып үтте. 2 сыйныф укучылары эзтабар сафына керү өчен әзерлек эшләре башладылар.
-
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл! 09.09.2014

Мәктәптә сәламәтлек сәгате булып узды: укучылар спиртлы эчемлекләр һәм тәмәкенең зарары турында чыгыш тыңладылар, кросста катнаштылар.









