муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 91 учащихся, 21 воспитанник/ 91 укучы, 21 бала |
| У нас учат: | 19 учителей, 1 советник, 4 воспитателя, 1 совместитель/ 19 укытучы, 1 киңәшче, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Физика һәм математика атналыгына йомгак ясалды. 26.01.2015

Узган атнада булып узган физика һәм математика атналыгына йомгак ясалды. Атналык дәвамында конкурс һәм ярышларда катнашу буенча класслар арасында урыннар билгеләнде: 5-8 сыйныфлар арасында 1урын-5, 2 урын-6, 3 урын-7, 4 урын-8 сыйныф; 9-11 сыйныфлар арасында 1 урын- 11, 2 урын-10, 3 урын-9 сыйныфлар булды. Атналыкта актив катнашкан укучылар һәм класслар мәктәп грамоталары белән бүләкләнде.
-
“Минем яраткан укытучым” 26.01.2015

Казан Федераль Университеты уздырган “Минем яраткан укытучым” дип исемләнгән сочинениеләр конкурсында 10 сыйныф укучысы Агзамова Рәсүлә катнашты һәм җиңүче булды. Ул диплом һәм акчалата бүләккә ия булды.
-
Математикадан олимпиада. 23.01.2015

Бүген югары сыйныф укучылары 1-4 сыйныфлар өчен математикадан олимпиада уздырдылар.10-11 сыйныф укучылары үзләрен укытучы сыйфатында сынап карадылар.Ә башлангычлар “яшь укытучыларны” бик җылы кабул иттеләр.
-
Математик КВН. 22.01.2015

Физика һәм математика атналыгы кысаларында 5 һәм 6 сыйныф укучылары арасында КВН уздырылды. Әлеге чарада “Пифагор” һәм “Яшь математиклар” командалары ярышты һәм 6 сыйныф укучыларыннан торган “Яшь математиклар” командасы җиңү яулады.
-
«Эзтабар аланында» 22.01.2015

Бүген 2 сыйныф укучылары өчен эзтабар бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә зур сынаулар аша икенчеләрне эзтабарлар сафына кабул иттеләр. Кунакка килгән Убырлы икенчеләрне төрле яклап сынады, аларга кызыклы ярышлар уздырды. Икенчеләр Убырлы кулына эләккән эзтабар билгеләрен әлеге сынауларны уңышлы гына үтеп, кире үзләренә яулап алдылар.Бәйрәмдә калган эзтабарлар өчен дә уеннар оештырылды.
-
Физик КВН 21.01.2015

Мәктәптә физика һәм математика атналыгы дәвам итә. Бүген 7 һәм 8 сыйныф укучылары арасында физик КВН уздырылды. Әлеге КВНда 6 шар кешелек ике команда катнашты. Нәтиҗәдә 1 балл өстенлек белән 7 сыйныфның “Тизлек” командасы җиңү яулады.
-
ООО “Труд” призына татарча көрәш ярышы. 19.01.2015

Район күләмендә ООО “Труд” призына көрәш ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы 2 урынны яулады. Үз авырлыкларында җиңү яулаучылар:
Галимуллин Айнур-1 урын
Асхадуллин Айнур-1 урын
Нәбиев Данил- 2 урын
Свиридов Александр-2 урын
Зайцев Тимур- 2 урын
Рафиков Илсаф- 3 урын
-
Физика һәм математика атналыгы башланды. 19.01.2015

Мәктәптә физика һәм математика атналыгы башланды. Атналыкка әзерлек алдан ук игълан ителгән иде. Һәр класс атналык ачылышына математик бюллетеньнәр чыгардылар, ә математика укытучысы Вакыйф Мөбәрәкович атналыкның планы, мероприятиеләрне уздыру тәртибе белән таныштырды.
-
«Радуга безопасности». 17.01.2015

Бөтенроссия күләмендә уздырылучы “Радуга безопасности” конкурсының муниципаль этабында катнашып 9 сыйныф укучысы Закирова Гөлүсә “Правила дорожного движения-правила жизни” номинациясендә 2 урынны алды. Ә Газыймҗанова Гөлназ шушы ук номинациядә , 7 класс укучысы Шәфигуллин Искәндәр “Это должен знать каждый”! номинациясендә рәхмәт хатларына лаек булдылар.
-
“Үлгәннәрнең каберен бел”! 16.01.2015

Укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелискка һәм Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин каберенә шефлык итәләр. Бүгенге көндә безнең алда әлеге урыннарны кардан чистартып тору бурычы тора. Укучыларыбыз график нигезендә дежур торалар.









