МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
«Милли хәзинә» Бөтенроссия халык иҗаты фестивале 21.04.2025

Казан Федераль университетында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милли хәзинә» Бөтенроссия халык иҗаты фестивале узды. Фестивальдә Балтач гимназиясенең хезмәт укытучысы Фәния Рәкыйп кызы Хаҗиеваның укучылары: Кабаева Алинә 1нче дәрәҗәле, Нигъмәтҗанова Сәйлән 2нче дәрәҗәле дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булсалар, Ибраһимова Илүзә рәхмәт хаты белән бүләкләнде һәм үзенчәлекле булуы өчен махсус призга лаек булды. Афәрин! Милли хәзинәләребезне саклаучы укучыларыбызга һәм укытучылары Фәния Рәкыйп кызына алга таба да зур уңышлар телибез!
-
«Герой әтисе» Республика күчмә күргәзмәсе 21.04.2025

Күргәзмә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылган. Күргәзмәдә махсус хәрби операция геройлары һәм әтиләренең 43 фотосүрәте урнаштырылган. Күргәзмәдә һәр районнан берәр әтинең фотосы урын алган. Илебез сагында торган егетләребезнең батырлыгы, аларның якыннары белән таныштыру максатыннан районыбызда да «Герой әтисе» фотокүргәзмәсе булдырылды һәм республика күргәзмәсенә райондаш егетләребезнең дә әтиләре белән фотосүрәтләре куелды. Күргәзмә район мәдәният үзәгенең 2 катында урнаштырылды һәм райондашларыбызның 1 атна дәвамында аның белән танышу мөмкинлеге бар.
-
Экологическая беседа 19.04.2025

19 апреля команда ЭкоАгенты провела экологическую беседу с 6 классами на тему «Как мы можем защитить природу?». Учащиеся внимательно слушали активистов, играли и сделали выводы, какими способами можно защитить природу.
-
Субботник в школе 19.04.2025

Субботник в школе - это совместная деятельность педагогов и учащихся по благоустройству пришкольной территории. Цель - не только уборка территории, но и сплочение классного коллектива, воспитание в учениках экологической культуры и гражданской ответственности. Такие мероприятия помогают формировать и развивать представления о характере взаимодействия человека и природы. Активисты первичного отделения Движение Первых «Реал» и отряд «ЭКОАГЕНТЫ» приняли участие в субботнике.
-
Әтиле-уллы Шакировлар буыннар бәйләнеше җинүчеләре 19.04.2025

Балтач гимназиясе укучысы Шакиров Ризван, әтисе Руслан белән «Буыннар бәйләнеше», компьютерда күптөрле көрәш бәйгесенең Республика Чемпионатында катнашып, җиңү белән кайттылар. Шакировлар гаиләсен зур уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин!
-
«Буыннар бәйләнеше» 19.04.2025

Шакировлар «Буыннар бәйләнеше» республика чемпионатында катнашты. Чемпионат балалар, аларның ата-аналары һәм өлкән буын гражданнары арасында көндәлек тормышта заманча компьютер технологияләрен үзләштерүне һәм куллануны популярлаштыру; гаиләне, буыннар һәм гаилә кыйммәтләре бәйләнешен ныгыту максатыннан оештырылды. Әтиле-уллы Руслан һәм Ризван Шакировлар бәйгедә уңышлы чыгыш ясап җиңү белән кайттылар. Котлыйбыз!
-
Шашка буенча турнир 18.04.2025

18нче апрель көнне Сосна мәктәбендә шашка буенча турнир булып язды. Ярышларда барлыгы 36 укучы катнашты.
1-4нче сыйныфлар арасында:
I урын - Закиров Динар
Котлыйбыз! Афәрин! -
«Халкым горурлыгы син, Тукай!» һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Наш долг – жизнь во имя Родины!» нәфис сүз осталары бәйгесе 18.04.2025

18нче апрель көнне Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында Габдулла Тукайның тууына 139 ел булу уңаеннан, «Халкым горурлыгы син, Тукай!» һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Наш долг – жизнь во имя Родины!» - дип аталган нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Татар, рус, удмурт телендә яңгыраган һәрбер шигырь батырлык, туган илгә, телгә мәхәббәт белән сугарылган иде. Барлык җиңүчеләрне дә чын күңелдән котлыйбыз!
«Халкым горурлыгы син, Тукай!» нәфис сүз осталары бәйгесе җиңүчесе:
I урын – Абдрахманов Әмир
Котлыйбыз! Афәрин! -
Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйлмуллинны бәйрәм белән котладылар 18.04.2025

Быел Бөек Җиңү бәйрәменең 80нче язын каршы алабыз. Еллар узган саен илебезгә иминлек яулап алган каһарманнарның сафы да айлап-көнләп сирәгәя. Бүгенге көндә районыбызда бер бөртек Бөек ватан сугышы ветераны хәерле гомер кичерә. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйлмуллинны район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендәге бертөркем җитәкчеләр бәйрәм белән котларга килде.
-
«80 шагов к Победе» 18.04.2025

В рамках патриотического проекта «80 шагов к Победе», активисты Первичного отделения «Реал», отряд Волонтеры Победы, Юнармия совместно с главой Балтасинского района поздравили участника Великой Отечественной войны и тружеников тыла, проживающих в Балтасинском городском поселении.














