МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
«Разговоры о важном» 28.04.2025

Сегодня, 28 апреля, состоялся очередной урок из цикла «Разговоры о важном». Беседа прошла в преддверии Праздника Весны и Труда, который отмечается в нашей стране 1 мая. На занятии поговорили о том, как достичь успеха в жизни и какую роль играют в этом труд и образование. Тема нового урока - «Что такое успех?». Его основной целью обозначено формирование представлений о ценности созидательного труда и необходимости развивать свой трудовой и творческий потенциал, что важно как для достижения личного успеха, так и благополучия всего государства.
-
Республикакүләм «Сәйяр» театр фестивале республика бәйгесенең муниципаль этабы 28.04.2025

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәхнә», «Салават күпере» журналлары, «Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры» белән берлектә оештырылучы республикакүләм «Сәйяр» театр фестивале республика бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде. Ул мәктәп, район, зона һәм республика турларын үз эченә алып, 2025нче елныӊ январеннән май аена кадәр дәвам итә. Шушы көннәрдә фестивальнең муниципаль этабында җиңү яулаган коллективларны Норма мәдәният йортында узган чарада бүләкләделәр. Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм милли мираска сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Бәйгегә 49 спектакль тәкъдим ителде. Урыннарны билгеләгәндә, татар, удмурт, мари телендә куелган спектакльләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4нче сыйныфлар, 5-8нче сыйныфлар, 9-11нче сыйныфлар төркемнәренә бүлеп каралды.
I урынны алган коллективлар:
- «Балтач гимназиясе» (5-8нче сыйныфлар арасында). Җитәкчесе: А.И.Хәкимҗанова
- «Балтач гимназиясе» (9-11нче сыйныфлар арасында). Җитәкчесе: Р.В. Шәрипова
III урынны алган коллективлар:
- «Балтач гимназиясе» (1-4нче сыйныфлар арасында). Җитәкчесе: А.И.Хәкимҗанова
«Сәйяр» театр фестивале республика бәйгесенең муниципаль этабында 1, 2, 3нче урынны алучыларга һәм лауреатларга Балтач район башкарма комитеты мәгариф идарәсенең дипломнары һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең бүләкләре тапшырылды. -
Традиционная линейка/Традицион линейка 28.04.2025

Традиционная линейка. 5-11 классы.
Традицион линейка. 5-11нче сыйныфлар.
-
Традиционная линейка/Традицион линейка 28.04.2025

Традиционная линейка. 1-4 классы.
Традиционная линейка. 1-4нче сыйныфлар.
-
Республиканская олимпиада школьников по физике «Путь к Олимпу»/«Олимпка юл» физика фәне буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы 28.04.2025

Гиматдинова Камила, ученица 8 В класса, - победитель, Гарипов Карим, ученик 9 Б класса, Нигматзянова Сайлян, ученица 11 А класса стали призерами в республиканской олимпиаде школьников по физике «Путь к Олимпу». Поздравляем Камилу, Карима, Сайлян и их руководителя Нигаматзянова А.А. Молодцы!
8нче В сыйныфы укучысы Гыйматдинова Камилә - җиңүче, 9нчы Б сыйныфы укучысы Гарипов Кәрим, 11нче А сыйныфы укучысы Нигъмәтҗанова Сәйлән физика фәне буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасында призер булдылар. Камиләне, Кәримне, Сәйләнне һәм аларның җитәкчесе А.А.Нигамәтҗановны котлыйбыз! Афәрин!
-
«Балтач гимназиясе»нең иҗат концерты бер сулышта үтте 28.04.2025

22нче апрель кичендә «Балтач гимназиясе» район мәдәният үзәгендә үзенеӊ традицион иҗат концерты белән чыгыш ясады. Елдагыча иң кадерле тамашачыларын – әти-әниләрне, мәгариф ветераннарын, укытучыларын бер залга җыйды. Быелгы концерт Бөек Җиӊүнеӊ 80 еллыгына һәм «Ватанны саклаучылар елы»на багышланган иде. Башка тамашалардан әлеге концерт үзенеӊ грандиоз дәрәҗәдә күләмле эш башкарылуы һәм дә чыгыш ясаучылары белән аерылып торды. Балалар үзләренеӊ җырга-моӊга, биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын, талантларын күрсәттеләр. Ел дәвамында Республикакүләм бәйгеләрдә катнашып җиӊү яулаган, төрле иҗади конкурс-фестивальләрдә чыгыш ясап, дәрәҗәле урыннар алган укучыларны бер сәхнәдә күрү – үзе бер бәхет!
Сәнгать тәрбиясе белән бергә балалар күңеленә Ватанпәрвәрлек, туган илне, туган җирне ярату, гаиләгә, өлкән буынга һәм милләтләр дуслыгына хөрмәт хисләре дә салына. «Бала сәнгатьтә тәрбияләнә», дигән алтын сүзләр шуның ачык мисалы. Балалар моны һәр чыгышта чагылдыра алдылар. Чөнки патриотик җырлар, биюләр, театральләштергән тамашалар аша илдәге вәзгыятьнең асылын, тыныч һәм аяз күк йөзенең кадерен алар аңлы рәвештә үзләренең яшь күңелләре белән кичереп, тамашачыга тәкъдим иттеләр. Бөек Ватан сугышы дигән ачы еллар хакында китаплардан укып, кинолардан күреп кенә белгән хәзерге яшь буын, санаулы мизгелләргә генә булса да, шул чорга кайтып, ул елларның хатирәләрен яңартты.
Концерт программасының эчтәлеге, һәр чыгышның мәгънәле куелышы тамашачыны рухландырды да, елатты да, сокландырды да! Бер сулыштан каралган концерт югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Сәләтле балаларның күплеге, аларның сәнгатькә, җыр-моңга тартылуы куанычлы күренеш. Башлангычтан алып, югары сыйныфларда укучы егет-кызларны бергә туплап, аларның яшерен сәләтләрен ачып, сәхнәгә чыгару үзе бер педагогик осталык. Әнә бит, алып баручы ролендә сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган кечкенәләр белән бергә талантлы, күптапкырлар җиңүләр яулаган зур егет-кызларның һәм остазларның янәшә басып торуы да кулга-кул тотынышып эшләүне күрсәтеп торучы матур сыйфат!
Концертны оештыруда, сәхнәгә җыр-биюләрне куюда гимназиянең җыр дәресләре укытучысы, талантлы Римма Әхтәмова, башлангыч сыйныф укытучылары Нәргизә Хәкимова, Лилия Гарәфетдинова һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Шакированың зур тырышлыгы бәяләп бетергесез. Аларга аеруча зур рәхмәт!
Концертта яңгыраган «Журавли», «Темная ночь», «Соловьи», «Офицеры», «Мама жди», «Не забывайте», «Озатып вокзаллар каршында», «Яраннар чәчәк аткан» һәм башка тирән мәгънәле җырлар йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарылды. Әле һаман да күңелләрдә 2нче сыйныфта гына укучы 3 егетнең хәрби киемнәрдән башкарган «Җиңү таңы» җырындагы
«Җиңү таңы кабатлана һаман
Исән калганнарга дан булып!
Бәйрәм көне йөрәкләрне бәйли
Уртак шатлык, уртак җан булып!», - сүзләре чыңлап тора.
Ә иң көчле чыгыш, мөгаен, гимназиянең ир-ат укытучылары белән югары сыйныф егетләре хоры башкаруында яңгыраган «День Победы» җыры булгандыр. Зал торып басып, яшь аралаш кушылып җырлады. Бик тетрәндергеч, көчле рухлы, Ватанпәрвәрлек хисе белән уралган чыгыш булды бу. Концерт тәмамлангач сәхнәгә күтәрелеп сүз алган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов та гимназиянең укучылар һәм укытучылар коллективына, оештыруда көче һәм тырышлыгы кергән әти-әниләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр, соклануларын һәм рухлануларын белдерделәр. -
Баскетбол буенча район беренчелеге 26.04.2025

26нчы апрель көнне Балтач спорткомплексында кызлар һәм егетләр арасында «Кояш абый» призларына баскетбол буенча район беренчелеге булып узды.
Иң күп туп кертүче бәйгесендә:
II урын - Сафина Диләрә
Егетләр арасында призлы урын:
I урын - Балтач гимназиясе
Иң яхшы уенчы - Хакимов Наиль, Закирҗанов Ильяс
Иң матур кертелгән туп номинациясендә - Закирҗанов Ильяс
Иң күп туп кертүче бәйгесендә:
I урын - Ибрагимов Кәрим
II урын - Нуриев Кәрим
Җиңүчеләрне котлыйбыз! -
НПК «Первые шаги в науку» 26.04.2025

Ученик 3 Б класса Хуснутдинов Самат участвовал в республиканской научно-практической конференции в секции «Первые шаги в науку» и стал победителем. Поздравляем!
-
«Лучший молодежный проект на соискание премии Балтасинского муниципального района» 26.04.2025

В Молодежном центре «Хыял» было жарко! Состоялась защита проектов конкурса «Лучший молодежный проект на соискание премии Балтасинского муниципального района»! Интрига, волнение и настоящий взрыв креативных идей! Наши участники представили свои потрясающие разработки, полные энтузиазма и стремления изменить наш район к лучшему! Столько инновационных подходов и свежих взглядов! Выбрать лучших будет непросто! С нетерпением ждете результатов? Следите за новостями, чтобы узнать, кто же станет обладателем заветной премии! Из Балтасинской гимназии приняла участие лидер патриотического направления первичного отделения движения первых Сайфутдинова Наиля. Желаем успехов в новых начинаниях.
-
День рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая, который в 2025 году отмечается 26 апреля 26.04.2025

День рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая, который в 2025 году отмечается 26 апреля. В этот день в Татарстане отмечают сразу два праздника: день рождения Тукая и День родного языка. 26 апреля 2025 года исполняется 139 лет со дня рождения Габдуллы Тукая (1886-1913). Он оставил огромное творческое наследие и вошёл в историю татарской литературы как великий народный поэт.
Габдулла Тукай прожил очень короткую жизнь - всего 27 лет. При этом его творческая жизнь продолжалась всего восемь лет. Но за это короткое время для развития татарской литературы он сделал также много, как А.С.Пушкин для русской поэзии, за что обрёл всенародное признание. Произведения Габдуллы Тукая переведены почти на 40 языков мира. Его наследие включает более 400 стихотворений, 9 поэм, 350 рассказов, очерков и воспоминаний. Помимо глубоких и серьезных произведений для взрослой публики, он писал и для детей. В общей сложности из-под его пера вышло более 150 детских стихотворений. В некоторых из них Тукай увековечил героев национальных татарских сказок. Сам поэт считал себя учеником великих русских классиков. На заре творческой жизни он переводил на татарский язык басни Крылова, стихотворения Пушкина и Лермонтова, поэзию Кольцова. Как отмечают литературоведы, эти переводы оказались не только красивые, но и очень точные. В гимназии поставили театрализованный концерт с интеллектуальными играми, приуроченный к событиям.














