МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
«Куркынычсызлык тәгәрмәче» бәйгесе 27.04.2024

Бүген Балтач районы мәктәпләренең яшь инспекторлары арасында «Куркынычсызлык тәгәрмәче» бәйгесе узды. Хыял» яшьләр үзәгендә «Куркынычсызлык тәгәрмәче»нең район этабы булып узды. Егетләр һәм кызлар дөрес итеп беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча тест эшләү һәм «автошәһәрчек»тә велосипедта фигуралы йөреп күрсәтү буенча да көч сынаштылар.
-
«Движение Первых» 27.04.2024

Активисты первичного отделения «Движение Первых» приняли участие в субботнике.
Субботник - это добрая традиция, объединяющая коллектив. Апрель - традиционное время наведения чистоты и порядка, а субботники - добрая традиция, объединяющая коллектив.
Наша команда принимает участие в Республиканском конкурсе #ЭКОВЕСНА
Номинация: «Экокоманда»
Мы также принимаем участие в акции «Весенняя неделя добра». -
«Безопасное колесо-2024» 27.04.2024

27 апреля с целью воспитания законопослушных участников дорожного движения, профилактики детской безнадзорности и беспризорности, формирования культуры здорового и безопасного образа жизни в молодежном центре сотрудниками отделения Госавтоинспекции совместно с работниками ГБУ «Безопасность дорожного движения» и Управления образования проведен районный этап конкурса «Безопасное колесо» среди учащихся образовательных учреждений района. Участники соревновались на следующих этапах: знание ПДД, фигурное вождение, медицина, ОБЖ.
Призовые места:
II место - Балтасинская гимназия, руководитель отряда: Шарипова Р.Р.
Поздравляем! Молодцы! -
26 апреля - день рождения Габдуллы Тукая/26нчы апрель - Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2024

26 апреля - памятная дата для татарского мира, день рождения великого поэта Габдуллы Тукая.
26нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.
-
Әдәби радиотапшыру 26.04.2024

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны гимназиябездә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Бөек Тукаебыз сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барылган әдәби радиотапшыру бүген гимназиядә бәйрәм рухы барлыкка китерде.
-
Международный день борьбы за права инвалидов/Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне 26.04.2024

26 апреля - Международный день борьбы за права инвалидов.
26нчы апрель - Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне.
-
Книжная выставка/Китап күргәзмәсе 26.04.2024

Книжная выставка, посвященная 138-летию со дня рождения Габдуллы Тукая.
Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе.
Подробнее/Тулырак
-
День родного языка и 138-летие со дня рождения Габдуллы Тукая/Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел 26.04.2024

26 апреля - День родного языка и 138-летие со дня рождения Габдуллы Тукая.
26нчы апрель - Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел.
-
Неделя психологии/Психология атналыгы 26.04.2024

Вот и подошла к концу Неделя психологии. Всем успехов во всем! И хорошего настроения!
Менә психология атналыгы тәмамланды. Һәрнәрсәдә уңышлар! Һәм яхшы кәеф!
-
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу белән тәбрик итте 26.04.2024

Тукай иҗаты хәзерге көндә дә татар мәдәниятенең үзенчәлекле матурлыгының һәм башка халыклар мәдәниятләре белән үрелеп үсүенең гәүдәләнеше булып кала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу белән тәбрик итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм. Тукай әсәрләрендә туган телнең халыктагы күңел җылысын, рухи матурлыкны һәм мәдәни байлыкны саклаудагы, буыннар арасында бәйләнешләрне ныгытудагы роле аермачык күрсәтелә. Халкыбызның традицион рухи-әхлакый хәзинәләре – иң катлаулы шартларда да безгә яшәү көче өсти торган бәрәкәтле чыганак. Алар үсеш һәм казанышларыбыз нигезен тәшкил итә. Шагыйрь чиксез кыйммәткә ия шул байлыкны сокландыргыч осталык белән сурәтләүгә иреште. Даһи әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләре туган җирне ихлас ярату хисләре белән сугарылган, аларда хезмәт сөю, батырлык, ихласлык, намус югары күтәрелә, кешедәге түбән сыйфатлар, ялкаулык, үзеңне генә кайгырту кире кагыла. Каләменең җырлы-көйле булуы, фикер тирәнлеге Тукайны дөнья әдәбиятының бөек иҗатчылары белән бер сафка куя. Габдулла Тукайның китап-җыентыклары замандашларын таң калдыра, Бөек Ватан сугышы елларында сугышчыларга дәрман бирә. Шагыйрьнең әсәрләре бүген дә Ватанны сакларга рухландыра. Тукай иҗаты хәзерге көндә дә татар мәдәниятенең үзенчәлекле матурлыгының һәм башка халыклар мәдәниятләре белән үрелеп үсүенең гәүдәләнеше булып кала. Быел тууының 225 еллыгы билгеләп үтеләчәк мәшһүр Пушкинга Тукай ихтирамлы мөнәсәбәттә булган. Югары максатка омтылышның иҗатчыны да, укучыны да илһамландырганын татар шагыйре үз каләме белән раслый. Тукайның камиллек өлгесе булган шигъри юллары безнең күңелләрдә һәрчак аваздашлык тапсын, игелекле эшләргә, яңа уңышларга этәргеч биреп, һәркемгә күңел җылысы бүләк итсен. Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», диелә котлауда.














