МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
«Костер дружбы – 2024» 29.05.2024

Фестиваль трёх республик «Костер дружбы – 2024».
-
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагере 29.05.2024

Спортивный отряд пришкольного лагеря «Крепыш».
«Крепыш» мәктәп яны лагереның спорт отряды.
-
«Дуслык учагы» 29.05.2024

Бүген, 29нчы май көнне, Мари Иле Республикасында «Дуслык учагы» уза. 57 мәртәбә узучы чарада Киров өлкәсеннән, Татарстан Республикасыннан һәм Марий Эл Республикасыннан актив укучылар катнаша.
-
«Дуслык учагы - 2024» 29.05.2024

Ел саен, күптәнге традиция буенча, май ахырында өч күрше республиканың - Татарстанның Балтач районы, Марий Иленең Мари - Төрек районы, Киров өлкәсенең Малмыж районы «Дуслык учагы» слет-фестивале үткәрелә. 57нче тапкыр үткәрелүче бу чара быел да төрле милләт вәкиленең балаларын җыйды. Бу юлы күршеләрен Мари-Төрек районы кунак итте. Башка милләтләрне, аларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, дус-тату яшәргә өйрәтүче әлеге чара һәр баланың күңелендә матур истәлекләр калдырды.
-
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагере 29.05.2024

День третий. Пришкольный лагерь «Крепыш».
«День изобретателя».Өченче көн. «Крепыш» мәктәп яны лагере.
«Уйлап табучы көне». -
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагере 28.05.2024

День второй. Пришкольный лагерь «Крепыш».
«День здоровья».Икенче көн. «Крепыш» мәктәп яны лагере.
«Сәламәтлек көне». -
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагере 27.05.2024

27 мая в гимназии открылся пришкольный лагерь «Крепыш». Лагерную смену начали с исполнения гимнов и поднятия флагов Российской Федерации, Республики Татарстан и Балтасинской гимназии.
27нче май көнне гимназиядә «Крепыш» мәктәп яны лагере ачылды. Лагерь сменасын Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Балтач гимназиясе гимннары һәм флагларын күтәрүдән башладылар.
-
Пришкольный лагерь «Крепыш»/«Крепыш» мәктәп яны лагере 27.05.2024

День первый. Пришкольный лагерь «Крепыш».
Посвящение в «Крепышат».Беренче көн. «Крепыш» мәктәп яны лагере.
«Крепышат» ка багышлау. -
Каратэ буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге IKO Tezuka 26.05.2024

25-26нчы майда Казан шәһәренең Триумф СК киокушинкай каратэ буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге IKO Tezuka узды. Безнең спортчылар яхшы көрәш һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
I урын - Хөснетдинов Раил (5а)
Котлыйбыз! Афәрин! -
Соңгы кыңгырау - 2024 25.05.2024

Балтач гимназиясендә узган Соңгы кыңгырау бәйрәме унберләрнең вальсы, башлангычларның самолетиклары, тугызларның җырлары белән күңелләрдә озак сакланыр. Биредә уку алдынгыларын да әлеге күркәм бәйрәмдә бүләкләделәр, спортчылар да бүләкләр алды. Рәлиф Әскаров Бөтенрәсәй күләмендә зур җиңүләргә ирешкән шәкерте Алия Исрафилованы аерым бүләкләп узды. Укытучылар да чәчәк бәйләмнәренә күмелде. Нәниләр җырлый, шигырь сөйли, чыгарылыш сыйныф егетләре-кызлары чыгыш ясый, шарлар оча, фотосессияләр, оригиналь саубуллашу вальсы, чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына әзерләүче мөхтәрәм укытучылар Елена Юрьевна Панкова белән Венера Әмир кызы Мостафина…
Бар да күтәренке рухта, изге теләктә... Балтач гимназиясе директоры Айгиз әфәнде дә шат, җәмгыятебезгә файдалы булачак шәхесләр әзерли алдылар бит, әти-әниләр чыгышында моның шулай икәнлеге аеруча да чагылыш тапты, чөнки ике әтинең дә чыгышы уку һәм тәрбия өчен сыйныф җитәкчеләренә, мәктәп коллективына карата тирән рәхмәт хисләренә төренгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та укучылар белән бер рухта тирбәлде, үз чыгышында гимназияне мактауларга күмде, балаларга изге теләкләр теләде, район мәгариф бүлегеннән килгән вәкилебезнең дә изге теләкләре, һичшиксез, чынга ашачак. Бар да әйбәт булачак, бар да шушы бәйрәм кебек матур булачак, тик дөньялар гына тынычлансын, сугыш афәтләре күрмик, булганның кадерен белик, бәйрәм тәэсирләрен күңелләребездән озак җибәрмик.














