МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
17 мая - Международный день детского телефона доверия 17.05.2024

Детский телефон доверия создан для оказания психологической помощи детям, подросткам и их родителям в трудных жизненных ситуациях. На обратной линии вас всегда готовы выслушать, поддержать и дать совет. Единый номер по всей России +7(800)200-01-22. Звонок бесплатный и анонимный.
-
Встреча/Очрашу 17.05.2024

В гимназии для 8-10 классов прошла встреча с заместителем прокурора Балтасинского муниципального района Низамовым Д.А.
8-10нчы сыйныфлар өчен гимназиядә Балтач муниципаль районы прокуроры урынбасары Д. А. Низамов белән очрашу узды.
-
Творческая мастерская «Декупаж на спиле»/«Декупаж на спиле» иҗади остаханәсе 17.05.2024

Если вы решите сделать простую, красивую и без лишних затрат ручную работу, то методом декупажа можно украсить посуду, мебель, украшения и многое другое. А вот декупаж особенно оригинален, если наносить его на спиле дерева. Конечно, и эта работа требует мастерства, терпения. В рамках Года семьи, 17 мая в Балтасинской Центральной детской библиотеке работала творческая мастерская «Декупаж на спиле».
Гади, матур һәм артык чыгымнарсыз кул эше ясарга уйласаң, декупаж техникасы белән савыт-саба, мебель, бизәнү әйберләре, тагын әллә ниләр бизәргә мөмкин. Ә менә декупажны агачның аркылы кисеменә төшерсәң, ул бигрәк тә үзенчәлекле. Әлбәттә, бу эш тә осталык, сабырлык таләп итә. 2024нче ел - Гаилә елы кысаларында, 17нче май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Декупаж на спиле» иҗади остаханәсе эшләде.
-
Балтач гимназиясенең хисап концерты 17.05.2024

Бүген Балтач гимназиясенең хисап концерты. Уку алдынгыларын, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләрне, спортта, сәнгатьтә һәм башка өлкәләрдә җиңүчеләрне, призлы урыннар алучыларны бүләкләү тантанасы. Җиңүчеләр бик күп, иң башта фән олимпиадаларының җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде.
-
Балтач гимназиясенең хисап концерты 17.05.2024

Бүген Балтач гимназиясенең хисап концерты. Булды бит инде, диярсез, анысы иҗат концерты иде, монысы уку алдынгыларын, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләрне, спортта, сәнгатьтә һәм башка өлкәләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.
-
Балтач гимназиясенең хисап концерты 17.05.2024

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов Балтач гимназиясенең хисап концертын «Йолдызлар парады» дип атады. Чыннан да, йолдызлар сәхнәгә атыла гына. Берьюлы берничә фәнни-гамәли конференциядә урын алучылар бар, һәр блокта да укучылар белән сәхнә тула. Афәрин! Иганәчеләр белән бик горурлана гимназия директоры Айгиз әфәнде. Биредә алар күп һәм бик ярдәмчел.
-
Балтач гимназиясенең еллык хисап концерты 17.05.2024

Бүген - Балтач гимназиясенең еллык хисап концерты. Ел дәвамында ирешкән уңышлар, алдынгы балалар бүген дан казана, сәхнәдә бүләкләнә, укытучылар да хөрмәтләнә.
-
Очрашу 16.05.2024

Балтач гимназиясендә районның мәктәп директорлары, мәктәп яны тәҗрибә участоклары җитәкчеләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә атказанган хезмәткәр, күренекле шәхес, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, орлыкчылык-яшелчәчелек өлкәсендә алгарышлар белән ил-көнебезгә хезмәт итүче Харис Бәдретдин улы Камалиев белән очрашты. Харис әфәнденең Балтач районына тәүге мәртәбә генә килүе түгел, бу хакта әлеге очрашу-фикер алышу, тәҗрибә уртаклашуда катнашучы Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да белдерде: «Авыл хуҗалыгының чын докторы ул замандашыбыз, дини мәсьәләләр буенча да нык белемле, менә безгә үз теләге белән бушлай белем бирергә, бакча эшләрен үзе күрсәтеп, аңлатып үтәргә килде. Хәзерге заманда болай бушлай өйрәтеп йөрүчеләр юк диярлек. Мәктәп җитәкчеләре, укытучылар белсә, алар балаларга өйрәтми калмаслар дигән фикердә үзе дә», ди җитәкчебез. Харис әфәнде очрашуны-тәҗрибә уртаклашуны бик күңелле итеп алып барды. Югары уңыш алу серләре белән дә бик теләп уртаклаша. Иң мөһиме - бакча җимешен үстерү урынын дөрес сайлау, дөрес тукландыру һәм эш коралларын дөрес куллана белү. Мондый форматтагы очрашуларны алга таба да «Авыл яши» проекты кысаларында дәвам итеп, балаларның үзләре белән дә уздырырга кирәктер. Нәкъ менә Харис Бәдретдиновичның үзе белән. Чөнки ул бик гади, үтемле итеп аңлата, шундук бакчада казынасы килү теләген уята.
-
Акция по сбору гуманитарной помощи в госпиталь СВО, акция «Письмо солдату» и «Коробка добра» 16.05.2024

В течение года активисты первичного отделения «Движение Первых», Орлята России, отряд Волонтеры Победы, Форпост, Юнармия с помощью родителей и сотрудников гимназии принимали участие в сборе гуманитарной помощи #Zанаших. За помощь в организации данной работы гимназисты были награждены Благодарственным письмом от штаба СВО. В конце учебного года была проведена акция по сбору гуманитарной помощи в госпиталь СВО, акция «Письмо солдату» и «Коробка добра». Выражаем огромную благодарность за участие в данной акции.
Только совместными силами и поддержкой мы ПОБЕДИМ. -
Акция по сбору гуманитарной помощи в детский дом/Балалар йортына гуманитар ярдәм җыю буенча акция 16.05.2024

В гимназии провели акцию по сбору гуманитарной помощи в детский дом. Выражаем огромную благодарность за помощь и поддержку всем участникам данной акции.
Гимназиядә балалар йортына гуманитар ярдәм җыю буенча акция узды. Әлеге акциядә катнашучыларның барысына да ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.














