Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 Б |
| Телефон: | 8(843)-682-41-11 |
| E-Mail: | Ds.N4baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 93 воспитанника/ 93 бала |
| У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
"Суган хэм арпа тишелешен кузэтэбез" 06.02.2018

Тэжрибэ уздыру зонасында кузэтулэрне дэвам итэбез. Суган хэм арпа ужымнын тишелешен чагыштырабыз.
-
"Журналист апа белән әңгәмә" 01.02.2018

Әти-әниләр килгән көн балалар өчен аеруча күңелле. Бүген бездә Хасанова Зәлинәнен әнисе Зәлия булды. Ул безгә "Хезмәт" газетасы редакциясеннән килде. Балаларга редакция тарихы , журналист хезмәте турында сөйләде, һәр бала белән аерым әңгәмә оештырды. Балаларны үзләре теләгәнчә фотога төшерде, газета чыгару серләренә өйрәтте. Ә без үз чиратыбызда, Зәлия апага рәхмәт әйтеп, кичкә үзебездә гәҗит чыгарып куябыз дип, саубуллаштык.
-
"Йолдызлык-2018" 30.01.2018

"Созвездие - Йолдызлык 2018" республика фестиваленең сайлап алу туры үтте. Бакчабыздан "Конферанс" һәм "Вокал" номинаөиясендә катнашып балалар матур чыгыш ясадылар. Алга таба да аларга уңышлар телик!
-
"Рәхмәт, Чулпан апа!" 24.01.2018

Ничек рәхәт бакчада
Көндә килә кунаклар.
Чулпан апай өйрәтте
Шаурма да ясарга.
! -
"Шәфкать туташы бездә кунакта" 23.01.2018

Әти -әниләр белән очрашулар дәвам итә. Без бүген иң шәфкатьле, кирәкле һөнәрләрнең берсе, шәфкать туташы һөнәре белән таныштык. Айгөл балаларны медицина инструментлары белән таныштырып,кан басымын, температураны ничек үлчәүләрен күрсәтте. Сәламәтлекне сакларга, чыныгырга, файдалы ризыклар ашарга кирәклеген аңлатты. Балалар кеше организмында күп төрле микроблар булуын, чисталыкны саклау, гигиенаны дөрес үтәп аларга каршы торып булуын аңладылар. Айгөлгә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Калайдан бизәк ясау серләре" 22.01.2018

Бүген уртанчылар төркемендә кунакта Галиевлар гаиләсе булды. Алар безгә калайдан бизәкләр ясау серләрен өйрәттеләр. Балалар үзләре дә кәгазьдән бизәк ясап карады. Безгә онытылмаслык кичерешләр, мизгелләр бүләк иткән өчен Ленар белән Алиягә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Уртанчылар төркемендә тәрбияви дәрес" 19.01.2018

Бүген уртанчылар төркемендә чираттагы кунагыбыз Шамсутдинова Кәдрия. Ул балаларга тәрбияви әкият сөйләде, уеннар уйнатты, матур әдәпле сүзлэр өйрәтте. Балаларда әнилэргэ карата хөрмәт, ярату, кайгыртучанлык хислэре уятты. Кадерле кешеләребез әнилэребезне тыңларга, аларны шатландырып торырга кирәклеген аңлатты. Кәдрия әниебез оста куллы да икән әле, ул балаларга әниләренә бүләк ясарга өйрәтте. Хөрмәтле әниебезгә бүгенге көнебезне файдалы итеп уздырганы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларны сөендергэн өчен Аллахнын рәхмэте булсын Сезгә, Кәдрия.
-
"Табигатьтәге үзгәрешләр" 18.01.2018

Саф һавада күзәтүләр, тәжрибәләр дәвам итә. Уртанчылар төркеме табигатьттәге хәрбер үзгәрешне зур кызыксыну белән күзәтеп баралар.Бүген алар агачтагы бәскэ игътибар иттеләр, күзәтүдән , агачка кояш тошеп торган якта кар бәслэре коелган, агачның икенчесе яртысында, төн якта бәс калганын ачыкладылар, шулай итеп көньяк хэм төньякны аерырга өйрәнделәр.
-
"Кышның күңелле мизгелләре" 18.01.2018

Менә нинди кыш килде
Ап-ак булды җир өсте,
Чаналарга чаңгыларга
Җиткереп булмый эш.
Бөтен дөнья чаж да чож
Тауда-тау шуучылар.
Таубашыннан шуганда
Мәтәлептә китәләр,
Ничек итсә итәләр,
Барыбер төшеп җитәләр -
"Торт бизибез" 16.01.2018

Январь ае уртанчылар һәм зурлар төркемендә "Әти-әниләребезнең яраткан һөнәрләре" проекты бара . Бүген балалар янына төркемебезнең иң актив гаиләләренең берсеннән Гарипова Роза кунакка килде .Ул балаларга торт пешерү, кекс бизәү серләренә өйрәтте. Балалар бик кызыксынып оста белән бергэ кекс бизәделәр. Балаларыбызга онтылмаслык кичерешләр, осталык бүләк иткән олы йөрәкле әниебезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.













