Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 Б |
| Телефон: | 8(843)-682-41-11 |
| E-Mail: | Ds.N4baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 93 воспитанника/ 93 бала |
| У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Табигатьтә көз бәйрәме"/"Праздник осени" 13.09.2018

13 нче сентябрь көнне уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Сабантуй” ял паркында ”Көз кызына кунакка” дигән күңел ачу кичәсе үткәрдек. Балаларны урман кырыенда әкият геройлары -“Убырлы карчык” һәм “Шүрәле” каршы алдылар ,үзләрен Көз кызы, Урман бабай дип таныштырдылар. Балалар аларга сораулар биреп, кем икәнлекләрен ачыклагач, Көз кызы һәм Урман бабайны табарга булыштылар.
13 сентября в парке отдыха "Сабантуй" проводили развлечение на тему «В гостях у Осени». Любовались осеннней природой,встретились со сказочными героями.
-
"Адаптация чоры"/"Адаптация" 13.09.2018

Бакчага беренче тапкыр килү балаларда стресс барлыкка китерә. Беренчедән баланың бөтен көндәлек тормышы үзгәрә, яна кешеләр, яңа балалар белән аралаша башлый. Организымнын яңа режимга ияләшүе, баланын үз-үзен тотышына йогынты ясый. Адаптация өч өлешкә бүленә: бала, әти-әни, педагог. Шушы өч як килешеп бер фикердә булганда, балага бакчага ияләшү җайлы бирелә.
Поступление в детский сад часто вызывает у ребенка стресс. Это обусловлено тем, что в корне меняется не только режим дня, привычный с рождения , но и окружающая ребенка среда, появляется большое количество незнакомых людей. Приспособление организма к новым условиям социального существования, новому режиму сопровождается изменением поведенческих реакций ребенка, расстройством сна, аппетита… Адаптационные процессы охватывают три стороны: ребенок, его родителей и педагогов. От того, насколько каждый готов пережить адаптацию, зависит конечный результат-спокойный ребенок, удовольствием посещающий дошкольное образовательное учреждение.
-
"Саф һавада уеннар" / Игры на свежем воздухе 10.09.2018

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары театральләштерелгән уеннарны саф һавада чыккач та дәвам итә. Балалар бик теләп әкиятлэрне сәхнәләштерәләр, шулай ук узлэре дә уйлап чыгарып тамаша куярга өйрәнәләр.
Дети подготовительной группы очень любят театрализованные игры.Они играют знакомые сказки, и сами придумывают разные истории.
-
"Белем көне"/"День знаний" 03.09.2018

3нче сентябрь көнне бакчабызның музыка залында уку елы башлану уңаеннан "Белем бәйрәме " уздырылды. Балалар бәйрәмдә Убырлының рус телендә табышмакларына җавап таптылар, Фиксикнең шакмаклары белән ярыштылар,Микки Маус белән инглиз телендә өйрәнгәннәрен искә төшерделәр, Буратино алып килгән хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, Карлсонга матур биюләрен буләк иттеләр.
3 сентября в музыкальном зале детскогосада проведена "День знаний". На этом празднике дети отгадали загадки Бабы Яги на русском языке , соревновались кубиками Фиксика -любимого героя из мультфильма. Вспоминали английский язык вместе с Микки Маусом, составили слова из букв, который принес Буратино .В конце праздника подарили красивый танец Карлсону.
-
"Музыка атналыгы" /"Неделя музыки" 21.05.2018

Бакчабызда үткән музыка атналыгы барышында, балаларның композиторлар, музыка уен кораллары турында белемнәре ныгытылды. Мәктәпкә әзерлек балалары белән "Музыкаль табышмаклар", "Көйне танып бел", "Мин җырларга яратам" ярыш-конкурслар үткәрелде./ С большим интересом прошла неделя музыки. В ходе недели у детей была закреплена знания о композиторах, о музыкальных инструментах. С детьми подготовительной к школе группы проведены конкурсы "Угадай мелодию", "Музыкальные загадки", "Я люблю петь".
-
"Безнең практикант апабыз" 24.04.2018

Арча педагогия көллиятендә укучы Гильмуллина Фирүзә Хәлиловна бездә практика үтә. Булачак тәрбияче апа балалар белэн кызыклы эшчәнлекләр алып бара. Бүген ул балалар белән математика эшчәнлегендә.
-
"Кызыклы ачышлар" 20.04.2018

Уртанчылар зурлар төркеме балалары бик кызыксынучан. Алар кар астыннан иң беренче чыгучы яшел мүкне күзәттеләр. Мүкнең таш өстендэ, күләгәле дымлы җирдә үсүе балалар өчен зур ачыш булды.
-
"Саф һавада физкультура" 20.04.2018

Уртанчылар һәм зурлар төркеме саф һавада физкультура эшчәнлегендә рәхәтләнеп уйнадылар, ярыштылар, көч сынаштылар.
-
"Кызыклы галәм" 12.04.2018

Уртанчылар һәм зурлар төркемендә "Кызыклы галәм" проекты кысаларында балалар галәм, космонавтлар, планеталар белән таныштылар. Рәсем, әвәләү, кисеп ябыштыру эшчәнлегендә космик ракета, спутник, космонавт ясадылар.
-
"Салкын чишмәгә экскурсия" 10.04.2018

Уртанчылар һәм зурлар төркеме төбәгебезнең табигатен өйрәнәләр. Алар бүген Салкын чишмәгә экскурсиягэ бардылар. Чишмәнең тау асты чишмәсе икәнен, аның суы Шушма елгасына кушылып агуын белделәр. Чишмәнең челтерәп агуын тыңладылар, күзәттеләр. Аның тирәли чүпләрне җыештырып, табигать байлыкларын сакларга кирәклеген аңладылар.













