Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 Б |
| Телефон: | 8(843)-682-41-11 |
| E-Mail: | Ds.N4baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 93 воспитанника/ 93 бала |
| У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Йолдызлык-2018" 20.03.2018

Ел саен республика күләмендә үткәрелгән “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә безнең бакча балалары да матур чыгыш ясадылар, шушы мәртәбәле, дәрәҗәле бәйгенең дипломына ия булдылар. Музыка җитәкчесе Илсөяр Галимулловнаны чын күңелдән котлап, иҗади уңышлар телибез
-
"Неделя английского языка"/ "Инглиз теле атналыгы" 19.03.2018

19 марта было объявлено о начале недели английского языка, оформлены стенды, где родители и дети старших групп могли найти информацию о плане проведения недели. Мероприятия недели проходили с использованием мультимедийных презентаций и интерактивного оборудования, что вызвало очень большой интерес и высокую активность детей. С большим интересом прошел «энергичный английский»: утренняя зарядка, физ. минутки на английском языке детям запомнились надолго.
-
"Очрашулар дәвам итә" 15.03.2018

Уртанчылар, зурлар төркемендә әти - әниләр белән эшлекле очрашулар дәвам итә. Бүген безгә Ибрагимов Аделнең әнисе Эльмира килде. Ул балаларга киемнәрне тиз һәм уңайлы итеп төрергә өйрәтте. Балалар гаҗәпләнеп карап утырдылар. Очрашу ахырында Эльмира апага шкафта киемнәребезне тәртиптә тотабыз дип саубуллаштык. Мавыктыргыч һәм кызыклы очрашу бүлэк иткәнегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә.
-
"Әбиләр кичәсе" 06.03.2018

Әйе,уртанчылар төркеме балалары белән үткәрелгән “Әбиләр кичәсе” үзгә бер җылылык белән үтте.Гадәттә “әбиләр килә” дигәч, без элеккеге җырлы-биюләр, татар халык җырлары, түгәрәкле уеннар әзерләргә күнеккән.Ә менә бу бәйрәмгә музыка җитәкчебез Илсөяр Галимулловна әзерләгән дәртле, заманча балалар җырлары, аерым солист кызларыбызның чыгышлары, дәртле, үзенчәлекле биюләр әбиләребез, дәү әниләребез
-
"Бәйрәм белэн!" 06.03.2018

Уртанчылар,зурлар төркемендә үзенчәлекле бәйрәм булып узды. Бакчабызга кунакка шушы төркем балаларының яраткан әбиләре, дәү әниләре килде. Бәйрәм бик жылы, күңелле узды. Кадерле әбиләребез оныкларына сөенеп, рәхәтлэнеп ял иттеләр. Матур кичәбез тәрбиячеләр әзерләгән тәмле чәй белән дәвам итте. Өлкәннәребез балалар бакчасына, төркем тәрбиячеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Нюшаның туган көне" 27.02.2018

Зурлар төркемендә күңелле математика эшчәнлеге. Балалар бүген Нюшаның туган көненә бардылар. Тәм -том яратучы Нюшага конфетларын санарга булыштылар. Үзләредә аңа бүлэк итеп торт ясадылар. Эшчәнлек барышында балалар 10 эчендә санарга өйрәнделәр, төрлечә урнаштырылган предметларны санау күнекмәләрен ныгыттылар, геометрик фигураларны искә төшерделәр.
-
"Соңа калмыйк!" 21.02.2018

Уртанчылар һәм зурлар төркемендә әтиләр белән "Соңа калмыйк!" дигән тема астында түгәрәк өстәл уздырылды. Алдан әтиләргә анкеталар бирелеп, баланы тәрбияләүдә борчыган сораулары ачыкланды. Әтиләр бергэ килеп туган мәсьәләләрне чиштеләр, тәрбиячеләр әти кешенең бала тәрбияләудә мөхим роль уйнавын балаларның видео мөрәжәгате белән исбатлап күрсәттеләр. Бу бик кирәк һэм жылы очрашу, тәрбиячеләрнең әтиләрне төркем тормышына актив катнашуларына рәхмәт йөзеннән, төрле номинацияләрдә бүләкләү һәм балаларның котлавы белән тәмамланды.
-
13.02.2018

Бүген бездә балаларның күптән көткән һөнәр иясе ЮХИДИ хезмэткәре, Раилнең әтисе Хуснутдинов Ринат кунакта булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде һәм юлда йөргәндә тәртипле булырга кирәклеге турында кисәтте. Балаларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Ринат абый безгә фуражка, жезл, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче китаплар, юл билгеләре комплектын, балаларның киемнәренә ябыштырырга яктырткыч элементлар бүләк итте. Вакыт табып безгә килгәне, тәрбияви әңгәмә оештырганы өчен Ринат абыйга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Котлыйбыз" 09.02.2018

Бакчабызның югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Рәзинә Камилевна "Ел тэрбиячесе -2017" республика конкурсынын муниципаль этапында уңышлы чыгыш ясап 3 нче урынга лаек булды. Рәзинә Камилевнага алга табада иҗади уңышлар телибез!!
-
"Кышкы экскурсия" 07.02.2018

Уртанчылар һәм зурлар төркеме кышкы максатчан экскурсиядә булып, көз көне үк күзәткән инеш янына бардылар. Юлда агачларны, үтеп йөрүче транспорт төрләрен, урамдагы обьектларны күзәттеләр. Инешне кар каплаган, ә кайбер өлешләре катмыйча калганына игътибар иттеләр.













