Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | Ds.N3baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 88 воспитанников/88 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Балаларга медосмотр 26.03.2013 26 март көнне бакчабызда балаларга медосмотр булып узды. Аны шәфкать туташы Шәрәфетдинова Г.Х. белән берлектә участок педиатры Галиуллина Фәридә Илгизовна үткәрделәр.

-
Инглиз теле түгәрәге 25.03.2013

Бакчабызда түгәрәкләр эшчәнлеге системага салынган.Һәр атнаның җомга көнендә мәктәпкә әзерлек төркемендә инглиз теленә өйрәтү тәгәрәге уза. Бу түгәрәкне тәрбияче Гибадуллина Зилә Николаевна алып бара.
-
Кышны озату бәйрәме 24.03.2013 24 март көнне традицион Кышны озату спорт-күңел ачу бәйрәме булып узды. Биредә оешмалар кышкы спорт төрләре буенча ярыштылар, һәр оешма балалар өчен төрле кызыклы уеннар, бәйрәм кунакларына кайнар чәй эчертү оештырды, шулай ук кул эшләреннән ярминкәләр гөрләде. Салкынча җилле көн булуга карамастан, бәйрәм бик күңелле үтте, кунаклар канәгать калды.

-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2013

Бакчабызда Нәүрүз бәйрәме булып узды. Иртәдән кар явып торса да,күңелләрдә бәйрәм рухы булды. Балалар янына Кыш бабай белән Нәүрүзбикә да килгәннәр иде. Нәүрүз бәйрәме җырлар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды. Ахырдан балалар һәм бәйрәм кунаклары коймак белән сыйландылар.
-
"Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" 13.03.2013

Район мәгариф учреждениеләрендә игълан ителгән "Балалар куркынычсызлыгы айлыгы" рамкаларында бакчабызда төрле чаралар үткәрелә. Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча эшчәнлек узды.
-
Уртанчылар төркемендә әниләр бәйрәме 06.03.2013 Уртанчылар төркеме балалары да әниләрен 8 март белән котладылар. Бәйрәмгә кунакка килгән Белмәмеш белән Шапокляк балаларның да, кунакларның да күңелләрен ачты.

-
Кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәме 05.03.2013 Кечкенәләр төркемендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Кичәгә Кояш кызы кунакка килгән иде. Әниләр дә, балалар да бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әниләр бәйрәме 05.03.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалалары әниләрен 8 Март бәйрәменә кунакка чакырдылар. Кичәгә Карлсон һәм Сипкелбикә кунакка килгәннәр иде. Бәйрәм бик күңелле үзды.
-
Ярминкә гөрләп узды 04.03.2013

Бакчабызда зур ярминкә булып узды. Биредә әти-әниләрнең кул эшләре, пешкән әйберләр сатылды. Балалар өчен лотерея уены, кунаклар өчен коймак белән чәй эчү оештырылды. Ярминкә бик күңелле узды.
-
Язның беренче көне белән! 01.03.2013
Көннәр аяз, күктән алсуНур сибеп кояш көлә.Җиргә тама көмеш тамчы –Сагынып көткән яз килә.Көннәр җылы, күктән алсуНур сибеп кояш көлә,–Җәйге шатлык, көзге бәхетЯз белән бергә килә.










