Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | Ds.N3baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 88 воспитанников/88 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Ясле төркемендә әти-әниләр җыелышы 11.04.2013

Ясле төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы булып узды. Әти-әниләр нәниләренең ел буена нинди һөнәрләр үзләштерүе белән таныштылар. Шәфкать туташы Шәрәфетдинова Гөлсәмирә Хәсәновна балаларның туклануы, төркемнәрдә үткәрелә торган чыныктыру чаралары турында сөйләде.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы 10.04.2013

Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта район социаль яклау бүлегеннән психологлар катнаштылар. Алар әти-әниләргә мәктәпкә баручы балаларның психологик әзерлеге турында сөйләделәр.
-
Рус теленнән ачык шөгыль 10.04.2013

Рус теле тәрбиячесе Гибадуллина Зилә Николаевна мәктәпкә әзерлек төркемендә "Урман җәнлекләре" темасына ачык шөгыль уздырды.
-
Балалар әкият куялар 10.04.2013

Тәрбияче Закирова Сәрия Тимербаевна җитәкчелегендә уртанчылар төркеме балалары "Шалкан" рус халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Кечкенә булуларына карамастан, балалар рольләрне бик оста башкардылар.
-
Кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы 09.04.2013

Кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта тәрбиячеләр Нигаматуллина Г.Ф. һәм Музепова Г.А. әти-әниләргә ачык шөгыльләр күрсәттеләр.
-
Педагогик киңәшмә 04.04.2013

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны аралашу һәм телләргә өйрәтүдә яңа алымнарны гамәлгә ашыру" дигән темага чираттагы педагогик киңәшмә булып узды. Тәрбиячеләр шушы тема буенча чыгышлар ясадылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Төрле конкурсларда катнашкан тәрбиячеләргә сертификатлар, грамоталар тапшырылды.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча эшчәнлек 03.04.2013

Уртанчылар төркемендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү буенча ачык эшчәнлек үткәрелде. Бу чарада МЧС хезмәткәре Шайдуллин Ильшат Исхакович та катнашты. Ул балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрде.
-
Социаль яклау бүлеге белән хезмәттәшлек 01.04.2013

Балалар бакчасы районыбыздагы төрле оешмалар һәм учреждениеләр белән хезмәттәшлек итә. Бакчабызга социаль яклау бүлегеннән психологлар килеп, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына психологик тестлар уздырдылар.
-
Светофор - безнең дустыбыз 27.03.2013 Яшь тәрбияче Музепова Гүзәл Ахметовна кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча "Светофор - безнең дустыбыз" дип исемләнгән эшчәнлек уздырды.

-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча викторина 27.03.2013 Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбиячеләр Шәрәфиева Г.Н., Йосыпова Ф.Г. музыка җитәкчесе Федорова Е.М. һәм физкультура тәрбиячесе Федорова С.А. белән берлектә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча бик күңелле викторина уздырдылар.











