Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | Ds.N3baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 88 воспитанников/88 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Семинар 30.10.2013

Бүген Шубан урта мәктәбендә ФГОС кыслаларында балалар бакчалары hәм мәктәпләр арасында дәвамчанлылык темасына семинар узды. Биредә технология hәм математика дәресләре күрсәтелде. Шулай ук, семинарда ИМЦ методисты Нутфуллина Г.Ф. hәм Балтач урта мәктәбенең башлангыч белем бирү буенча директор урынбасары Давлетшина М.М. чыгыш ясадылар. "Карлыгач" балалар бакчасыннан Аглиуллина А.Р. семинарда катнашты. Ул семинарда алган тәҗрибәсе белән башка тәрбиячеләрне таныштырды.
-
Балалар бакчаларында яңа технологик алымнар куллану 24.10.2013

Бүген "Карлыгач" балалар бакчасында зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәгә Мамадыш hәм Балтач районының балалар бакчалары мөдирләре җыйналды. Бу киңәшмәдә балалар бакчасында кулланылучы яңа технологик алымнар турында тәҗрибә уртаклаштылар. Биредә Балтач балалар бакчаларының тәрбиячеләре чыгыш ясадылар. Киңәшмә бик эшлекле hәм җанлы узды.
-
Котлыйбыз! 22.10.2013

Безнең балалар бакчасы "Үсемлекләр дөньясы" исеме астында узган Бөтенроссия балалар рәсем конкурсында катнашты. Тәрбияче Закирова С.Т. үзенең төркем балалары ясаган рәсемнәре белән Идель буе Федеральокругы hәм Татарстан Республикасы буенча 1 урын, шулай ук, тәрбияче Аглиуллина А.Р. Балтач районы буенча 1 урын алдылар. Котлыйбыз сезне!!! Киләчәктә дә зур уңышлар сезгә!
-
Әкият илендә 21.10.2013

Бүген бакчабызга Түбэн Кама шәhәреннән курчак театры килде. Театр геройлары Буратино белән Карабас Барабас балаларны әдәплелек иленә алып бардылар. Бу өлкәдә балалар үзләренең белемнәрен күрсәтеп үттеләр.
-
Алтын көз... 18.10.2013

Җирдә сары яфрак – Көз килүнең билгесе. Сары яфрак - көз чибәрнең Төшеп калган көзгесе. Алтын – Сары яфраклар җиргә түшәлгән… Алтын-сары яфракларга нурлар өстәлгән...
-
Корбан бәйрәме 14.10.2013

Бүген балалар бакчасына мәчеттән Фазылҗанова Фирая Яхиевна кунакка килде. Ул балаларны корбан бәйрәме белән котлап, гает күчтәнәчләре таратты.
-
Көз җиткәнен миләш уйламый да... 11.10.2013

Көз җиткәнен миләш уйламый да, Ул кызарып тулган, күр әле, Юк, саргаеп түгел, уттай янып, Каршылый ул көзге көннәрне.
Кышка әзерлек максатыннан бергәләшеп миләш җимешләрен җыйдык. Кышкы салкыннарда җәйнең, көзнең матур көннәрен искә алып, тәмле итем миләш чәен эчәрбез.
-
Киләчәктә дә зур уңышлар! 08.10.2013

Безнең балалар бакчасы "8 март-2013" Бөтенроссия балалар утренниклары конкурсында катнашып, Татарстан Республикасы буенча 2 нче урынга лаек булды. Афәрин! Киләчәктә бакчабыз коллективына тагын да зур иҗади уңышлар теләп калабыз. Без булдырабыз!
-
Бәйрәмегез белән! 04.10.2013

Хөрмәтле укытучылар! Сезне чын күңелебездән hөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә hәркемгә иҗади уңышлар насыйп булсын. hәркемгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телибез. Бәйрәм белән!
-
Өлкэннэр көне белән! 03.10.2013

Бакчабызда өлкәннэр көнен үткәрдек. Бездә күп еллар эшләгән ветераннарыбыз кунакка килделәр. Алар балаларның матур чыгышларын карадылар. Бәйрәм кичәсе зур табын артында дәвам итте.










