Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 ( 277 ) 278 279 280 >>
-
Сәламәт булып үсәбез. 13.02.2014

Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!
-
"Игътибар - балалар!" 12.02.2014

Балаларның юлда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен кайгырту-өлкәннәрнең төп бурычы. Шуны һәрвакыт истә тотып, балалар бакчасында әти-әниләр белән еш кына сөйләшүләр, ДЮХИИ хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрелеп торыла.
-
Юбилей 10.02.2014

Бакчабызда озак еллар хезмәт иткән хөрмәтле коллегабыз пешекчебез Гөлфия Рависовнаның туган көне. Гөлфия Рависовна! 50 яшьлек алтын юбилеегез белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
-
Лыжня России-2014 09.02.2014

Бакчабыз коллективы белән "Лыжня России-2014" стартында катнаштык.
-
Курчак театры "Капитошка" бездә кунакта. 06.02.2014

Бакчабызга кунакка Чаллы курчак театры килде. Тамаша бик күңелле үтте. Катнашкан һәр геройның хис-кичерешләрен үз йөрәкләре аша үткәреп,балалар чын күңелдән театр дәръясына чумдылар.
-
Юл билгеләре иленә сәяхәт 03.02.2014

Балаларга юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен , транспорт турында, юлда йөргәндә кагыйдәләрне бозмау, урамда үз-үзеңне әдәпле тоту хакында уен эшчәнлеге аша өйрәтү кызыклы һәм отышлы.
-
Семинар 24.01.2014

Бүген бакчабыз тәрбиячесе Даминова Ясминә Маулетовна "Балтач 3 нче балалар бакчасында" башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен “Федераль дәүләт стандартларын балалар бакчаларында тормышка ашыру буенча мәктәп һәм балалар бакчалары арасындагы хезмәттәшлек” темасына уздырылган семинарда катнашты .Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика һәм кисеп ябыштыру буенча ачык эшчәнлекләр күзәтеп,яңа белемнэр туплап, хезмәттәшләре белән уртаклашты.
-
Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. 10.01.2014

-
Юбиляр 01.01.2014

Бүген тәрбиячебез Гаязова Нурия Камиловнаның олуг бәйрәме- 55 яшьлек юбилее.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
-
Яңа ел белән! 29.12.2013

Котлы булсын Яна ел!
Гел шатлыктан торсын ул,
Бәхетле хәм мул тормышка
Курсәтсен ул яна юл.
Яна ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да, елмаешып,
Игелек теләп торсын!







