муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Әниләр белән бергә... 22.01.2014

3 нче сыйныфлар ,әниләре белән бергәләп, "Бәхетле очрак" интеллектуаль уенында катнаштылар. Сыйныф җитәкчеләре Әхмәтханова Ә.М. аларга бик күп биремнәр эшләтте.
-
"Мин балга нинди күлмәк кияр идем" 22.01.2014

Кызлар арасында "Мин балга нинди күлмәк кияр идем" конкурсы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк, иң затлы күлмәк иясе билгеләнәчәк.
-
"Минем хыялымдагы машина" 22.01.2014

Малайлар өчен сәнгать атналыгында "Минем хыялымдагы машина" рәсем конкурсы уздырыла. Атна ахырында иң матур машина хуҗасы билгеләнәчәк.
-
"Иҗади палитра" 21.01.2014

Сәнгать атналыгы кысаларында рәсем укытучысы Гарипова Л.Р. 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Иҗади палитра" интеллектуаль уены үткәрде. Уенда "Иҗади балалар" һәм "Кояшкай" командалары көч сынашты.
-
Сочи- 2014. 21.01.2014

Профотряд членнары тәрбия сәгатен укучыларны 2014 елда Сочида узачак олимпия уеннарына әзерлек белән таныштыруга багышладылар, олимпия гимнын тыңлаттылар. 9 нчы сыйныф укучылары Хәйруллина Гөлия, Шакиров Айнур, Ягудин Хәйдәр, Хәкимов Айрат бик матур чыгыш ясадылар.
-
Армспорт җиңүчеләре. 20.01.2014

1997 нче елгы һәм яшьрәк кызлар арасында ООО "Труд" призына уздырылган армспорт ярышында 8 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Рамилә 1 нче, 9 нчы сыйныф укучысы Хәйруллина Гөлия 3 нче урынны яуладылар. Тренерлары: Галимов Илдар Мөхәммәтнаилевич.
-
Сәнгать атналыгы.
20.01.2014
20-27 январь көннәрендә мәктәптә сәнгать атналыгы уздырыла. Атналык чараларга, конкурсларга бай, барлык укучыларны кызыксындыра торган.
-
Ачык дәрес - 2. 17.01.2014

2 нче сыйныфларның әти-әниләре татар теленнән ачык дәрес карадылар. Укучылар актив катнаштылар. Дәресне сыйныф җитәкчесе Әхмәтҗанова А.Ш. үткәрде.
-
Ачык дәрес-3. 17.01.2014

1 нче сыйныф укучылары әти-әниләргә үзләренең 4 ай буе алган белем һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Сыйныф җитәкчеләре Гобәйдуллина Ф.Ә. татар теленнән ачык дәрес уздырды.
-
Ачык дәрес. 14.01.2014

Сыйныф җитәкчесе Габделхакова Р.Г. 5 нче сыйныфларның әти-әниләрен кунакка чакырды һәм татар теленнән бик матур ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан чирек нәтиҗәләре, укучыларның тәртибе, үз-үзләрен тотышлары буенча сөйләшүләр булды.













