муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Әниләр бәйрәме. 06.03.2014

2-3 нче сыйныфлар әниләрен бәйрәм белән котлап, кунакка чакырдылар. Бәйрәм кичәсендә "Кем миллионер булырга тели" уены үткәрелде.
-
Әлифба бәйрәме. 06.03.2014

39 хәреф белән
Таныштык без дәрестә.
Олы ярдәмче булдың син,
Рәхмәт сиңа, ӘЛИФБА!
1 нче сыйныфлар бик матур итеп "Әлифба" бәйрәме үткәрделәр.
-
"Әниләргә бүләк" акциясе. 06.03.2014

6-7 сыйныф егетләре 8 нче март бәйрәменә әниләренә агачтан гөл кую өстәлчекләреһәм кухня наборы эшләгәннәр. Өйрәтүчесе: Гайфуллин Г.Г.
-
Тау шуабыз бергәләп. 05.03.2014

9 нчы сыйныф укучылары, имтиханнарга әзерлек арасында, тау шуып, саф һавада ял итеп кайттылар.
-
Шугалак чистартабыз. 05.03.2014

Тимераякта шууны балалар бик яраталар. Шуңа күрә алар шугалакны кардан чистартып торалар.
-
8 нче март бәйрәме турында. 04.03.2014

Тәрбия сәгатьләрендә егетләр 8 нче Март бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр, укучыларга кызыклы мәгълүмат бирделәр.
-
Замана кызлары-2014 04.03.2014

5-8 сыйныф кызларының җитезлеген, булганлыгын билгеләү өчен "Замана кызлары" бәйгесе үткәрелде. Кызлар ике командага бүленеп спортта һәм көнкүрештә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Әти-әниләр университеты. 03.03.2014

Балалар тәртибе, алдагы бурыч һәм максатлар турында сөйләшү өчен әти-әниләр мәктәпкә җыелды. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гобәйдуллина Ф.Ә. аларны суицид китереп чыгарырга мөмкин булган сәбәпләр белән таныштырды.
-
Алдан күрүчеләр. 03.03.2014

Физик тәрбия укытучылары, Сочида узган Олимпия уеннары алдыннан, укучыларга Россия командасы алачак медальләр санын фаразларга тәкъдим иттеләр. Мәктәптәге барлык укучы һәм укытучылар да үз фаразларын әйттеләр. Һәм шулар арасыннан төгәл итеп билгеләүчеләр булып Мостафина Алинә, Гаязетдинова Рәмзия, Губаев Рәзил, Хәкимов Айрат, Зиннәтуллина Чулпаннар табылды.
-
Мальчиш-кибальчиш. 26.02.2014

25 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары "Мальчиш-кибальчиш" уен-ярышында катнаштылар.













