муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Аҗаган -2014. 26.02.2014

25 нче февраль көнне "Аҗаган -2014" үткәрелде. Укучылар бар яктан да үзләренең һөнәр-сәләтләрен күрсәттеләр: автомат сүтеп-җыйдылар, карта белән эшләделәр, йөгерделәр, каршылыклар полосасы аша үттеләр, миналар эзләделәр. Һәм иң ахырдан повар -укучылар пешергән пилмән белән сыйландылар.
-
Әтиләр бәйрәме. 26.02.2014

2-3 сыйныфлар яраткан әтиләрен бәйрәмгә җыйдылар. Укучылар әтиләренә үзләренең иң изге, матур теләкләрен җиткерделәр, уйнадылар, биеделәр.
-
"Ел укытучысы-2014" конкурсы. 25.02.2014

"Ел укытучысы-2014" конкурсында мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Аухадиев И.Ф. катнашты һәм Түнтәр урта мәктәбендә "Моя семья. Любимые занятия и домашние обязанности членов семьи" темасына 4 сыйныфта дәрес һәм "Английский вокруг нас" темасына мастер-класс үткәрде.
-
Волейбол көне. 24.02.2014

Һәр елны Ватанны саклаучылар көнендә Арбор мәктәбе Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Тәлгать Гыйльванов истәлегенә волейбол ярышы оештыра. Быел да бу көнне волейбол яратучылар көтеп алды. 7 команда кичкә кадәр көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын – Авыл яшьләре–1; 2 урын – студентлар; 3 урын – полиция хезмәткәрләре командалары. Авыл яшьләре–2, укучылар, укытучылар, җитәкчеләр командаларына уңыш киләсе елда елмаер дип өметләник. Уеннарның иганәчесе – ООО «Арбор». Ә чираттагы волейбол ярышы – 8 нче мартта хатын-кызлар арасында.
-
Бәйрәм белән! 22.02.2014

Хөрмәтле хезмәттәшләребезне - ир-ат укытучыларны 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Аларга саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, гаиләләрендә тынычлык, иминлек телибез.
Сез булганга - без терәкле,
Сез булганга эшләү күңелле.
Сезнең дә бит без булганга гына
Эшлисегез килә түгелме?
-
Бәйрәм белән, әтием! 21.02.2014

4 нче сыйныф укучылары 23 нче февральгә карата оештырылган бәйрәмгә әтиләрне кунакка чакырдылар һәм үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Үз чиратларында әтиләр дә тик тормады - балачакларын искә төшереп машина белән уйнадылар,
-
Әтиемнең бала чагы, яшь чагы. 20.02.2014

Башлангыч сыйныфлар әтиләргә, аларның балачакларына багышлап газеталар иҗат иттеләр.
-
Җиңүчеләр. 17.02.2014

«Юлдаш» җәмгыяте призына 1996-98 елгы укучылар арасында узган татар-башкорт милли спорт көрәше ярышларында 8 нче сыйныф укучылары Кәбиров Фәнис – 1, Хәйруллин Әмир 2 нче урыннарны яуладылар. Тренерлары: Гобәйдуллин Д.Д.
-
Шашка-шахмат сөючеләр. 17.02.2014

Оборона-масса һәм спорт сәламәтлек айлыгы кысаларында уздырылган шашка-шахмат ярышларында алдынгы урыннарны алган укучыларны мәктәп администрациясе бүләкләде.
-
Беренче уңышлары. 17.02.2014

2 сыйныф укучысы Кәбирова Зилия "Мир домашних животных " Бөтенроссия дистанцион конкурсында катнашып, 2 нче урынга лаек булды. Укытучысы: Әхмәтҗанова А.Ш.













