муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Искә алдык... 15.02.2014

Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел булу уңаеннан укучылар Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Тәлгать Гыйльванов каберендә булдылар, венок куйдылар.
-
Мини-футбол уйнадык. 14.02.2014

14 февраль көнне «Оборона-масса һәм спорт сәламәтлек» айлыгының тагын бер чарасы – укытучылар, укучылар, студентлар арасында мини-футбол ярышы уздырылды.
-
Замана егетләре. 12.02.2014

Спорт-сәламәтлек аеның тагын бер традицион чарасы - "Замана егетләре" бәйгесе үткәрелде. 4-9 сыйныф егетләренең физик яктан да, интеллектуаль яктан да сәләтләре тикшерелде, нәтиҗәләр чыгарылды.
-
Шашка ярышы. 12.02.2014

Спорт айлыгы кысаларында башлангыч сыйныфлар арасында шашка ярышлары башланды. Укучылар бу бәйгегә кызыксынып һәм теләп катнашалар. Аларның ярышын оештыручы һәм күзәтеп баручы - Гайфуллин Г.Г.
-
Укырга чакыралар. 11.02.2014

Укырга, һөнәр алырга теләгән кешегә мөмкинлекләр күп хәзер. 9 нчы сыйныфны тәмамлап китәргә теләге булганнарны Мари-Төрек механизация техникумы белгечләре укырга чакырып, сөйләшүләр үткәрделәр.
-
Сугышчы - интернационалистлар.
11.02.2014
Укучылар оешмасы членнары бүген тәрбия сәгатьләрендә Әфганстанда хезмәт иткән авылдаш сугышчы - интернационалистлар тормышы белән укучыларны таныштырды.
-
Очрашу кичәсе. 10.02.2014

"Үтеп барса да яшьлек еллары,
Хәтердә һаман мәктәп юллары" - дип, мәктәпне 10, 20, 40, 50 ел элек тәмамлаган укучылар очрашуга җыелдылар. Очрашу кичәсе бик күңелле булды, бүгенге укучыларның җыр-биюләре белән үрелеп барды.
-
"Форпост" ярышы. 08.02.2014

Г.Сидоров истәлегенә Чепья урта мәктәбе базасында уздырылган "Форпост" ярышында мәктәбебез командасы уңышлы чыгыш ясады һәм актив катнашучы буларак бүләкләнде. Турникта тартылу буенча шәхси беренчелектә Галимов Ислам 1 нче, Хәкимов Айрат 2 нче, Кәбиров Фәнис 4 нче урыннарга лаек булдылар. Команданың җитәкчесе: Гайфуллин Г.Г.
-
"Лыжня России" 08.02.2014

8 нче февраль көнне мәктәп буенча чаңгы көне үткәрелде. Укучылар туган як табигатенең матурлыгына сокланып, чаңгы шудылар.
-
Кышкы кросс. 06.02.2014

Спорт - сәламәтлек айлыгы кысаларында һәм Сочида узачак Кышкы Олимпия уеннары ачылуга багышлап 5 февраль көнне традицион "Кышкы кросс-2014" булып узды. Кичке сәгать 7 дә мәктәп яны шау-гөр килде. Кросста барлыгы 166 кеше катнашты. "Иң кечкенә йөгерешче" Гарипов Айзат, "Иң өлкән йөгерешче" Габделхаева Зәнфирә апай булса, "Иң күп катнашучысы булган гаилә" булып Шәйхиевлар гаиләсе танылды.













