Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
“Халыкара туган тел” көне 20.02.2016

20 нче февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы, авыл китапханәчесе тарафыннан “Халыкара туган тел” көненә карата оештырылган сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе үтте.
-
"Әфганстан-йөрәк ярасы" 15.02.2016

Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Зөлфәт Хайруллин һәм интернациональ бурычларын үтәп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан Шакиров Илдар, Аскаров Ирек хөрмәтенә тантаналы линейка үткәрелде, стенд ясалды.
-
Лыжня Татарстана-2016 14.02.2016

Бүген 14 нче февраль көнне "Лыжння Татарстана" кысаларында массакүләм ярыш булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең барлык укучылары, укытучылары бик актив катнашты. Барлык катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
Муса Җәлилнең тууына 110ел" 13.02.2016

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп һәм авыл китапханәчеләре тарафыннан оештырылган, герой шагыйрь "М.Җәлил тууына 110 яшь",- дип исемләнгән викторина һәм сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе үтте.
-
Әлифба бәйрәме 11.02.2016

11 февраль көнне 1 нче сыйныфларда Әлифба бәйрәме үткәрелде. Балалар шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, белемнәрен күрсәттеләр. Ата-аналар, кунаклар бик канәгать калдылар.
-
Очрашу 10.02.2016

Бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары "Парламент" дәресләре кысаларында район Советы депутаты Рәхимҗанова Гөлүсә Илдар кызы белән очраштылар.
-
Чаңгы ярышы 10.02.2016

Бүген мәктәп күләмендә чаңгы ярышы булды. Башлангыч, урта, югары сыйныфларда җиңүчеләр билгеләнде.
-
Котлыйбыз, сине! 05.02.2016

Мәктәбебезнең 9 нче сыйныф укучысы Сәмигуллин И. (җитәкчесе - Аскаров Ф.М) технология фәне буенча уздырылган олимпиаданың Республика турында катнашты. 3 көн буена сузылган бәйгедән укучыбыз зур җиңү яулап кайтты. Ул - призер! Афәрин, Илзат!
-
Туган көнем белән 02.02.2016

2 нче февраль көнне 4 нче сыйныфларда бик күңелле булды. Алар сыйныф җитәкчеләре Шәрәфетдиноа А.Ф.белән "Туган көнем белән" дигән кичә үткәрделәр. Укучылар кызыклы уеннар, викториналардан соң тәмле чәй табыны артында дәвам иттеләр.
-
Баскетбол ярышы 30.01.2016

Бүген мәктәбебезнең егетләр командасы районда узган баскетбол ярышында чыгыш ясап кайтты.













