Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
1 нче сентябрь- белем бәйрәме!!! 01.09.2020

Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Бакчага илтә юллар! -
Без Тукайны Укыйбыз# 26.04.2020

Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.
-
Космонавтика көне! 12.04.2020

12 апрель
Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр.
-
Самоизоляция#Оствайся дома#cобираем пазл# 05.04.2020

-
1 нче апрель - Халыкара кошлар көне))) 01.04.2020

1 апрельдә Халыкара кошлар көне - интернациональ экология бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең вакыты очраклы гына билгеләнмәгән: нәкъ шушы чорда җылы яклардан канатлы дусларыбыз кайта башлый. Өлкәннәр һәм балалар бу көнне су кошларының яшәү урынннарын төзекләндерә, яңа сыерчык оялары, җимлекләр элеп куя.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 20.03.2020

Бүген бездә зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме!
Нәүрүз ул – Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 нче март – язның көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә яз башлану көне. Элгәре заманнардан әби-бабаларыбыз бу бәйрәмне зурлап каршы алганнар. Бу көнне кызлар һәм малайлар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белә котлаганнар.
Кадерле дуслар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, тыныч көннәр телибез! Алсу йөзләрегездә шатлык нурлары балкысын, өстәлләрегез мул, түгәрәк булсын!
-
балалар бакчасында эксперименталь эшчәнлек 14.03.2020

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тирә-юньне тырышып өйрәнүчеләр. Аларның дөньяны тотып, тешләп, иснәп, ватып карап өйрәнәселәре килә. Бу өйрәнү бертуктаусыз: уйнаганда да, зурлар яки кечкенәләр белән сөйләшкәндә дә, экскурсиядә дә, хезмәттә дә. Бу чорда олыларның максаты – “мин күбрәк беләм ” – дип, балаларның күңелен төшермәү, үз белдеклегебез белән бастырыкламау, киресенчә, аларга җавапларны табу юлларын сиздермичә генә әйтеп җибәрү, аларга туган сорауларына мөстәкыйль җавап табу өчен мөмкинлекләр булдыру. Бу вакытта эксперименттан да шәп нәрсә юк, әлбәттә.
-
Күңелле эстафета! 10.03.2020

Хәрәкәттә-бәрәкәт!
Тәнгә керә көч һәм дәрт,
Тәнгә-сихәт, җанга-рәхәт,
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
-
"Әни була бер генә" 06.03.2020

Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
-
Саф һавада уеннар)))) 26.02.2020

Максат: балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм авыруларын киметү.
Бурычлар: балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, хәрәкәт активлыгын үстерү, чыныктыру. Саф һавада булу балаларны сәламәтләндерү формаларының берсе булып тора. Саф һавада булу, бала организмының тышкы тирәлекнең начар йогынтысына һәм авыруларга каршы тора алуына булышлык итә.









