Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Күңелле лото . 03.04.2022

Уен балаларның сөйләмен үстерә, сүз байлыгын тулыландыра һәм активлаштыра, гади диалог күнекмәләрен формалаштыра, игътибарны һәм хәтерне камилләштерә.
-
Саумы, Нәүрүз! 21.03.2022

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз,
Язгы Яңа елыбыз!
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын,юлыбыз!
Нәүрүз килде,тиз килде,
Нәүрүз килде яз килде,
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
-
Бәйрәм мизгелләре. 21.03.2022

-
Бәйрәм мизгелләре. 21.03.2022

-
Кошлар -безнең дуслар. 10.03.2022

Кышын бездә яшиләр:
Песнәкләр hәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышын салкыннар җиткәч,
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч,
Шундый салкын кышларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кышларга
Җим сибәләр аларга,
Оя ясый балалар,
Шатланышып, кошкайлар
Канатларын кагалар. -
8-март халык ара хатын-кызлар кәне белән!!! 08.03.2022

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен! -
Бәйрәм белән!!! 05.03.2022

Сигезенче март –
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга
Кайда чәчәк бар?
Кая карама –
Капланган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
“Гомергә, – ди ул, –
Калыр йөрәктә”.
-
"Май чабу " бәйрәме. 04.03.2022

Әниләр белән балалар бергәләшеп Май чабу бәйрәменә чыктылар. Алар саф һавада рәхәтләнеп төрле халык уеннарында катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан тәмле коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмгә тагын да ямь өстәп кояш та җылы нурларын сипте, һава да яз исе белән тулган иде.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә милли бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтү мөһим роль уйный. Балалар милләтара дуслыкны, бердәмлекне күреп, аңлап үсәргә тиешТ
-
Кадерле әтиләребез -Ватанны саклаучылар көне белән сезне.!!! 23.02.2022

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә
Ул-тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә-
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул-солдатлар бәйрәме
Без котлыйбыз аларны.-
Әтиләрне,абыйларны
Һәм бөтен солдатларны.
-
21 февраль- халыкара туган тел көне 21.02.2022

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.









