муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 357 ( 358 ) 359 360 >>
-
Мәктәп бакчасында 02.07.2014

Мәктәп яны тәҗрибә участогында "кызу эш өсте". Укучылар һәм укытучылар коллективы һәркайда тәртип булдыру өчен көчләрен кызганмый.
-
Мәктәп - ныклап төзекләндерүдән соң 26.06.2014

26 нчы июнь көнне ныклап төзекләндерүдән соң мәктәп яңадан үз ишекләрен ачты. Кыска гына вакыт эчендә мәктәбебезне шушындый матур бинага әверелдерүдә көчләрен кызганмаган, зур тырышлык куйган барлык җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт.
-
Мәктәп ачылу тантанасы 26.06.2014

26 нчы июнь көнне ныклап төзекләндерүдән соң мәктәп ачылу тантанасы булды. Бәйрәмдә ТР Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Назиров, район мәгариф идарәсе начальнигы Руслан Низамов, "Арча КСМ" ы җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, "Курса МТС" ы директоры Рәүф Гыйләҗетдинов, мәктәп директорлары, укытучылар, ата-аналар, укучылар катнашты.
-
Чыгарылыш - 2014 20.06.2014

Мәктәбебезнең 14 укучысы да кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Аларга алдагы тормышларында уңышлар, укуларын яхшы дәвам итүләрен телибез.
-
Күңелле уеннар 31.05.2014

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан укучылар белән күңелле уеннар уйналды, төрле ярышлар уздырылды.
-
Асфальтта рәсем ясау 22.05.2014

Арча шәһәрендә район күләмендә асфальтта рәсем ясау конкурсы үтте. 4 класс укучысы Бикбаева Адилә 7-9 яшькә кадәрге категориядә катнашты. Аның "Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә" номинациясендә ясаган рәсеме 1 урынга лаек булды. Адиләне җиңүе белән котлыйбыз!
-
Футбол ярышы. 16.05.2014

Мәктәп күләмендә уздырылган футбол ярышы һәркемнең күңеленә хуш килде. Барлык класс командалары да уенда актив катнашты.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы 12.05.2014

12 нче май көнне укучылар район күләмендә уздырылган "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында катнаштылар. Аларны ярышка Солтанова И.А. һәм Сөнгатов Ш.Җ. әзерләде.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы 12.05.2014

Район күләмендә уздырылган "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында 5 нче класс укучысы Закирҗанов Илназ "Автошәһәрчек" ярышында 3 урынны алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
-
"Бердәм экология дәресе" 12.05.2014

12 нче май көнне "Бердәм экология дәресе" үтте. Укучыларга экологик проблемалар, Җирнең экологик халәте турында мәгълүматлар җиткерелде.
Укучылар тирә-юньне яшелләндерү, чистартуда да актив катнаштылар.









