муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 347 348 ( 349 ) 350 >>
-
Ата-аналар җыелышы 21.01.2015

Бүген мәктәптә 5, 6 нчы класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. "Яшүсмер чак үзенчәлекләре, проблемалары" дигән темага Шәфигуллин Н.Ф. чыгышы тыңланды. Җыелышта класс җиткчеләре, төрле фән укытучылары һәр укучының укуына, тәртибенә җентекле анализ ясадылар. Шулай ук гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелекнең уртак тәрбия эшен, уку-укыту процессын алып баруда игътибар итәсе оештыру чараларына басым ясалды.
-
"Туган телем язмышы" 19.01.2015

Туган тел-тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Аның матурлыгы шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга да кирәк. "Туган тел язмышы" темасы астында укучыларга телнең нәфислеге, аһәңе, кирәклеге төшендерелә. 9 нчы класс укучылары белән (класс җитәкчесе - Юнысова Р.К.) бүген шул хакта сөйләшү уздырылды.
-
Саф һава-тәнгә дәва 17.01.2015

Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур. Салкыннары чеметтерсә дә, кышны һәркем ярата. Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары да кышын рәхәтләнеп чаңгы, чана шуалар, саф һавада күбрәк булырга тырышалар.
-
Ата-аналар җыелышы 16.01.2015

16 гыйнвар көнне мәктәптә 1-4 нче класс укучыларының әти-әниләре җыелышы үтте. Ул "Гаилә һәм мәктәпнең бала шәхесен иҗади яктан үстерүдәге бердәм эшчәнлеге" дигән темага багышланды. Җыелышны мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М. ачты. 2 нче класс укытучысы Гыйбадуллина Н.Т. әти-әниләрнең бала тәрбияләүдәге ролен ассызыклап чыгыш ясады, киңәшләрен бирде. Шулай ук Насыйбуллина Ф.К. (1 нче класс), Мөхәмәдиева Н.З.(3 нче класс), Минһаҗева Ч.М.(4 нче класс) класслардагы уку сыйфатын, укучыларның белем алуга карашын анализладылар. Җыелышта предмет укытучылары да чыгыш ясады. Соңыннан әти-әниләргә буклетлар таратылды.
-
Шахмат түгәрәгендә 13.01.2015

Шахмат түгәрәге мәктәптә берничә елдан бирле эшләп килә. Башлангыч класс укучылары әлеге түгәрәктә аеруча яратып шөгыльләнә.
-
Физкультура дәресләрендә 12.01.2015

Мәктәбебез укучылары чаңгы спортын яраталар, үз итәләр. Район ярышларында да призлы урыннар яулыйлар. Физкультура дәресләре дә һәр көнне саф һавада үтә.
-
Шахмат ярышы 10.01.2015

Арча Укучылар сараенда шахмат буенча "Арча хәбәрләре" газетасы призына ярышлар үтте. Хәмзин Ришат (5 кл.), Закирҗанов Илназ (6 кл.), Шәфигуллин Камил (2 кл.) составындагы команда әлеге ярышта 1 урынны яулады. Тренерлары - Лотфуллин М.Л.
-
Чаңгы ярышында 09.01.2015

Арча районы мәктәпләре командалары беренчелегенә уздырылган чаңгы ярышында мәктәбебез командасы 2 урынны яулады. Ярышларга укучыларны физик тәрбия укытучысы Мингазов М.В. әзерләде. Команда составындагы укучылар: Мөхәммәдиев И., Сәләхов И., Мингазова З., Мингазова И. Әлеге укчыларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Имтиханнарга әзерлек 08.01.2015

Каникулларда 9 нчы класс укучылары өчен график нигезендә математика, рус теле, татар теле, биология фәннәреннән консультацияләр үткәрелә.
-
Арча Боз Сараенда 06.01.2015

Каникул көннәрендә чаңгы спорты белән шөгыльләнүче укучылар физик тәрбия укытучысы Минһаҗев М.В. җитәкчелегендә Арча Боз Сараенда булдылар, тимераякта шудылар.









