муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 341 342 343 344 345 ( 346 ) 347 348 349 350 >>
-
Волейбол ярышы 18.02.2015

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә спорт ярышлары уздыру дәвам итә. Бүген 5-9 нчы класс егетләре арасында волейбол ярышы уздырылды. Нәтиҗәдә 9 нчы класс егетләре җиңү яулады.
-
Котлыйбыз! 18.02.2015

Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз членнары арасында уздырылган чаңгы ярышында мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Минһаҗев М.В. 3 урынны яулады. Чаңгы спорты буенча аның киләчәктә тагын да югарырак үрләр яулавын телибез.
-
Башлангыч сыйныф укытучылары семинары 17.02.2015

17 нче февраль көнне Урта Курса төп мәктәбендә Арча муниципаль районы гомуми белем мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары семинары узды. Ул “Дәресләрдә сингапур системасының структураларын куллану” дигән тема астында үтте. Семинарда Арча шәһәре мәгариф идарәсенең информацион-методик үзәк методисты Яхина Р.Г. катнашты. Башлангыч сыйныф укытучылары түбәндәге темаларга ачык дәресләр күрсәттеләр: “Табигать һәм без. Кешенең табигый байлыкларны куллануы” темасына 1 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән (укытучы Насыйбуллина Ф.К.), “Үзәк һәм радиус” темасына 2 нче сыйныфта математикадан (укытучы Гыйбадуллина Н.Т.), “Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә” темасына 3 нче сыйныфта әдәби укудан (укытучы Мөхәмәдиева Н.З.), “Тәртип саннары” темасына 4 нче сыйныфта татар теленнән (укытучы – Минһаҗева Ч.М.). Укытучылар үз дәресләрендә сингапур системасының күп төрле структураларын кулландылар.
-
Мастер-класслар 17.02.2015

Башлангыч сыйныф укытучылары семинарында сингапур системасының структураларын кулланып укытучылар татар теле (Гыйбадуллина Н.Т.), сынлы сәнгать (Мөхәмәдиева Н.З.), музыка (Минһаҗева Ч.М.), физик культура (Насыйбуллина Ф.К.), технология (Солтанова И.А.) фәннәреннән мастер-класслар күрсәттеләр.
-
Батырлар гомере мәңгелек! 17.02.2015

17 нче февраль көнне мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Батырлар гомере мәңгелек!” исемле класстан тыш чара уздырылды. Укучылар үз чыгышларында сугыш чоры кешеләренең, солдатларның авыр язмышын чагылдырдылар. Кичә укучыларның сугышка нәфрәтләрен белдергән шигырьләре, җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар татар, рус, инглиз телләрендә “Һәрвакыт булсын кояш!” җырын башкардылар.
-
Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференция 17.02.2015

17 февральдә Балтач районы Карадуган урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Әлеге конференциядә 9 нчы сыйныф укучысы Мөхәмәдиева Хания катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Җитәкчесе- Юнысова Р.К.
-
Әфган сугышы кабатланмасын! 14.02.2015

15 нче февраль – интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Әфган сугышы күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә... Халкыбызга кайткан 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат язмышы һәркемне борчый. Шушы дата уңаеннан әфганчы якташларыбыз искә алынды, һәлак булган авылдышларыбыз хөрмәтенә венок салынды.
-
"Аҗаган" уены 13.02.2015

Бүген мәктәбебездән 8 укучы Арчаның 7 нче номерлы мәктәбендә уздырылган "Аҗаган" уенының зона ярышларында катнаштылар.Укучылар үзләрен күп яктан сынадылар: вакытка противогаз киделәр, миналар эзләделәр, граната ыргыттылар, яралыны бер урыннан икенче урынга күчерделәр, каршылыклар аша үттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Команда составында түбәндәге укучылар катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады: Нурисламов Р.-6 кл., Закирҗанов И.-6 кл., Сәләхов И.-7 кл., Хөснетдинов Р.-7 кл., Мингазова З.-7 кл., Гафуров А.-8 кл., Галимуллина И.-8 кл., Хөснетдинов Р.-8 кл. Аларны әлеге ярышка Сөнгатов Ш.Җ. һәм Мингазов М.В. әзерләде.
-
Музейга экскурсия 13.02.2015

Хәрби-патриотик айлык барышында мәктәпнең "Туган якны өйрәнү музее" нда укучылар еш була. 4 нче класс укучылары экскурсия вакытында борынгы эш коралларын, табылдыкларны, медальләрне, сувенирларны җентекләп күзәттеләр, үзләренә бик күп мәгълүмат тупладылар.
-
Техник иҗат 12.02.2015

Укучылар технология дәресләрендә техник иҗат эше белән дә шөгыльләнәләр. 4 нче класс укучылары практикага кайткан Бикбаев Рафис Рәшит улы җитәкчелегендә кәгазьдән самолет моделе ясарга өйрәнделәр, аларны очыртып та карадылар.









