муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
«Туган телем-татар теле» 06.02.2021

2021 ел — Туган телләр елы булу уңаеннан 6нчы сыйныфта «Туган телем-татар теле» исемле чара (брейн ринг) булып узды. Чараның максаты: укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, Туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру. Чара барышында укучылар татар теле буенча белемнәрен тикшереп көч сынаштылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар, Татарстан турында сорауларга җавап бирделәр.
-
Ветеран живет рядом» 05.02.2021

В рамках месячника военно-патриотической работы, учащиеся 6 класса приняли участие в социально-патриотической акции «Ветеран живет рядом». Учащиеся помогли труженице тыла Ахмадуллиной Бика апай, послушали её интересные рассказы о её молодости, о работе в тылу.
-
“Белем алыйм дисәң ничаклы - сөй, хөрмәт ит, ярат китапны” 05.02.2021

Г.Тукайның тууына 135 ел һәм Туган телләр елына багышлап, 5 класста “Белем алыйм дисәң ничаклы - сөй, хөрмәт ит, ярат китапны” дип исемләнгән китап бәйрәме үтте.
-
көрәш ярышы 05.02.2021

Бүген мәктәп спортзалында "Курса МТС" ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р. Г. призына 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш ярышы узды. Мәктәп командасы әлеге ярышта 1 нче урынны яулады. (Тренер-Ахмадеев М. Г.) Шәхси беренчелектә үз үлчәү авырлыкларында Бохаров Камил 2 нче урынга, Шәфигуллин Әмир 3 нче урынга лаек булды. Э Гыйләҗев Азат иң матур көрәш алымы күрсәтүче номинациясендә бүләкләде.
-
2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне 03.02.2021

Мәктәбебездә укучылар өчен патриотик темага багышланган чаралар һәрдаим үтеп тора. Ватанга мәхәбәт, ветераннарыбызга хөрмәт, батырлыкны хөрмәт итү хисләрен тәрбияләү бу чараларның төп максаты. 2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне,немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн. Сталинград көрәше 1942 елның 17 июлендә башлана. Ул икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясый. Әлеге көрәш барышында совет армиясе гитлер Германиясе гаскәрләрен тулысынча туктата. Бу вакыйга истәлегенә 9 сыйныф укучыларына презентацияләр һәм кинохроника видеороликлары күрсәтелде.
-
«Урок мужества» 03.02.2021

В 6 классе прошел классный час на тему «Урок мужества» с целью сохранения исторической памяти о подвиге солдат и офицеров, воспитания молодого поколения в духе патриотизма и любви к Родине.
Такие уроки мужества сохранятся в памяти ребят на всю жизнь, ведь подрастающее поколение должно помнить о войне, героизме нашего народа, тем самым сохраняя историческую память и не допуская искажение правды.
-
Сталинград сугышы турында 03.02.2021

4 нче сыйныфларда батырлык дәресе үтте. Әлеге дәрестә Сталинград сугышы турында видеофильм күрсәтелде. Фильмнан соң фикер алышу оештырылды.
-
Урок памяти «Блокадный хлеб» 03.02.2021

Урок памяти «Блокадный хлеб»
В память о стойкости духа советского народа в годы Великой Отечественной войны волонтёры Победы организовали Урок памяти «Блокадный хлеб». Ключевым символом Всероссийской акции памяти «Блокадный хлеб» является кусочек хлеба весом в 125 граммов — именно такая минимальная норма выдачи хлеба. Учащиеся посмотрели видеоролик, подготовленный на основе рассказов жителей блокадного Ленинграда.
-
Ветеранга ярдәм 03.02.2021

Хәрби-патриотик ай кысаларында 9 сыйныф укучылары тыл ветераны Миннулина Бикә апага ярдәм иттеләр
-
Милли бизәкләр - халкыбызның рухи байлыгы, күңел хәзинәсе.
01.02.2021
Милли бизәкләр - халкыбызның рухи байлыгы, күңел хәзинәсе. Күз нурларын түгеп, кабатланмас бизәкләр белән эшләнгән түбәтәй, калфак, читек, сөлгеләргә күз салсак, татар халкының уңганлыгына, тырышлыгына һәйкәл куярлык. Мәктәбебез укучылары да кул эшләре түгәрәгендә милли бизәкләр белән таныштылар, аларны кулланып, төрле эшләнмәләр ясадылар. Халкыбызның иҗат хәзинәләрен барлау аларга бик ошады.









